«БАЛА ТУДЫРУ ТУРЫ»Н ТИКШЕРӘЛӘР

«БАЛА ТУДЫРУ ТУРЫ»Н ТИКШЕРӘЛӘР

 

«База» телеграм-каналы: Аргентина Русиядән килеп, үзендә бала табучы хатын-кызлар белән бәйле тикшерү эше ачкан. Узган ел февральдә махсус хәрби операция башлангач, бу илгә «бала тудыру турлары» ешайган. Русиядән йөкле хатын-кызлар турист буларак киләләр, бала табалар һәм кире кайтып китәләр икән. Аргентина үзендә туган балаларга гражданлык бирә, шулай итеп, ата-аналар да паспорт алу хокукына ия була. Ә Аргентина паспорты, чынлап та, кызыктыра торган: аның ярдәмендә 170кә якын илгә визасыз кереп була. Узган ел бирегә Русиядән 10 500 йөкле хатын-кыз килгән, шуларның 5800е – соңгы өч айда гына. Хакимият хатыннарга «бала тудыру турлары»на бару өчен документ алырга ярдәм итә торган «мафия оешмасы»н фаш иткән. Миграция хезмәте башлыгы Флоренсия Кариньяно белдергәнчә, Аргентина күченеп килергә һәм үзендә бала үстерергә теләгән бөтен кешене дә кочак җәеп каршы ала, әмма бала табу өчен генә килеп китүчеләр белән башка төрле сөйләшәчәкләр. Судларны эшкә җиккәннәр инде, мөгаен, бала табып кайтып киткәннәрнең документларын гамәлдән чыгарырлар.

СИСТЕМА КҮЗӘТӘ

«Ведомости»: Роскомнадзор интернетта тыелган контентны эзләү белән шөгыльләнә торган «Окулус» автомат системасын эшләтеп җибәрде. Система фото һәм видеоларда закон бозу очракларын ачыклый, шулай ук текстларны да анализлый. Башлыча алганда, экстремистик тематикага, массакүләм законсыз чараларга һәм үз-үзеңне үтерүгә чакыруга, наркотиклар белән бәйле язмаларга һәм ЛГБТ хәрәкәтен пропагандалаган материалларга игътибар итә. Мондый система булдырылганчы, тыелган материалларны Роскомнадзор хезмәткәрләре үзләре эзләп утырган, операторлар көнгә 106 фото һәм 101 видеоны анализларга өлгергән. Ә «Окулус» тәүлегенә 200 мең рәсемне анализлый алачак, ди (бер рәсемгә якынча өч секунд китәчәк дигән сүз). 2025нче елга кадәр системаны камилләштереп бетерү көтелә.

СӘХНӘНЕ ҺӘМ ЭКРАННЫ «ЧИСТАРТУ» БАРА

«Фонтанка»: «Современник» театры репертуарыннан Русиянең халык артисты, 84 яшьлек Лия Ахеджакова катнашындагы «Игра в джин» спектаклен алганнар. Актриса Украинадагы махсус операцияне тәнкыйтьләп чыккан иде. Театр директоры Юрий Кравец спектакльне репертуардан алуны «артистка адресына нәфрәт тулы хатлар ява башлау сәбәпле» дип аңлаткан. Лия Ахеджакова үзе бу эштә Мәскәүнең мәдәният департаменты кулы уйнаган дип саный. «Современник» театрына 50 елга якын хезмәт иткәннән соң, мине аңа лаек түгел дип, сәхнәдән алу идеясен әйтүче кем икән?» дигән сорау белән Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Ева Меркачевага мөрәҗәгать иткән ул. Хезмәттәшләре Лия Ахеджакованы яклап чыга башлады. Алары да патриот депутатларның игътибарыннан читтә калмый. Дәүләт Думасы депутаты Ольга Занко, Ахеджакованы яклап чыкканы өчен, «Ирония судьбы» фильмында Барбара Брыльсканың йөзен... бетерергә тәкъдим иткән. Поляк актрисасы анда төп рольне – Надяны уйный. «Брыльсканың йөзен Валентина Талызинаныкына алыштырып карадым (фильмда Надя шушы артистка тавышы белән сөйләшә). Профессионаллар моны тагын да ышандырырлык итеп эшли алачак», – дип, үзенең телеграм-каналына видеоөзек кертте депутат. Сүз уңаеннан, «Ирония судьбы»да Надя Алла Пугачева тавышы белән җырлый – анысының да хәзер Русиядә репутациясе әйбәт түгел. Фильмны бөтенләй тыеп куярга да сәбәпләр җитәрлек монда...

«АЧ АВЫЗЫҢНЫ, КӘГАЗЬНЕ АША »

«Комсомольская правда»: Самараның Тольятти шәһәрендә 62нче мәктәптә ир-ат укытучы укучыларга кәгазь ашаткан. Бу хәлне берәү видеога төшереп торган һәм интернетка чыгарган. Кадрлардан аңлашылганча, вакыйга тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) дәресендә була. «Авызыңны ач. Ач авызыңны тиз генә», – ди укытучы ир, парталар өстенә иелеп, ә парта артында үсмер малайлар утыра. «Хәзер аша», – ди укытучы. Балалар кәгазь ашаудан качмакчы була, ләкин булдыра алмыйлар. Бер малайны ашаткач, укытучы башкасына күчә. Бала каршы килми, «үзем» дип, кәгазь кисәген чәйни башлый. Гомумән, балалар артык борчылган кебек тоелмый, аларның үзләренә дә кызык, ахрысы. Ә менә ата-аналарда видеодагы хәл ризасызлык тудырган. «Хакимияттән 62нче мәктәпкә игътибар итүне сорыйм. Укытучылар укучыларга карата коточкыч мөнәсәбәттә. Укытучы балага көчләп кәгазь ашата. Бу нормальме?» – диелә видео янындагы постта. Комментарий язучыларның бер өлеше укытучыны яклаган. «Видеода низагның башы юк. Дәрес тыныч кына барганда, укытучының кинәт кенә кәгазь ашата башлавына ышанмыйм. Балалар йә шпаргалкадан күчергән, йә кәгазьләрне атышып уйнаган. Зарланып утырганчы, балаларны тәрбияләр идегез», – дип яза Иван дигән кулланучы. «Укытучылар безгә күрсәткеч таяк белән дә, линейка белән дә суккалады. Без әти-әниләргә әйтерләр, өйдә каеш эләгер, дип курка идек. Ул чакта укытучыларга хөрмәт иде. Ә хәзер ата-аналар, тикшереп тә тормыйча, укытучыга каршы гариза яза», – дигән Александр исемлесе. Тольяттиның белем бирү департаменты хезмәт тикшерүе башлаткан.

ДНК ҮРНӘГЕН АЛАЛАР

«Бизнес Онлайн»: Русиядә бөтен хөкем ителгәннәрдән, гаепләнүчеләрдән һәм шикләнелүчеләрдән ДНК үрнәген ала башлаячаклар. Русия Президенты Владимир Путин шул хактагы законны имзалады. Моңарчы ДНК авыр һәм бик авыр җинаятьләр өчен иректән мәхрүм ителгәннәрдән, җенси кагылгысызлыкка каршы җинаять кылганнардан гына мәҗбүри рәвештә алына иде. Ә хәзер административ арест салынганнардан да алыначак. Әгәр кеше аклану хокукына ия булса, ДНК материалын юкка чыгаруны таләп итә алачак.

ҖИҢӘ АЛМАСАҢ – ЗАКОНЛАШТЫР

InKazan.ru: Татарстанда электр самокатында йөрү кагыйдәләре мәктәп программасына кертелергә мөмкин. Республиканың эчке эшләр министры Артем Хохорин йомгаклау коллегиясендә белдергәнчә, юл йөрү кагыйдәләренә электр самокатларына кагылышлы үзгәрешләр кертелгән. Мәсәлән, Казанның 9 зонасында бөтенләй самокатта хәрәкәтләнү тыела, 60 зонада сәгатенә 10-15 километр тизлек белән генә йөрү рөхсәт ителә. Шулай ук 16 яшьтән кечерәкләргә арендага самокат бирергә ярамый. «Без үз ягыбыздан кулдан килгәнне эшләдек. Мәгариф министрлыгына самокатлар темасын укыту программасына кертергә тәкъдим итәбез», – дип чыгыш ясады Хохорин.

 

Комментарии