Татарча элмә такта

«Татар-информ»: Төмән өлкәсенең Төмән районы, Чикча авылында татарча элмә такта урнаштырылган. Бу – әлеге өлкә авылында урнаштырылган беренчесе. Бу хакта Татар морзалары мәҗлесенең Төмән филиалы җитәкчесе Данияр Әхмәтов хәбәр иткән. «Өлкәдә татар авыллары күп, бөтенесенә дә татарча элмә такталар куярга телибез. Чикча авылында гына да 1200 тирәсе кеше яши», – дип сөйләгән Данияр.

Бәхетле картлык

«Коммерсантъ-Казан»: Татарстанда япон моделе буенча «Бәхетле картлык йортлары» төзергә җыеналар. Япониянең «Tokushukai Medical Group» компаниясе әлеге проектны тормышка ашыру өчен 400 млн сум инвестиция җәлеп итүдә булышлык күрсәтергә теләвен белдергән. Барлыгы 7 «Бәхетле картлык йорты» төзү күздә тотыла. Алар күпкатлы йортларның беренче катында урнашачак, 10-15 урынга исәпләнәчәк. Гадәти картлар йортыннан аермалы буларак, монда өлкәннәрнең рухи һәм физик халәте белән эшләячәкләр, алар өчен уңайлы мохит тудырачаклар, дип ышандыралар. Шундый бер үзәкне тоту өчен якынча 2 млн сум кирәк булачак.

Дүрт көн эшлисе

«Российская газета»: Русия бәйсез профсоюзлар федерациясе, илдә дүрт көнлек эш атнасына күчү тәкъдиме белән, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Шул ук вакытта хезмәткәрләрнең эш хаклары элеккечә калырга тиеш, ди бәйсез профсоюзлар федерациясе. Дәүләт Думасы депутатлары да эш атнасын дүрт көнгә генә калдыру турындагы закон проектын хуплаган. Фикер алышулар сентябрь аенда ук башланырга мөмкин.

Татарстан әләме – Канадада

Бөтендөнья татар яшьләре форумы: Монреаль татар җәмгыяте (Канада) җитәкчесе Марат Сәләхетдинов Ниагара шарлавыгы хакимияте белән килешкән һәм 30нчы август – Татарстан суверенитеты көнендә шарлавык Татарстан әләме төсләрендә яктыртылачак.

Комментарии