Һаман хәбәрсез югалганнар исемлегендә…

Һаман хәбәрсез югалганнар исемлегендә…

«Ватаным Татарстан»: «Татарстаннан фронтка киткәннәрнең 200 мең тирәсе бүгенгә кадәр хәбәрсез югалган дип санала. Менә сез аларның югалганлыгына ышанасызмы? Юк. Кайда алар? Әллә барысы да хыянәтче булганмы? Юк. Чөнки андыйларның да аерым исемлеге бар. Ә калганнарын һәлак булучылар исемлегенә кертеп булмыймыни? Төрекмәнстанда, мәсәлән, бу эш эшләнде, ил башлыгы, барлык хәбәрсез югалганнарны һәлак булучылар исемлегенә кертергә, дигән күрсәтмә бирде. Европаның күп кенә илләрендә дә бу мәсьәлә күптән инде уңай хәл ителгән. Фронтта хәбәрсез югалган кешене, әгәр бернинди компромат та булмаса, һәлак булучылар исемлегенә кертү мәсьәләсен теләсә кайсы район дәрәҗәсендә хәл итеп була» (Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы җитәкчесе, Хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Михаил ЧЕРЕПАНОВ).

Гайбәтне артистлар тарата

«Сөембикә»: «Артист турында гайбәтне халык чыгармый. Җырчы турында начар хәбәрне артистлар тарата. Халык арасында гайбәт шулай тарала. Минем турыда да шулай сүз таратып караганнар иде. Бер-ике артистны стенага терәп, «тешләргә» туры килде. Нечкә урыннарыннан тешләдем. Һәркемнең кешегә белгертми торган сере була» (Татарстанның халык артисты Хәмдүнә ТИМЕРГАЛИЕВА).

Яңа төр рэкет

«Вечерняя Казань»: Казанда рэкетчылар автомобиль хуҗаларыннан акча таләп итә. «Картага 500 сум күчермәсәң, машинаңны җимерәбез. Машинаңны яшереп куеп та котыла алмассың, безнең кешеләр аны номеры буенча барыбер табачак» дигән язуларны машинаның алгы тәрәзәсенә кыстырып китәләр. Шунда ук банк картасы номеры да күрсәтелгән. Шундый хәбәр алган 25 кеше «Горки» полиция бүлекчәсенә мөрәҗәгать иткән инде. Бу – акча талауның бер төре, алдана күрмәгез, дип кисәтә тәртип сакчылары.

Комментарии