Башкалар кебек үк яшим, ләкин НТВдан дача алам

Башкалар кебек үк яшим, ләкин НТВдан дача алам

«Эхо Москвы»: «Мин миллионлаган башка русиялеләр кебек үк тормыш алып барам. Җәмәгать транспортында йөрим, азык-төлекне «Пятерочка», «Ашан», «Магнит»тан алам, ремонт кирәк яракларын – «Леруа»дан. Үзебездә җитештерелгән кием киям. Ялымны Русиядә үткәрәм. Ташлама вакытларын көтәм. Менә мин шулай яшим. Сез «миллионлаган русияле» һәм мин бар дип аерым сөйләгәндә, миңа көлке. Сезнең шулай аерып күрәсегез, мине башка тормыш белән яшим, дип уйлыйсыгыз килә. Ләкин мин шушы халык эчендә. Мин дә алар кебек үк яшим» (Русия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова. Күптән түгел аның гаиләсе НТВ телеканалында бара торган «Дачный ответ» тапшыруында катнашты. Һәм аларга балконы, бию залы булган, затлы җиһазлар белән җиһазланган, җылытыла торган идәнле дача салып бирделәр).

БДИ дип, тәрбия кала…

«Вечерняя Казань»: «Хәзер мәктәп игътибарын бик вак мәсьәләләргә юнәлткән. Аны белем бирү стандартлары, БДИ борчый. Кайбер директорлар югары балларда тәхеттә утырган кебек утыра. Әйтерсең лә балаларның үскәч бәхетле булуы шул баллардан тора. Кайбер ата-аналар да шул БДИ дип акылдан шашар дәрәҗәгә җитә, балаларны репетиторга, факультатив дәресләргә куалар. Баланың шәхес булып формалаша торган иң мөһим 3 елы – 9-11нче классларда укыган чагы югала. БДИга әзерләнеп, тәрбияне калдырып торабыз. Ә аннары соң була. Кызганыч, мәктәпләрдә кешелеклелеккә имтихан тапшырасы түгел» (танылган психолог Шалва Амонашвили).

Комментарии