ПРЕМЬЕР КИТӘРГӘ МӘҖБҮР

ПРЕМЬЕР КИТӘРГӘ МӘҖБҮР

 

«Lenta.ru»: Бөекбритания Премьер-министры Борис Джонсон отставкага китә. Аның хөкүмәте берничә тәүлек эчендә таркалып бетте. Джонсон берничә низагның үзәгендә булды. Әйтик, таҗлы вирус сәбәпле локдаун игълан ителгәч, Британиядә күп кеше бер урынга җыелып, бәйрәмнәр оештыру тыелып торды. Ә премьер-министр резиденциясендә күңел ачу кичәләре гөрләде, ягъни Джонсон һәм чиновниклар үзләре үк керткән карантин чараларына төкереп карады. Нәтиҗәдә, Борис Джонсонга штраф салынды. 2021нче елда сәясәтченең хатыны резиденциядә коточкыч кыйммәт ремонт ясатканы мәгълүм булды. Алтын обойларның бер төргәге генә дә 840 фунт (якынча 62 мең сум) торган, дип язды матбугат чаралары. Ә түземлекнең соңгы тамчысы җенси низаг булды. Хөкүмәт әгъзасы Крис Пинчер бер клубта исерек хәлдә ике ир-атка җенси тәкъдимнәр белән бәйләнгән. Гомумән, аның элегрәк тә мондый юлда тотылганы булган икән инде. Ә Борис Джонсон боларның барысын да белә торып аны әһәмиятле вазифага билгеләгән. Нәтиҗәдә, 30нчы июньдә Крис Пинчер вазифасыннан китте. Министрлар кабинеты Джонсонның да китүен таләп итә башлады. Ул баш тарткач, хөкүмәтнең 59 әгъзасы – министрлар һәм партия вәкилләре вазифаларын калдыру турында игълан итте. Бу – бер тәүлек эчендә булган хәл. Икенче көнне Борис Джонсон да отставкага китүен белдерде. Шулай да ул көзгә хәтле – яңа премьер-министр сайланганчы эшләп торачак әле.

КУШТЫРНАКЛАР ӨЧЕН ШТРАФ

«Рамблер»: Түбән Новгородта яшәүче Алексей Поднебесныйга куштырнаклар куеп язганы өчен, Русия армиясен мыскыл иткән дип гаепләп, 30 мең сум штраф салганнар. Алексей «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә тулай торакта җылы су булмавыннан зарланып язган язма урнаштырган. Җылы су проблемасын хәл итүгә махсус операциянең бер көнлек бюджеты җитәр иде, дип тә өстәгән. Махсус операция дигәнне куштырнаклар эченә алган булган. Суд болай итеп язуы авторның сүзгә ироник һәм кимсетүле мәгънә салуын аңлата дип тапкан, хөкемдар карарны чыгарганда Д.Е. Розентальның дөрес язу буенча сүзлегенә таянган. Югыйсә, шушы ук сүзлектә куштырнаклар иронияне аңлатканда гына түгел, тагын кимендә дүрт төрле очракта куела, дип язылган.

ҮЗЕБЕЗНЕҢ СМАРТФОН

«Ведомости»: Узган елның көзендә Русия AYYA дигән сәер исемле смартфон чыгара башлаган иде (форумнарда аның атамасын шаяртып «Ай-яй» дип тә яздылар). Хәзер шуны җитештерүдә проблемалар барлыкка килгән. «Ростех» уйлап тапкан смартфонга «Скиф» дип аталган процессорларны Тайвань фабрикасыннан кайтарта торган булганнар. Украинада махсус операция башлангач, компания Русия белән хезмәттәшлекне туктаткан. Ә үзебездә андый процессорлар җитештерелми, ди. Дөрес, «Ростех» дәүләт корпорациясе проблеманың хезмәттәшлекнең өзелүендә генә булмавын, «Скиф» процессорларының смартфонга яраклаша алмавын әйткән. Сатып алучылар да смартфонның әз генә эшләгәннән соң да кулны пешерә торган итеп кызуыннан зарланган. «Накануне.ру» телеграм-каналы язуынча, бу елның беренче кварталында нибары 370 AYYA сатылган.

«ПРЕЗИДЕНТ» СҮЗЕ ЧИТ

«РИА Новости»: ЛДПР президент вазифасын «хаким» («правитель») яки «дәүләт башлыгы» дип үзгәртергә тәкъдим иткән. «Президент» сүзе чит телдән кергән, янәсе. «Президент» термины башкарма хакимият башлыгы мәгънәсендә беренче тапкыр АКШта XVIII гасыр азагында гына кулланылган, күпкә соңрак бөтен дөньяга таралган. Тарихи яссылыкта караганда, безнең илдә бу гомумән яңа сүз һәм ныклап тамыр җәйгәнче, аны алыштырып калырга була. «Дәүләт башлыгы» дисәң дә, «правитель» дисәң дә, урыс колагына ятышлырак», – дигәннәр партиянең матбугат хезмәтендә. Тәкъдимнең кемнән чыкканы аны документ рәвешенә керткәч билгеле булачак. Журналист Ксения Собчак җавапсыз калмаган: «Мин «Всемилостивейший Государь» дигән вариантта тукталырга тәкъдим итәм», – дигән ул үзенең блогында.

ТУРИСТЛАРНЫ «ХӘЕРЧЕ САРАНЧА» ДИП АТАГАН

«Известия»: Узган атнада Камчатканың табигый ресурслар һәм экология министры Алексей Кумарьков 45 мең сумга ял итүчеләрне «хәерче саранчалар» дип атады. Русия туриндустрия берлеге вице-президенты Ольга Санаева Камчатка ярымутравында бер атна ял итү 45 мең сумга төшә, шуның 16 меңе чартер самолетында бару һәм кайту булса, яшәү һәм ашауга 29 мең тотыла, дип санап күрсәткән. Моңа җавап итеп, министр: «Безгә, Камчатка кешеләренә, нәрсәгә кирәк ул арзанга килүләре? Һәр тиененә ныклап ябышкан хәерче «пакетник»-саранчалар (тур-пакет белән ял итүчеләрне әйтүе – ред.) агылудан Камчатканың икътисадына һәм табигатенә ни файда?» – дигән. Соңрак край губернаторы Владимир Солодов бу сүзләре өчен министрга катгый шелтә белдерелүен әйтте.

БАЛАЛАРНЫ КЫЙНАП ЙӨРГӘН

«Baza» телеграм-каналы: Ульян өлкәсендә 23 яшьлек егет төнлә койма аша «Волжанка» лагерына кереп, андагы балаларны кыйнап йөргән. Малайлар бүлмәсенә кереп, аларны яңаклый, буй буенча тезелергә һәм тешләрен чистартырга мәҗбүр итә башлаган. Кызларга да эләккән: берсен битеннән үбеп, кызым дип атаган, куркыткан. Бу вакытта балаларның кычкырган тавышын ишетеп, каравылчы килеп җиткән, полиция чакырткан. Бактың исә, Максим исемле бу егет йөргән кызына тәкъдим ясаган, моны шәпләп кенә бәйрәм дә иткән икән. Шуннан дусларына «үземә бала табарга телим» дип әйтеп, лагерьга кереп киткән. Айныгач, полициягә бернәрсә дә хәтерләмәвен әйткән. Йөргән кызы да егетенең эчкәч «башы китүен» раслаган. Хәзер егеткә җинаять җаваплылыгы яный.

 

 

Комментарии