ШТРАФ САЛЫП БУЛМЫЙ

ШТРАФ САЛЫП БУЛМЫЙ

ТАСС: CОVID-19 инфекциясенә каршы вакцина ясатудан баш тарткан өчен штраф кертеп булмый, чөнки бу социаль дәүләткә хас гамәл түгел. Ә Конституциядә Русиянең социаль характердагы ил булуы язылган. Русия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков штрафка тарту идеясен шулай бәяләгән. Элегрәк Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Александр Лукашев прививкадан баш тартучыларга һәр ай саен штраф сала башларга тәкъдим иткән иде. Аның әйтүенчә, бу сәламәтлек саклау системасының матди хәлен җиңеләйтүгә азмы-күпме ярдәм булыр иде.

ДИРЕКТОРГА ГАЕПЛӘҮ БЕЛДЕРЕЛГӘН

«Реальное время»: Быел май аенда атыш булган 175нче гимназиянең директоры Әминә Вәлиевага карата җинаять эше кузгатылган. Ул үз эшенә салкын карауда, уку йортында куркынычсызлык шартларын тудыра алмауда гаепләнә. Директор кулга алынмаган, өй сагында. Адвокаты Руслан Нагиев матбугатка белдергәнчә, Әминә Вәлиева гаебен танымый. Интернетта «Вәлиевага акча җыялар» дигән хәбәр чыкты, адвокат аны мошенниклар тарата, ышанмагыз, дип белдерде. Гимназия укучыларының ата-аналары директорларын яклап чыкты, аңа ачылган җинаять эшен ябуда ярдәм сорап, Владимир Путинга һәм Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать юллады. Әминә Вәлиева – бу эштә гаепләү белдерелгән дүртенче кеше. Беренчесе – һөҗүмне оештырган Илназ Галәвиев. Ул Санкт-Петербургта психиатр экспертизасы уза, сак астында калуы 11нче гыйнварга кадәр озайтылды. Шулай ук «Союз пожарного мониторинга» оешмасының каравыл-янгын сигнализациясе системасын тәэмин итү буенча инженеры Марат Җиһаншин, «Ваша безопасность» ҖЧҖ җитәкчесе Сергей Иванов та бу исемлектә, алар өй сагында.

15 МИЛЛИОННЫ... ТИКШЕРҮЧЕ УРЛАТКАН

«Интертат»: Газетабызның узган санында (№39, 6 октябрь, 2021) Казанда Тикшерү комитетының элиталы 4нче бүлекчәсеннән 15 млн сумга якын акча һәм әһәмиятле кәгазьләр югалуы турында хәбәр иткән идек. Каракны тиз ачыкладылар. Ул – 37 яшьлек тикшерүче-криминалист, подполковник Марат Шакиров. «В Казани поймут» каналы язуынча, ул танышларыннан акча алып, «Финико» пирамидасына керткән була. Пирамида ишелгәч, бурычын кайтару зарурлыгы туа. Тикшерүче бер кибеткә арест салган вакытта документларны гына түгел, кассадагы акчаны да ала һәм сейфка бикләп куя. Ә инде төнлә иптәшләре белән акчаны алырга килә. Акчаны урлар өчен ул Әлмәттән якташларын чакыра. Алар – 19-22 яшьлек Елисон, Нургалиев, Карабаев һәм 30 яшьлек Мхитарян. Марат Шакиров аларга иллешәр мең сум акча вәгъдә итә. Тегеләр акчаны алып чыга, ә тикшерүче берни булмагандай эшкә килә. Әмма ул үзен сәер тота, шуңа да хезмәттәшләре аннан шикләнә башлый. Артыннан күзәтәләр һәм, Казаннан качмакчы булганда, тоткарлыйлар. Шакировның үзендә акча булмый. Урлашуда катнашкан өч кеше тотыла, ә дүртенчесен газета нәшриятка тапшырылганда һаман да тотмаганнар иде әле. Акча шунда дип фаразлана. Шакиров гаебен таныган, кылган гамәле өчен үкенүен белдергән. Ул 4нче декабрьгә кадәр СИЗОда калачак.

ДЕКОРАЦИЯ АСТЫНДА КАЛГАН

«РИА Новости»: Мәскәүдәге Зур театрда «Садко» спектакле барганда 37 яшьлек актер Евгений Кулеш декорация астында калып һәлак булган. Кулеш уйнаганда сәхнәдәге тәхетне этеп куя. Бу вакытта өстән декорация төшә башларга, ә актер тамашачы янына чыгарга тиеш була. Әмма ул аска төшеп барган декорация астыннан китеп өлгерми. Аның башы һәм муены яньчелә, ул шунда ук җан бирә. Декорациянең авырлыгы 2 тонна булган. Актерның иптәшләре аңа читкә кит дип кычкырган, әмма, тавыш булу сәбәпле, ул ишетмәгән. Тамашачылар әйтүенчә, актерлар «Стоп! Стоп! Ашыгыч ярдәм чакырыгыз, монда кан!» дип кычкыра башлаган. Тиз генә пәрдәне япканнар, тамашачыларны залдан чыгарып җибәргәннәр. Хәзерге вакытта тикшерү бара.

Комментарии