- 12.09.2023
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2023, №36 (13 сентябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Известия»: Русиядә поездларда һәм шәһәр яны электричкаларында йөрүнең яңа кагыйдәләре барлыкка килде. Алар 1нче сентябрьдән гамәлгә керде:
– Плацкартның аскы урыннарындагы пассажирлар өске урыннардагыларны ашау өстәле янына утыртырга тиеш. Әмма бу теләсә кайсы вакытта түгел, ә иртәнге сәгать 7дән 10га кадәр, кичке 7дән 9га кадәр һәм көндезге 12дән 3кә кадәр башкарылырга мөмкин. Иртәнге һәм кичке ашка – ярты сәгать, төшке ашка бер сәгать вакыт бирелә.
– Билетлар алу өчен документлар исемлеге расланды. Болар – РФ гражданы паспорты, туу турында таныклык. Шулай ук паспорт алган 14 яшьлек яшүсмерләрнең һәм хәрби хезмәттән азат ителгәннәрнең сәяхәт кагыйдәләре дә билгеләнгән.
– Вагоннарда музыкаль чыгышлар тыела, колонкалар һәм микрофоннар куллану чикләнә.
– 16 яшькә кадәрге билетсыз һәм яннарында өлкәннәр булмаган балаларны поезддан төшереп калдыру тыела.
– Кагыйдәләрдә хайваннарны йөртүгә карата да таләпләр бар. Мәсәлән, кечкенә эт белән булганда, хуҗа хайванга борынчык киертергә һәм аны бәйләп тотарга тиеш.
ПЕСИ БӘХЕТ КИТЕРӘ?
«Лентра.ру»: Американың Вашингтон штаты Такома каласының почта хезмәткәре Джозеф Вальдхерр исемле хат ташучы почта таратканда, песи баласы чинавын ишеткән. Тирә-ягына каранса да, хайванны таба алмаган. Икенче көнне ул янә шушы ук урында песи баласы чинавын ишеткән. Эзләгәннән соң, бер йорттагы тар гына ярыкка кысылган песи баласын күргән. Хат ташучы хайванны азат итеп, эшен дәвам иткән. Песи баласы көн буена аның кесәсендә йоклаган.
Аны коткарганнан соң, Вальдхерр нидер отачагын сизгән. Кибеткә барып лотерея билеты сатып алган. Уен нәтиҗәләрен тикшергәннән соң, 717, 5 мең доллар отуын белгән. Хәзер ул отыш акчасының бер өлешенә ата-аналарына ярдәм итәргә һәм бер өлешен мәрхәмәтлелек оешмаларына бүләк итәргә җыена.
ЯТИМНӘРГӘ – КЕСӘ АКЧАСЫ
«Өмет»: Башкортстанда ятимнәр йортында тәрбияләнүче балаларга көндәлек чыгымнар өчен ай саен акча бирмәкчеләр. Моның өчен 2,5 миллион сум кирәк булачак. Республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова аңлатуынча, гаилә тәрбиясенә булышлык итүче үзәкләрдә яшәүче барлык балаларны да (бүгенгә 15 үзәктә 494 бала яши) дәүләт тулысынча тәэмин итә. Әмма бу аларның җәмгыятькә яраклашуын бераз чикли дә. Әйтик, кайбер балалар кесәсендә акча булмаганлыктан, кибетләрдә урлаша башлый. Ятим балаларны акча белән эш итүгә өйрәтү һәм акчалы балалар янында үзләрен ким тоймасыннар өчен министрлык тарафыннан әлеге закон проекты әзерләнгән.
ТӨКЕРСӘҢ – ТҮЛИСЕҢ
«РИА Новости»: Ярославль өлкәсендә җәмәгать урыннарында төкергән өчен штраф сала башлаячаклар. Өлкә хөкүмәте хәбәренчә, 7нче сентябрьгә кадәр закон бозучыларны кисәтә килгәннәр. Июньнән сентябрьгә кадәр иҗтимагый урыннарда барлыгы 50дән артык төкерү очрагы теркәлгән.
Җәмәгать урыннарында төкерүчеләрне видеокамералар ярдәмендә ачыкларга ниятлиләр. Төбәк хөкүмәте шәһәрдә 7 мең камера эшли, дип белдерә. Аларның саны көннән-көн арта. Закон бозу очрагы теркәлгән фото һәм видеомәгълүматлар кеше шәхесен ачыклар өчен йөзне таный торган программага кертелә. Видеокамерадагы мәгълүмат оператив төркемгә тапшырыла. Аның составына административ-техник надзор инспекциясе, полиция хезмәткәрләре, административ комиссияләр әгъзалары керә.
Җәмәгать урынында төкергән өчен 1,5 мең сум штраф билгеләнгән. Законны кабат бозган очракта 3 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
БАШТА ИМТИХАН БИРӘСЕ
«SHOT Телеграм-каналы»: Мәктәпкә дәрескә барыр урынга кияүгә җыенган укучы кызның хыялы тормышка ашмаган. 11нче класста укучы Надяның әтисе гашыйклар арендалаган фатирга килеп кергән һәм 16 яшьлек кызын җитәкләп мәктәпкә илтеп куйган. Надяның 18 яшьлек егете белән полиция хезмәткәрләре әңгәмә кора.
Красногорскида яшәүче Надя 11нче сентябрь көнне мәктәп формасын киеп, портфеленә төрле кирәк-яраклар салып, дәрескә киткән. Әмма мәктәптә аны күрүче булмаган. Соңрак үсмер кыз бүтән мәктәпкә йөрмәячәген һәм Сергей исемле егеткә кияүгә чыгарга җыенуы турында хәбәр иткән. Сергей фатир арендалады, дип сөйләгән ул әнисенә.
Сергейның шәһәргә Тула өлкәсеннән килүен ачыклаганнар. Кәләше белән ул бер ел элек социаль челтәр аша танышкан. Ара-тирә очрашып йөргәннәр. Надяның әти-әнисе кызларын озаткан егетне берничә тапкыр күрсәләр дә, аңа артык игътибар итмәгән. Надяның кайда икәнлеген полиция ачыклаган. Бүген ул әти-әнисе янында, ә иртәгә аңа мәктәпкә дәрескә барырга туры киләчәк. Бердәм дәүләт имтиханы тапшырмыйча, ЗАГСка бару юк, димәк.
ТУГАН КӨНГӘ – БҮЛӘК?
«Вечерняя Казань»: ЛДПРдан Дәүләт думасы вице-спикеры Борис Чернышов русиялеләргә туган көне алдыннан 13нче пенсия түләргә тәкъдим итә. Тиешле закон проектын ул парламентның түбән палатасына керткән. Документта әйтелгәнчә, өстәмә түләү гражданга бер пенсия күләмендә билгеләнергә тиеш
«Һәр кешенең тормышындагы төп бәйрәмнәрнең берсе – аның туган көне. Күп кенә пенсионерлар өчен бу көн бәйрәм түгел инде. Бәйрәм өстәле яки чара оештыру, үз-үзеңә күңелле бүләк ясау – бу категория гражданнарының шәхси яки гаилә бюджетына туры килми», – дип билгеләп үтелә закон проектында.
ТҮРӘЛӘР ДӘ ЯЛГЫША
«Российская газета»: Томскның яңа башлыгы Дмитрий Махиня шәһәр исемен моңа кадәр үзе вице-мэр булып эшләгән Омск белән бутаган.
Үз чыгышында башлык: «Омск шәһәре бюджеты чыгымнары кысаларында «Мәгариф» тармагы буенча мәктәпкәчә һәм гомум белем бирү бюджет учреждениеләре биналарының агымдагы ремонтын тәэмин итәргә», – дигән.
Омск шәһәре башлыгының элекке урынбасары 5нче сентябрьдә Томскиның яңа мэры булып сайланган. Ул үзе эшләячәк шәһәр исеменә ияләшермен һәм әлеге исемнәрне бутамаска тырышачакмын, дип вәгъдә биргән.
2022нче елның сентябрендә моңа охшаш хәл Красноярск мэрына кандидат Егор Бочаров белән дә булган иде. Ул доклад сөйләгәндә, шәһәрне бутап, Новосибирск өлкәсе башкаласын үстерергә тәкъдим иткән. Сәясәтче берничә тапкыр Новосибирскиның социаль-икътисади өлкәсен яхшырту планнары турында искә алган. Бочаровның ялгышуын комиссия әгъзалары искәрткәч, ул ярдәмчеләрен гаепләгән.
Комментарии