ҮЛЕМ ҖӘЗАСЫ КИРӘК

ҮЛЕМ ҖӘЗАСЫ КИРӘК

Московский комсомолец: «Гадел Русия – Дөреслек өчен» партиясе лидеры Сергей Миронов үлем җәзасын кайтарырга кирәк дигән тәкъдим белән Конституция суды башлыгы Валерий Зорькинга мөрәҗәгать иткән. «Иң югары җәзаны кайтару теләге геосәяси вазгыятьнең үзгәрүенә, коллектив Көнбатышның Русиягә карата дошманнарча гамәлләр һәм Русия территориясендә тыныч халыкны үтерүләр, терактлар кылуына бәйле», – дип язган ул үз хатында. «Үлем җәзасына мораторий кертү Русиягә Европа Советына керү өчен кирәк иде һәм ул анда 1996нчы елда кабул ителде, ә хәзер без Европа Советыннан чыктык», – дип тә искә төшергән.

БЕРӘҮ ГЕНӘ БУЛСЫН

«Коммерсантъ»: Башта Русиядә бер генә президент булырга тиеш, диделәр. Хәзер Үзәк сайлау комиссиясе дә берәү генә була ала, диләр. Бу хакта комиссия рәисе Элла Памфилова белдерде. Үрнәк итеп ул Удмуртияне китерде, «югарыдан ниндидер үтенечләр яки киңәшләр булмаса да, үзләре үзгәрттеләр», диде. Аның әйтүенчә, Русиядә «үзәк» дигән сүзне саклап калган тагын 9 комиссия бар: Татарстан, Башкортстан, Адыгея, Карелия, Мари Иле, Мордовия, Төньяк Осетия, Чуашстан һәм Якутия Республикаларында. Памфилова сүзләренә карамастан, Татарстан «үзәк» сүзеннән баш тартырга җыенмый. Республика Үзәк сайлау комиссиясендә әйтүләренчә, атаманы үзгәртү сайлаучылар алдында статус һәм абруй төшүгә китерәчәк. «Атаманы алыштырганда күп кенә кануни актларга үзгәрешләр кертергә кирәк булачак, бу шактый чыгымлы да», – дип аңлатканнар.

КИТАП ЯЗЫП ТҮЛӘМӘКЧЕ

«Бизнес Онлайн»: Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиев матди зыянны түләү өчен китап язачагын белдергән. «Зыян күргәннәрдән гафу сорыйм. Беләм, бернинди сүзләр дә үлгәннәрне кире кайтара алмаячак, инвалидларны савыктырмаячак. Мин бөтен матди зыянны түләп бетерергә тырышачакмын. Колониядә эшләгәндә үземне чикләмәячәкмен. Китап язып карармын, шуннан кергән акчадан түләрмен», – дигән ул судта соңгы сүз белән чыгыш ясаганда. 13нче апрельдә хөкем карары игълан ителергә тиеш.

«БИШЛЕ» АЛСАҢ, АКЧА ТҮЛИЛӘР

«РИА Новости»: Мәктәп укучыларына «бишле» алган өчен акча түли башларга тәкъдим итәләр. «Яңа кешеләр» партиясе депутаты Анна Скрозникова чирек ахырында «Электрон журнал»да «бишле»ләрне санап, акчага әйләндереп, укучыларның «Пушкин картасы»на күчерергә мөмкин, дигән. «Пушкин картасы» 14 яшьтән 22гә хәтле бирелә, анда салынган сумманы – хәзерге вакытта ул 5 мең сум күләмендә – мәдәни чараларга билет алуга тотарга ярый.

УТ ТӨРТҮЧЕЛӘР АРТКАН

ЕАН: 2022нче елда Русиядә военкоматларга 77 тапкыр ут төртергә маташканнар. Бу хакта Үзәк хәрби округ мәхкәмәсе хөкемдары Артем Макаров Чиләбе өлкәсенең Бакал шәһәрендә хәрби комиссариатка ут төртергә теләгән Роман Насрыев белән Алексей Нуриев эше каралган утырышта әйткән. Тикшерүчеләр белдергәнчә, Насрыев белән Нуриев бинаның беренче катындагы тәрәзәне ватып, эчкә яна торган сыекча тутырылган шешәләр ыргыткан. Зур янгын чыгудан каравылчы хатын саклап калган. Башта җинаять эшен ут төртеп милекне юк итү яки зыян салу маддәсе нигезендә кузгатканнар, ләкин соңрак террорчылык маддәсенә үзгәрткәннәр. Гаепләү ягы 19 ел төрмә сорады.

ЮХИДИ ХЕЗМӘТКӘРЕ АЛДАГАН

«Baza» телеграм-каналы: Санкт-Петербургта бер иргә үлем куркынычы яный дип, 8,5 млн сум түләсә коткарырга вәгъдә иткән ЮХИДИ өлкән инспекторын тоткарлаганнар. Тикшерү фаразы буенча, Андрей (исеме үзгәртелгән) полиция кыяфәтендәге ике ир белән танышкан. Алар үзләрен иминлек бүлегеннән дип таныштырган, таныклыкларын күрсәткән һәм сер итеп кенә Андрейга һөҗүм әзерләнүен белүләре турында сөйләгән. Янәсе киллер аның ышанычын яулаячак, аннары үтерәчәк. Котылуның бердәнбер чарасы – үзен якласыннар өчен, бу ике кеше белән килешү төзү. Бәясе 8,5 млн сум дигәннәр, бер миллионын алдан түләргә кушканнар. Андрей мошенникларга бер миллион сум тапшырган, ә икенче көнне «иминлек бүлеге хезмәткәрләре»н тоткарлаганнар. Аларның берсе ЮХИДИ өлкән инспекторы булып чыккан. Мошенниклык маддәсе нигезендә эш ачылган.

Комментарии