Казанны яулап алган көнне матәм көне итәргә кирәк

Казанны яулап алган көнне матәм көне итәргә кирәк

«Татар-информ»: «Әгәр Угра елгасында кара-каршы тору тәмамлану көнен («монгол-татар изүе»нең төгәлләнүен) рәсми рәвештә бәйрәм итү турындагы закон проектын хупласалар, Казанның Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алынуын да матәм көне итәргә кирәк. Аңа мин дә кушылачакмын. «Монгол-татар изүе»нең төгәлләнүен рәсми рәвештә билгеләп үтәргә кирәк, дигән тәкъдимнән шовинизм исе аңкый – бу мәгънәсезлек һәм бюджет акчаларын әрәм-шәрәм итү. Мондый бәйрәмнәр бөтенесе дә бюджеттан акча бүлеп бирү һәм аларны үзләштерү мөмкинлеген аңлата. Проект авторларын яңа «бәйрәм»нең чынлыкта нинди нәтиҗәләргә китерәчәге кызыксындырмый. Татарлар урысларның барысы да «бу бәйрәм кирәк» дип уйлый икән, дип фикер йөртмәсен иде. Урыс кешеләре түгел, ә милләте булмаган «җитәкчеләр» шулай уйлый» (Русия сәясәтчесе, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко).

Симез мәче өчен үч алганнар

«РИА Новости»: Мәскәүнең Шереметьево аэропортында Владивостокка кайтучы Михаил Галин исемле ир-атны Виктор исемле мәчесе белән самолетка кертмәгәннәр. Югыйсә, Михаил Ригадан Мәскәүгә бер проблемасыз очып кайткан булган. Ә Мәскәүдә, артык симез, дип, 10 килолы мәчене бортка алудан баш тартканнар, багажга тапшырырга кушканнар. Михаил ризалашмаган. Ә берничә көннән үзенекенә охшаш, ләкин авырлыгы кечерәк булган башка мәче тапкан да теркәлүне шуның белән узган, ә самолет бортына кабат үз мәчесен алган. Шулай итеп, Владивостокка исән-имин кайтып җиткәннәр. Моны белгәч, «Аэрофлот» компаниясе Михаилның җыелып килгән бонусларын гамәлдән чыгарган – шул рәвешле «үч алган».

Йөзәр миллионлап урлыйлар

«Бизнес Онлайн»: «Восточный» космодромын төзүчеләргә инде йөз тапкыр әйтелде: үтә күренмәле эш алып барыгыз. Бу илкүләм проектка бик зур акчалар бүленә. Юк, йөзәр миллионлап урлыйлар. Йөзәр миллионлап! Инде берничә дистә җинаять эше ачылды. Суд карарлары чыкты, гаеплеләр төрмәдә утыра. Юк. Барыбер тиешенчә тәртип урнаштырып булмады», – дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин Кремльдә узган чираттагы утырышта. Соңрак президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков ачыклык кертте: төзелешнең беренче этабында гына 128 җинаять эше ачылган. Тикшерү органнары әйтүенчә, бюджеттан бүлеп бирелгән 90 миллиард сумның 11 миллиарды урланган. Хәзерге вакытта аның 3,5 миллиарды кире кайтарылган. Исегезгә төшерәбез: космодромның икенче чираттагы төзелеше подрядчысы – Равил Җиһаншинның ПСО «Казан» оешмасы.

Комментарии