ЯПОНИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНӘЛӘР

ЯПОНИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНӘЛӘР

«Азатлык» (ят агент): Апрель аенда Токиода түләүле татар теле дәресләре оештырыла башлаган. Аларны Токио чит телләр университеты белән берлектә «Open Academy» платформасы онлайн форматта оештыра. Курсны татар телен үзлектән өйрәнгән яшь галим Юто Хишияма алып бара. Дәресләргә 21 кеше язылган, буш урыннар калмаган. Укучыларның күбесе – японнар, алар арасында яшьләр дә, олы кешеләр дә бар. Курс 12 атна дәвам итәчәк, татар теле башлангыч дәрәҗәдә укытыла. Соңгы елларда Япониядә татар теле белән кызыксыну шаукымы күзәтелә. Узган елны татар теле Токионың чит телләр университетында да укытыла башлаган иде. Аны да Юто Хишияма алып бара.

ПЕНСИЯ ХЫЯЛДА ГЫНА КАЛМАГАЕ

ТАСС: Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) экспертлары илне үстерү буенча гомумдәүләт максатлары контекстында Русиядә пенсия системасы турында доклад әзерләгән. Менә шул документта «Дәүләт тарафыннан таләпләр арту сәбәпле, русиялеләрнең бер өлеше картлык буенча пенсиядән мәхрүм калачак» дигән нәтиҗә ясалган. «Стажга һәм шәхси пенсия коэффициенты күләменә карата таләпләрне арттыру, мәҗбүри пенсия страховкасы системасын (ОПС) һәркемгә карата куллану куркыныч тудыра, чөнки яңа таләпләр буенча Русия гражданнарының байтагы картлык буенча иминият пенсиясенә дәгъва итә алмый», – диелгән анда. Икътисадчылар фикеренчә, бу хәл илдә социаль киеренкелекне көчәйтәчәк. Мәсәлән, шушы көннәрдә Оренбургта Пенсия фонды хезмәткәрләренең 64 яшьлек кешегә пенсиясен исәпләүдән баш тартулары фаҗигагә китергән. Ир өлкә Хөкүмәте бинасы янында үз-үзенә ут төрткән.

БӘРӘҢГЕ САТСАҢ – ШТРАФ

«Кызыл таң»: Тиздән бәрәңге утыртыр чак җитә. Русия Бакчачылар берлеге бәрәңге утыртканда бер кагыйдәне бозучыларны штраф көтүе хакында кисәтә. Әлеге штрафның күләме әллә ни зур түгел – 500 сум. Әгәр үзегез үстергән бәрәңгене күршеләрегезгә яисә башка кешегә орлык итеп сатсагыз, штрафка таруыгыз ихтимал. «Орлык өчен махсус үстерелгән симәнә генә кулланылырга тиеш. Үзегезгә теләсә нинди бәрәңге утырта аласыз, ә менә аны орлык итеп сатарга чыгару тыела. Моның өчен гражданнарга 300 сумнан 500 сумга кадәр штраф каралган», – ди Русия Бакчачылар берлеге белгечләре.

НАВАЛЬНЫЙГА КОРЪӘН УКЫРГА БИРМИЛӘР

«Медуза»: Сәясәтче Алексей Навальный Покровта үзе утырган 2нче колонияне судка биргән. Коръән укырга рөхсәт итмәгәннәре өчен. «Беренче тапкыр колонияне минем янга табиб кертмәгәннәре (ачлык тоту сәбәпле) яисә тору шартлары өчен түгел, мөселманнарның Изге Китабы өчен бирермен дип кем уйлаган бит. Миңа Коръәнемне укырга бирмиләр. Төрмәдә утырганда үз-үземне яхшырту өчен укырга дип китаплар исемлеге төзегән идем. Андагы пунктларның берсе – Коръәнне тирәнтен өйрәнү. Тирә-юньдә бөтенесе ислам, мөселманнар турында сөйләшә, ләкин аларның 99 проценты чынлыкта ислам турында бернәрсә дә белми. Ә мин Русиядә мөселман булмаган сәясәтчеләр арасында Коръән буенча чемпион булам дип карар кабул иттем. Аны элек тә укыганым бар иде. Ул гына җитәрлек түгел. Христиан буларак үсешем өчен дә Коръәнне белү кирәклеген аңладым. Монда бер ай элек китерелдем, үзем белән бер кочак китап алып килдем. Ләкин әлегәчә берсен дә миңа бирмәделәр. Чөнки барысын да «экстремизмга тикшерергә кирәк». Бу өч айга сузылачак. «Сез Коръәнне дә экстремизмга тикшермәкчеме? Бу бит наданлык, законсызлык!» «Һәр китап тикшерелергә тиеш. Сезнең отрядта телевизор бар, нишләп шуны карамаска» – менә инде бер ай шундый диалог алып барабыз. Күпме түзәргә була инде, нәрсә, хәзер үз Коръәнемне дә укый алмыйммы?» – дип язылган инстаграммда Алексей Навальный исеменнән.

Комментарии