ТАРАКАННАР КИЛЕШҮНЕ ӨЗДЕРГӘН

ТАРАКАННАР КИЛЕШҮНЕ ӨЗДЕРГӘН

РБК: Русиялеләргә арендалап яши торган фатирда тараканнар барлыкка килсә, аренда килешүен бер яклы тәртиптә өзәргә рөхсәт иттеләр. Кассация судының өч инстанциясе шундый карар чыгарды. Эш материалларыннан күренгәнчә, фатирга найм килешүе төзегәннән соң 10 көн үткәч, арендалап яшәүче кыз тараканнарга тап була. Фатир хуҗасына «мин килешүне өзәм, түләнгән депозитны һәм аренда бәясен миңа кире кайтаруыгызны сорыйм» дип хәбәр юллый. Хуҗа кеше акчаны кайтарудан баш тарта, килешү тәртипләрен бозасыз, дип, кызның үзен гаепли. Шуннан соң фатирны арендалаучы судка бирә. Беренче инстанция үк аның хаклы булуы турында карар чыгара, калган инстанцияләр дә шул фикердә була.

ҖЫЛЫ СУНЫ ТИЗРӘК БИРЕГЕЗ!

«Московский комсомолец»: Дәүләт Думасы депутаты Борис Чернышов торак йортларда җылы суны өзеп торуны күп дигәндә өч көнгә калдырырга тәкъдим иткән. «Илнең башка шәһәрләре турында әйтмим дә инде, хәтта Мәскәүдә дә кешеләр 10 көн җылы сусыз утыра. Ә бит без 2023нче елда яшибез!» – дигән депутат. Ул Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга, быел ук бу тәкъдимне тормышка ашыру җаен табуны сорап, хат юллаган. Ләкин экспертлар болай эшләп булмый, ди. «Мондый белдерү ясаганчы, депутатка проблеманы яхшылап өйрәнергә тәкъдим итәр идем. Русия төбәкләре буйлап йөреп чыксын, җылыту сезонына әзерлекнең ничек барганын – торбаларның ничек ремонтланганын, ни рәвешле чистартылганын карасын. Әгәр депутат фальсификациянең һәм кәгазьдә эшләнгән эш турында хисап тотуның күбрәк булуын тели икән, срокны ике сәгать дип тә куеп була. Ләкин җылылык сезонына әзерлек вакытын бер атнадан да киметү мөмкин түгел, югыйсә технологияләр бозылачак. Чистарту этабын төшереп калдырган очракларны беләм. Бина яңа булганда – барысы да яхшы гына бара, ләкин берничә елдан торбалар тыгыла, су белән генә түгел, җылыту системасы белән дә проблемалар башлана, торбаларны тулаем кисәргә туры килә», – дип белдергән газетага Мәскәү өлкәсендәге иҗтимагый торак-коммуналь хуҗалык оешмасы рәисе Валерий Мамчур.

ШӘРӘ ЙӨРЕРГӘ ЯРАМЫЙ

ТАСС: Абхазиядә комлыклардан читтә, ягъни урамнарда, сквер һәм паркларда, җәмәгать транспортында һәм башка җәмәгать урыннарында купальниктан яки шәрә килеш йөргән өчен штраф суммасын 20 тапкырга арттырганнар. Яңа кагыйдә 1нче августтан гамәлгә керә. Шулай итеп, җирле тәртипләрне санга сукмаган туристлар хәзерге 6 мең сум штраф урынына 300 мең сум түли башлаячак.

ДЖУНГЛИДА ИСӘН КАЛГАННАР

«Газета.ru»: Колумбиядә авиаһәлакәттә исән калган дүрт баланы 40 көннән соң джунглида табып алганнар. «Бөтен илгә сөенеч! 40 көн элек джунглида югалган дүрт бала исән булып чыктылар», – дип уртаклашкан Колумбия президенты Густаво Петро. Җиңел моторлы самолет 1нче майда бер шәһәрдән икенчесенә очканда Амазонка джунглилары өстенә барып төшә, очучы, балаларның анасы һәм тагын бер пассажир һәлак була. Ә иң олысына – 13, уртанчыларына 9 һәм 4 яшь, иң кечкенәләренә 11 ай гына булган дүрт бала исән кала. Казага юлыккан самолетны 15 көннән соң гына табып алалар, балаларның гәүдәләре табылмагач, исән дип фаразлыйлар һәм эзләү эшләрен башлыйлар. Эзләүдә 300 кеше, шул исәптән хәрбиләр һәм җирле халык та катнашкан. Балаларга исән калырга урманны яхшы белүләре ярдәм иткән. Җиләк-җимеш белән тукланганнар, көчле яңгырдан качу өчен шалашлар корганнар. Озак вакыт сусыз тору сәбәпле, организмнары хәлсезләнгән, тәннәрен бөҗәкләр тешләп бетергән, ләкин тормышларына куркыныч янамый, диелә.

МӘСКӘҮ КАЛҖАСЫ КЕЧЕРӘЙГӘН

«Бизнес Онлайн»: 2022нче ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан керемнәренең 71 процентын федераль бюджетка күчергән, республиканың үзендә 29 проценты гына калган. Бу хакта Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин белдерде. Әгәр салым һәм салым булмаган керемнәр турында гына әйтсәң, 65 проценты – Мәскәүгә киткән, 35 проценты үзебездә калган. Министр сүзләренчә, узган ел фәкать салымнардан гына 1,5 триллион сум керем җыелган булган. 71 процентлы калҗаны федераль үзәккә җибәрүне Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әз дигән әле. «Заманында 75 процент та җибәреп бардык. Хәзер республика җитәкчелеге һәм Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар тырышлыгы белән, пропорция безгә файдалы булганча үзгәрде», – дигән Мөхәммәтшин.

СИДР МАТӘМЕННӘН – СИДР БӘЙРӘМЕНӘ

РБК: Идел буе төбәкләрендә ялган сидр эчеп үлүчеләр булганнан соң, Мәскәүдә 17нче июньдә узарга тиешле «I love cider» («Мин сидр яратам») фестивален кичектерделәр. Оештыручылар хакимиятнең катгый киңәшенә колак салган, диелә. Бөтенләй үк булмый түгел, 17нче июльгә күчергәннәр. «Бу бер айда хакимият органнары, закон чыгаручылар һәм чын сидр җитештерүче намуслы кешеләргә ярдәм итә, аларның исемен аклый алырдай кешеләр белән яхшылап сөйләшеп бетерергә телим», – дигән фестивальнең баш оештыручысы Алинә Локтева.

Бүгенгә «Мистер сидр» эчеп үлүчеләр саны 36га җитте. Сан тагын да артырга мөмкин, чөнки авыр хәлдә калучылар, тирән комага киткәннәр бар әле. Иң күп корбан – Ульян өлкәсендә (67 кеше зыян күргән, 21 кеше үлгән). Шулай ук Самара (эчемлек шунда җитештерелгән), Удмуртия, Түбән Новгородта да үлүчеләр бар. Татарстанга әлеге исемдәге эчемлек кертелмәгән, диелде.

Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев министрлыкның Самара өлкәсе буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары генерал-майор Юрий Сафроновны эшеннән алды. «Мистер сидр» составында табылган метанол ведомствоның складыннан урланган булып чыкты, ул 2012нче елда тикшерү барышында тартып алынган һәм шул гомер складта сакланган.

Комментарии