ЧИРДӘН КАЧЫП КОТЫЛЫП БУЛМАС

ЧИРДӘН КАЧЫП КОТЫЛЫП БУЛМАС

«Өмет»: Көзен коронавирус йоктыру очраклары артачак, әмма ул кадәр куркыныч булмаячак, дип фаразлый Пастер исемендәге микробиология һәм эпидемиология гыйльми-тикшеренү институты директоры Арег Тотолян. Көзен отпусклар вакыты тәмамлана, уку елы һәм эш чоры башлана. Димәк, кешеләрнең бер-берсе белән якыннан аралашуы артачак, дип исәпли эксперт. «Иртәме-соңгы, барысы да үзләренең «бункер»ыннан чыгачак. Әмма көзен чир авыррак үтәргә дә мөмкин. Бу вирус үзгәрүгә бәйле түгел. Бу өйләрендә генә яткан, калганнар белән артык аралашмаган, чирне үткәрмәгән һәм пассив иммунизация алмаган кешеләргә кагыла», – ди галим. Шулай да яз көнендәге кебек күп итеп чирләү очраклары булмаска тиеш, дигән фикердә Тотолян. «Чөнки әкренләп кенә булса да, коллектив иммунитет барлыкка килә. Халыкның ким дигәндә 60-70 процентында иммунитет барлыкка килгәнче, эпидемия дәвам итәчәк. Шуңа чирдән качып котылып булмас, мөгаен», – дигән ул.

ВАКЦИНАНЫ ПУТИННЫҢ КЫЗЫНДА СЫНАГАННАР

«Кызыл таң»: 11нче августта Владимир Путин Русиядә COVID-19 вирусына каршы вакцина теркәлүе турында хәбәр итте. «Миңа билгеле булганча, бу – дөньяда коронавирус инфекциясенә каршы беренче вакцина. Аның җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле эшләвен беләм, иммунитет тотрыклы формалаша һәм, кабатлап әйтәм, дару барлык кирәкле тикшерүләрне үтте. Кызларымның берсе үз теләге белән шул прививканы ясатты. Беренче көнне аның температурасы – 38, икенче көнне 37 булды, шуның белән бетте. Хәзер ул үзен яхшы хис итә», – дип белдергән ил башлыгы. Сәламәтлек саклау министрлыгы беренче булып вакцинаны медикларга һәм укытучыларга ясарга тәкъдим иткән.

 

Комментарии