Сталин ысулын кулланырга

Сталин ысулын кулланырга

«Эхо Москвы»: «Иптәш Сталинга ул утырып йөрергә тиешле броневикны күрсәткәч, илбашы конструкторның үзенә әлеге машинага утырырга кушкан. Һәм машинаны Шпагин пистолет-пулеметы (ППШ) утына тотканнар. Конструктор исән калган, чөнки машина яхшы ясалган булып чыккан. Мин дә яңа космик корабларның авария куркынычсызлыгы системасын сынаганда, конструкторларның үзләрен утыртып карарга тәкъдим итәм» («Роскосмос» башлыгы Дмитрий Рогозин «Энергия» ракета-космик корпорациясендә узган ябык җыелышта).

Артта калабыз

«Бизнес Онлайн»: «Күпмедер вакыттан соң, Русия Греция, Казахстан һәм Төркиядән калыша башлаячак. Икътисад масштаблары буенча түгел, тормыш дәрәҗәсе буенча. Кеше капиталы, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау – барлык компонентлар буенча да Русиянең дөньядан артта калу куркынычы зур» («Роснано» башлыгы Анатолий Чубайс).

Ун мең кешелек булсын

«ИНТЕРТАТ»: «Безнең исәпләвебез буенча, җомга, Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре көннәрендә укыла торган намазларда башкалабыз мәчетләрендә 33 мең мөселман катнаша. Казанда шуларның өчтән бер өлешен булса да сыйдырырлык мәчет әлегә юк. Аларның уртача сыйдырышлыгы 300 кешене тәшкил итә. Яңа төзеләсе Җәмигъ мәчете ким дигәндә ун мең кешене сыйдыра алса, яхшы булыр иде. Билгеле, аның мәһабәт, таң калдырырлык архитектуралы булуы мөһим – анда бит гает вәгазьләре һәм намазлары укылачак, бәйрәм рухы сизелергә тиеш!» (Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин).

Дарулар тыелган

«Вечерняя Казань»: Росздравнадзор югары кан басымыннан эчә торган 8 миллион төймә даруны Русиянең 16 төбәгендәге даруханә киштәләреннән алдырган. Әлеге төбәкләр арасында Татарстан да бар. Сүз Кытайның «Чжэцзян Хуахай Фармасьютикал Ко.Лтд» җитештергән «Валсартан» фармацевтик субстанциясе турында бара. Әлеге субстанция составында яман шеш китереп чыгаручы N-нитрозодиметиламин кушылмасы булуы ачыкланган. Әлеге тыю бер генә препаратка кагылмый. Даруның яраклымы, әллә юкмы икәнлеген Росздравнадзор сайтында даруның исемен һәм партия номерын язып тикшереп карарга була.

Комментарии