ТАТАР ТЕЛЕНӘ МӨНӘСӘБӘТ СҮРӘН

«Интертат»: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең икенче утырышы узды. Беренче утырыш июльдә узган, анда эшче төркем билгеләнгән иде. Монысында комиссия рәисе Марат Әхмәтов кайбер министрлык-ведомстволарның татар теленә сүлпән мөнәсәбәтен әйтеп китте. Министрлыкларда ике дәүләт теле кулланышы буенча закон үтәлешен ачыклап, республика Президентына мөрәҗәгать әзерләргә кирәк, дип белдерде.

– Татар телле министрлар да татар телендә чыгыш ясамый. Спорт, Яшьләр эшләре, Транспорт һәм юл, Сәламәтлек саклау министрлыклары, Инвестицион үсеш агентлыгында телгә мөнәсәбәт бик сүрән. Ел ахырына кадәр киңәшмәләрдә анализ ясап, Президентның өстәленә салырбыз, – диде Марат Әхмәтов.

КОЛАГЫН ТЕШЛӘП ӨЗГӘН

«Челнинские известия»: Чаллыда бер ир иптәшенең колагын тешләп өзгән. Пластик операция ясатып, колакны элекке хәленә кайтару өчен, 350 мең сум кирәк, ди. Күрше подъездларда яшәүче 25 һәм 29 яшьлек ике ир-ат салып утырганда бәхәскә керә, сугыша башлыйлар һәм үпкәләгән кунак – 25 яшьлек ир – ишекне бәреп чыгып китә. Бераздан ул борчыла башлый һәм иптәше белән дуслашырга килә, аны подъездга чакырып чыгара. Ләкин алар кабат талаша башлыйлар, сугышканда ул иптәшенең уң колак яфрагын тешләп өзә. Колагы өзелгән 29 яшьлек ир-атны ашыгыч ярдәм алып китә. Беренче ярдәм күрсәтсәләр дә, табиблар аның колагын элеккечә итеп саклап кала алмый. Хәзер ул имгәнгән колагын озын чәче белән каплап йөри, ди. Һәм пластик операция ясату өчен дустыннан 350 мең сум таләп итәргә җыена. Колакны тешләп өзгән ирнең ике баласы бар. Аңа карата җинаять эше ачылган, 8 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

КАБАТ ЙОГУЫ ДА ИХТИМАЛ

«РИА Новости»: Коронавирус инфекциясен икенче кабат йоктырган 89 яшьлек Нидерланд кешесе вафат булган. Бу – дөньяда беренче шундый очрак, дип хәбәр итә Оксфорд университеты сайты. Нидерланд экспертлары хәбәр иткәнчә, 89 яшьлек бу хатын-кыз беренче тапкыр авырганнан соң ике ай чамасы узгач, инфекцияне кабат йоктырган. «Берничә көннән соң хатын-кызның хәле бик нык начарланган, ә больницага китергәннән соң ике атна үткәч, гомере өзелгән», – диелә сайттагы хәбәрдә.

ЛЕНИННЫ АЛГАННАР

«Бизнес Онлайн»: Казанның Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле урыныннан алынган. Тик вакытлыча гына. Аны Кукмарага алып барып чистартачаклар, аннары кабат Ирек мәйданына китереп куячаклар. Хәзер мәйданда ремонт-төзекләндерү эшләре бара. Бу – Ленинның 66 елга беренче тапкыр чистартылуы икән. 1954нче елда урнаштырган монументның бер тапкыр да урыныннан кузгатылганы булмаган. Бу вакыт эчендә аның бетоннан эшләнгән нигезе дә шактый таушалган.

Комментарии