ИҢ КӨЧЛЕ ҺӘМ КӨЧСЕЗ ПАСПОРТ

ИҢ КӨЧЛЕ ҺӘМ КӨЧСЕЗ ПАСПОРТ

Lenta.ru: Канаданың Arton Capital консалтинг компаниясе дөньядагы иң көчле паспортны ачыклаган. Ул – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре паспорты. Аның белән 121 илгә визасыз барып була. Русия паспорты исемлектә 38нче урында. Аның белән 78 илгә визасыз кертәләр, тагын 45 илдә баргач виза ясатырга рөхсәт ителә. Иң көчсез паспорт – Әфганстанныкы. Аның белән 5 илгә генә визасыз кереп була.

ЧИНОВНИКЛАР ҮЗЕБЕЗДӘ ЯЛ ИТСЕН!

«РИА Новости»: Дәүләт Думасы депутаты («Бердәм Русия») Солтан Хәмзәев чиновникларга Яңа ел бәйрәмендә чит илгә баруны тыярга тәкъдим иткән. Хәмзәев сүзләренчә: «Ил өчен җаваплы бу көннәрдә ял итү ни дәрәҗәдә урынлы булуын һәр чиновник үзе карарга тиеш». Депутат губернаторлардан чиновникларга Русиядә ял итәргә киңәш бирүләрен сораган, бу тәкъдимне җәмәгатьчелек тә хуплап кабул итәр, хакимиятнең кешеләр белән якынаюына бер адым булыр, дигән.

ПРЕЗИДЕНТ СҮЗЕ УКАЗДАН КУӘТЛЕРӘК

«Ведомости»: Федерация Советының конституцион закон чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишастан: «Өлешчә мобилизациянең тәмамлануы турында указ кирәкми, дип берничә тапкыр әйтелде, тик закон андый указ чыгаруны тыймый. Шулай булгач, ни өчен чыгармаска?» – дип сораганнар. «Дәүләт һәр иҗтимагый әһәмияткә ия вакыйга уңаеннан документ чыгара алмый. Моның кирәге юк, дип саныйм. Сәяси яктан, канунилык ягыннан караганда, безнең илдә президент сүзеннән дә куәтлерәк көч юк бит. Президент – баш хәрби җитәкче, һәм мобилизация тәмамлануын ул игълан итте. Сүзгә караганда указ куәтлерәк дип уйлыйсызмы? Минемчә – юк, һәрхәлдә кешеләр алай кабул итми», – дип җавап биргән Клишас.

КИРӘКЛЕ ҺӨНӘРЛӘР

«Бизнес Онлайн»: Татарстанда 2023-2025нче елларда ихтыяҗ булачак һөнәрләр исемлеге чыкты. Республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган исемлектә барлыгы 130 һөнәр һәм белгечлек. Мәсәлән, архитектура, төзелеш, нефть һәм газ скважиналары казу, мехатроника һәм мобиль робототехника, эретеп ябыштыру, автомобильләр ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү, суднолар төзү һәм алар белән идарә итү, фармацевтика һәм шәфкать туташы эше, үсемлекчелек, зоотехния, мәгариф, зәркан эшчәнлеге, дизайн, туризм һәм башкалар бар.

ЧАЛЛЫДА СТАЛИНГА ҺӘЙКӘЛ

«Челнинские известия»: Чаллының 25нче комплексында бер хосусый мәктәп янында Сталинга һәйкәл куйганнар. «Смеем мечтать» мәктәбе быел февральдә ачылган, анда кече яшьтәге балалар белем ала. Аны Максим Евтешин лицензиясез ачкан, хәзер ул мәктәп директоры булып тора, дип белдергәннәр «Татар-информ»га Татарстанның мәгариф министрлыгында. «Мәктәп директоры – коммунист, нәрсә эшлисе килә – шуны эшли. Безнең тыкшынырга һәм мәктәпкә тикшерү белән килергә, бигрәк тә һәйкәлне сүттерергә хокукыбыз юк. Евтешинга прокуратура килгән, тик ул укытучылар репетицион дәресләр уздыру өчен мәктәптәге бүлмәләрне арендалый, дип җавап биргән, ә бу – законлы», – дигән басмага мәгариф министрлыгы матбугат сәркатибе Алсу Мөхәммәтова. Мәктәп директоры Максим Евтешин: «Үсеп килүче буынның игътибарын шөбһәсез фактларга юнәлтергә теләдек. Иптәш Сталин идарә иткән вакытта бәяләр ел саен төшкән, 1500дән күбрәк индустриаль корылма төзелгән, шул исәптән – ДнепроГЭС, Уралмаш, ХТЗ, ГАЗ, ЗИС, Магнитогорск, Чиләбе, Норильск, Сталинград заводлары, дөньядагы беренче атом электр станциясе, ил атом-төш коралына ия булган, кешеләр дәүләттән бушлай фатирлар, бушлай белем, медицина ярдәме алган. Сталин илне Бөек Ватан сугышыннан лаеклы итеп чыгарган, кыска вакыт эчендә халык хуҗалыгын торгызган», – дип сөйләгән. Сталин башлаткан массакүләм репрессияләр турында бер сүз дә әйтмәгән. Бераздан һәйкәлне алып куйганнар. Бөтенләйгә түгел, көннәр җылыткач, 2023нче елның язында рәсми ачылыш булачак, дигән директор.

ВОЛГОГРАДНЫ ЮГАЛТАБЫЗ?

«Коммерсантъ»: Сталинлы тагын бер яңалык: Волгоград өлкәсе яңадан Сталинград атамасына кайту өчен референдум уздырырга җыена. Халык фикерен өйрәнү буенча иҗтимагый совет үз эшен башлаган инде. Җәмәгатьчелек фикеренә колак салырга вәгъдә бирәләр. Губернатор Андрей Бочаров шәһәрнең элеккеге исеме «батырлык һәм каһарманлык символы» дип белдергән. Шәһәр 36 ел дәвамында Сталинград дип аталган һәм 1961нче елда Волгоградка әйләнгән.

БАШКОРТСТАН АЗРАК ЭЧӘ

«Өмет»: Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә исерткеч эчемлекләр сату чикләнә. 3 – 5нче гыйнварда – кичке 5тән иртәнге 10га кадәр, 6нчы гыйнварда кичке 5тән төнге 11гә кадәр хәмер сатылмаячак. Калган көннәрдә гадәттәгечә иртәнге 8дән төнге 11гә кадәр алып булачак.

Башкортстанның Яңа ел бәйрәмнәрендә хәмер сатуны чикли торган кануны 2019нчы елның 30нчы декабрендә рәсми рәвештә гамәлгә кергән иде. Канун буенча, 3нче гыйнварда исерткеч эчемлекләр сату бөтенләй тыела. 4-6нчы гыйнвар көннәрендә хәмерне иртәнге сәгать 10нан көндезге 2гә кадәр генә сатып алып була. Бу Яңа елга кагыйдәләр бераз үзгәргән, рөхсәт сәгатьләре арткан. Башкортстанда Сабан туйлары вакытында да хәмер сату чикләнә.

ӘХЛАК ПОЛИЦИЯСЕ БЕТЕРЕЛӘ

ТАСС: Иран хакимияте әхлак полициясен бетергән һәм хиҗап кию турындагы законны яңадан карарга вәгъдә биргән. «Әхлак полициясенең суд системасы белән бернинди уртаклыгы юк, шуңа күрә ул гамәлдән чыгарылды», – дигән Иран генераль прокуроры Мохаммад Джафар Монтазери. Аның әйтүенчә, хатын-кызларга хиҗап киюне мәҗбүр итә торган законны парламент һәм суд органнары яңадан карый башлаган. Билгеле булганча, сентябрь азагында Иранда 22 яшьлек Махса Амини исемле кыз, хиҗапны дөрес бәйләмәгән дип, әхлак полициясе тарафыннан тоткарланды, шуннан соң ул үлде. Шул вакыйгадан бирле Иранда каршылык чаралары бара. Хокук яклаучылар мәгълүматы буенча, аларда 450дән күбрәк кеше үлгән, 18 меңнән күбрәк кеше тоткарланган. Иранда әхлак полициясе 2006нчы елдан бирле эшли. 1983нче елгы Ислам революциясеннән соң хатын-кызларга хиҗап кию мәҗбүри итеп куелган.

Комментарии