ЯЛГАН ТОВАР АРТА

ЯЛГАН ТОВАР АРТА

«РИА «Новости»: Русиягә контрафакт товарлар кертергә омтылу очраклары арткан. Аеруча ялган балалар уенчыклары, кием-салым, аяк кимнәре, парфюмерия һәм электроника кертмәкче булалар икән. Федераль таможня хезмәте башлыгы урынбасары Владимир Ивин хәбәр иткәнчә, илгә ялган товарлар керткән өчен май аеннан инде 164 эш ачылган.

Контрафакт товарлар, нигездә, базарларга һәм вак сәүдә челтәрләренә үтеп керә, эре сәүдә үзәкләре андый эшләр белән шөгыльләнергә тырышмый, дигән Федераль таможня хезмәте вәкиле. Гадәттә ялган товарларның сыйфаты начар була. Аларның күпчелеге Азия илләрендә җитештерелә. Әгәр товар, дөрестән дә оригиналь булып, бары тик рөхсәтсез генә кергән икән, аның сыйфаты турында борчылырга урын юк, дип билгеләп үтә Владимир Ивин. 7нче майдан илгә 6 миллиард долларлык товар рөхсәтсез кертелгән.

ИҢ КАТЛАУЛЫ БЮДЖЕТ КӨТЕЛӘ

«Россия-24»: Русия финанс министры Антон Силуанов: «Илнең киләсе өч еллык бюджеты минем эшчәнлек чорында иң катлаулысы булачак», – дип белдергән. Силуанов сүзләренә караганда, бюджет проектын әзерләгәндә, анда Русиянең технологик бәйсезлегенә ирешү өчен кирәк булган чыгымнар да исәпкә алына. Ләкин санкцияләр игълан ителгәннән соң, мөһим технологияләрнең тулы бер рәте Русиядә җитештерелмәве аңлашылган. Ә моңарчы чит илләрдән алган технологияләрне үзебездә җитештерелгән белән тулыландыра башлаганчы, шактый вакыт кирәк булачак. Алардан башка гына Русиянең технологик бәйсезлеген тәэмин итү мөмкин түгел.

«Максатларга ирешү өчен зур акчалар да таләп ителә. Ул чыгымнарны без киләсе өчьеллык бюджет проектына да кертәбез», – дип искәртә Антон Силуанов. Финанс министры фикеренчә, чикләүләр шартындагы яңа бюджетта энергия чыганакларының хакларын гына түгел, сату күләмен дә исәпкә алырга туры киләчәк. Ә ул, үз чиратында, энергоресурсларны табу күләменә тәэсир итә, дип ассызыклый ул.

СПОРТЧЫЛАРГА КОМПЕНСАЦИЯ

«ТАСС»: Халыкара ярышларда катнаша алмаган спортчыларга компенсация түләү системасы барлыкка киләчәк. Бу хакта Русия Президентының матбугат сәркатибы Дмитрий Песков игълан иткән. Русияне зур спорттан читләштерү, әлбәттә, безнең спортчылар өчен җитди проблемага әйләнде. Шуңа күрә, Песков фикеренчә, ил эчендә ярышлар үткәрү системасын булдырырга, спортчыларыбыз өчен ябык халыкара бәйгеләрне безнең белән уңай мөнәсәбәттәге башка дәүләтләр катнашындагы үзгә формадагы спорт чараларына алмаштырырга кирәк.

Шул ук вакытта, Кремль вәкиле кайбер спортчыларыбызның гражданлыкларын үзгәртүләрендә проблема күрми. «Алар үз мөмкинлекләрен тормышка ашырырга тиешләр», – ди ул, Русия спортчыларын дискриминацияләү бүгенге көннең котылгысыз чынбарлыгына әйләнүен искәртеп.

ЭЧҮЧЕЛӘР КИМЕГӘН

«ТАСС»: Русия сәламәтлек саклау министры белдерүенчә, соңгы 13 елда алкогольле эчемлекләр куллану күләме илдә 43 процентка кимегән. «Әгәр 2008нче елда җан исәбенә 15,7 литр спиртлы эчемлекләр кулланылган булса, 2021нче ел күрсәткечләре – 9 литр гына тәшкил итә. Алкогольгә бәйле авыручылар һәм үлүчеләр саны да кимүе күзәтелә», – дип нәтиҗә ясый Михаил Мурашко.

Ә элегрәк Русиянең сәламәтлек саклау министрлыгы илдә алкоголизмнан чирләүче 1,2 миллион кеше бар, дип хәбәр җиткергән иде.

АТОМ КОРАЛЫ КУЛЛАНУ ХОКУКЫНА ИЯ

«ЦТАК» (Кореяның Үзәк телеграф агентлыгы): Төньяк Корея рәсми төстә үзен атом коралына ия дәүләт дип игълан итте. Бу хакта КНДРның юлбашчысы Ким Чен Ын Югары халык җыены утырышында белдерү ясаган. Әлеге яңалыкка бәйле рәвештә, КНДР хакимияте атом коралы белән һөҗүм ясау мөмкинлеге турында закон да кабул итте. Илнең иминлегенә янаган куркынычтан башкача котылып булмаган очракта, Төньяк Корея дошманның куркыныч тудыручы чыганакларына атом коралы белән һөҗүм итә ала, диелгән әлеге законда. Шулай ук, Төньяк Корея атом коралын бүтән дәүләтләргә бирмәячәк һәм аны куллану турында карарны фәкать ил башлыгы кабул итәчәк, дип ассызыкланган.

Ким Чен Ын билгеләп киткәнчә, КНДР атом коралына тулысынча законлы рәвештә ия булды һәм үз-үзен саклау хокукыннан баш тартмаячак.

ЯҢА ДАРУЛАРСЫЗ КАЛМАБЫЗМЫ?

«Коммерсантъ»: Халыкара фармакология компанияләре үз эшләнмәләрен Русиядә җитештерүне туктата. Шул сәбәпле русиялеләр якындагы дистә елда 300ләп төрдәге заманча препараттан мәхрүм калырга мөмкин. Сеченов исемендәге Мәскәү Дәүләт медицина университетының дарулар җитештерүдә математик модельләштерү үзәге шундый нәтиҗәгә килә. Үзәк галимнәре белдергәнчә, глобаль фармкомпанияләрнең үз даруларын клиник тикшеренүләрен Русиядә туктатулары пациентларның яңа буын препаратларга ия булу мөмкинлеген сизелерлек катлауландыра. Якындагы дистә елда хәзер эшләнә торган 300ләп төрдәге заманча дарулар, шул исәптән бүген дәвалап булмый торган дип саналучы чирләргә каршылары да, Русия базарына чыкмаска мөмкин.

Комментарии