«Дәүләтсез калгач, халык исламга береккән»

«Дәүләтсез калгач, халык исламга береккән»

«Яңа Гасыр», «Татарлар» тапшыруы: «Казан ханлыгы таркалып, без дәүләтсез калгач, халык исламга береккән, чөнки ул милли аңны саклауның бер юлы булган. Шул ук вакытта кеше үзенең милләтен, халкын онытмаган, әмма ислам беренче урынга чыккан. Бигрәк тә XVIII гасырда басымнар башлангач, татарларда дингә берегү көчле булган. XIX йөздә татарлар дин тирәсендә аерым бер өммәт буларак оешырга тырыша. Шул нигездә бәйлелек җебе барлыкка килә һәм ислам милләте оеша башлый. Аны мин татар милләте оешуның беренче стадиясе дип саныйм» (тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков).

Австралиядә ничек?

«Ведомости»: Рәсми статистика буенча, бүгенгә Австралиядә коронавирустан 59 кеше үлгән. Шулай булса да, илдә 16нчы мартта ук гадәттән тыш хәл режимы кертелгән иде. 12нче апрельдә әлеге режимны тагын бер айга озайту турында карар кабул иттеләр. Икътисадны коткару чаралары кабул ителгән. Кече бизнесны салымнардан азат иткәннәр, пенсионерларга, ветераннарга, мөмкинлекләре чикле гражданнарга, йөкле хатын-кызларга һәм эшсез калганнарга атнасына бер тапкыр 750 австралия доллары күләмендә (якынча 35 мең сумга тигез) пособие түли башлаганнар. Пандемия аркасында эшсез утыручы компанияләргә, хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү өчен, дәүләт субсидияләр бирәчәк. Шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр дә әлеге программада катнашып, субсидия алырга хокуклы.

Гимнга да кертмәкчеләр…

The Insider: «Бердәм Русия» фиркасе гимнны үзгәртү турында закон проекты кертергә җыена. Гимнда Владимир Путинның да исеме телгә алынырга тиеш, дип язылган ди закон проектында. Яңа гимнны Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен тавыш биргәндә кабул итәргә ниятлиләр (пандемия аркасында тавыш бирү күчерелде, төгәл көне билгеле түгел).

Эт, мәчегә тимәскә!

«Лента.ру»: Кытайның Шэньчжэнь шәһәре хакимияте эт һәм мәче итләрен ашауны тыйган. Яңа канун 1нче майдан гына гамәлгә керә әле, аңарчы ашарга ярый. Коронавирус котырына башлагач, ил җитәкчелеге кыргый хайваннар (елан, ярканат һ.б.) белән сату итүне һәм аларны ашауны тыйган иде инде. Хәзер җирле хакимиятләр үз тыюларын да кертә башлаган. Шулай да Кытайда коронавирус белән чирләүчеләр кими башлагач, Гуйлинь шәһәрендә кабат ярканатларны ашый башлаулары турында хәбәр ителгән иде.

Белорусия – аерым планета?

«Идел Реалии»: Белоруссия – коронавирус сәбәпле карантин чаралары кертелмәгән, хәтта массакүләм чаралар да тыелмаган сирәк Европа дәүләтләренең берсе булып кала бирә. Ил президенты Александр Лукашенко: «Белорусиядә коронавирустан берәү дә үлмәде һәм үлмәячәк! COVID-19 диагнозы куелган һәм, нәтиҗәдә, вафат булган гражданнар (бүгенгә шундый 29 кеше исәпләнә) чынлыкта хроник чирләр бәйләменнән үлгән. Кешеләрне сасы фатирларында бикләп тоту – саклау чарасы түгел. Тын юллары авырулары булганда, киресенчә, урамга чыгарга һәм саф һава суларга кирәк», – дип белдергән. Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы, эпидемия куркыныч фазага күчү сәбәпле, Белоруссия хакимиятен илдә күңелсез хәлләр башлануына әзер торырга, массакүләм чараларны, шул исәптән Җиңү парадын да уздырмаска чакырган. Илнең Саклану министрлыгы, моңа җавап итеп, «парадны уздырмау яки күчерү турында уйламыйбыз да» дип белдергән.

Комментарии