ҖАНИСӘП САННАРЫ ЫШАНДЫРМЫЙ

ҖАНИСӘП САННАРЫ ЫШАНДЫРМЫЙ

«Интертат»: Узган елның соңгы көнендә 2021нче елгы җанисәп нәтиҗәләре игълан ителде. «Нәтиҗәләрне алдан чамаладым, әмма татарлар саны бу кадәр үк кимер дип көтмәгән идем. Бу саннар җанисәпнең сыйфатсыз үтүен күрсәтә», – дип шәрехләгән тарих фәннәре кандидаты, сәясәт белгече Илдар Габдрафиков. Тарих фәннәре докторы, этнограф Дамир Исхаков та: «Безгә тәкъдим ителгән саннар чын ситуацияне күрсәтми. Татарларның күпчелеге эре шәһәрләрдә яши. Ә фатирларның өчтән беренә халык санын теркәүчеләр керми. Алар полиция чыганаклары аша исәпкә алына. Полиция чыганакларында ике әйбер телгә алынмый – туган тел һәм милләт. Димәк, халкыбызның бер өлеше югалуы шушы сәбәп белән бәйле. Узган җанисәпләр вакытында башкортлар арасында безнең 200 мең кеше калган иде. Хәзер дә алар бер өлешне «чукып» алгандыр дип уйлыйм. Бөтен халыкларның саны кимегән вакытта башкортларның 100 меңгә артуы шуны күрсәтә», – дигән. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров: «Барлык вакыйгалар, эш сәфәрләре вакытында күзәтү һәм сораштыруыбыз буенча, татарларның Русиядәге саны – кимендә 5,5 миллион. Җанисәптә дә менә шул сан булырга тиеш», – дип белдергән. (Теманың дәвамы 11нче биттә) 


БЕР ЯЗГАНЧЫ, ҖИДЕ КАТ УЙЛАРГА... 

РБК: «Бердәм Русия» партиясе депутатларга халык алдында үзләрен ничек тотарга кирәклеген өйрәткән кодекс әзерләгән. Анда киңәш рәвешендә мондый пунктлар бар: 
– адекват булмаган физик һәм рухи халәттә социаль челтәрләрдә язышмаска; 
– беренче булырга тырышып, социаль челтәрдәге шәхси сәхифәдә ниндидер вакыйгага карата реакция белдерергә яки матбугат чараларына ул вакыйга буенча шәрехләмә бирергә ашыкмаска; 
– план буенча төшерелгән күрсәтмәләр яки Эчке эшләр министрлыгының рәсми белдерүе чыкканчы, халыкара вакыйгаларны, башка илләрдәге кораллы һәм эчке низагларны шәрехләүдән тыелып торырга. Язылган шәрехләмәләр дәүләтнең рәсми позициясенә каршы килмәскә тиеш; 
– социаль челтәрләргә зиннәтле әйберләр, экзотик илләргә сәфәрләр, рестораннарга баруларны кертмәскә, халыкта «депутатлар – өстенлекле класс» дигән караш тудырмаска; 
– социаль челтәрләрдә аралашканда, эмоцияләреңне бәйдән ычкындырмаска; 
– социаль челтәрдә калдырган фикерегез начар мәгънәдә шау-шу тудырса, хезмәттәшләрнең шалтыратканын яки фикер дөрес әйтелгәнме-юкмы, «дөрес аңламадылар» дигән бәхәсләрнең куерганын көтмичә, гафу үтенергә һәм ялгышыңны аңлатырга. 
Кодекста шулай ук «Болай эшләргә ярамый!» дигән сәхифә дә бар. Анда мисал буларак депутат Солтан Хәмзәев 2022нче елның гыйнварында социаль челтәрдә язган пост китерелгән. Ул «Казахстанда республиканың тарихи Ватаны – Русия белән кушылуы буенча референдум уздыруны хуплыйм» дип язган иде. 
 

ДЕПУТАТЛАРГА ШЕЛТӘ 

«Газета.Ru»: Декабрь азагында әзер булган кодексны бөтен депутатларга да таратып чыкмаганнар, ахрысы. Яңа ел каникулында алар чит илләрдә ял итте, Русия халкының күпчелеге татып та карый алмаган кыйммәтле ризыклар ашады һәм, әлбәттә инде, боларны социаль челтәрләрдә күрсәтеп барды. Мәсәлән, Курск өлкә думасы депутаты Максим Васильев (аның хатыны Светлана – Курск шәһәр җыенында «Бердәм Русия» партиясеннән депутат) Мексикада ял иткән. Интернетта таралган видеода диңгез ризыклары ашап, сыра эчеп утыра, испан телендә Яңа ел белән котлый. Ә Вологда өлкәсе закон чыгару җыены депутаты Денис Долженко ялны Дубайда уздырган. «Чаңгыда бик әйбәт йөрмим, ә мондый салкында йөгерү бик үк рәхәт түгел. Синоптикларның киңәшләренә колак салдым, җылындым», – дигән шәрехләмә язып, Дубай комлыгында төшкән бәхетле фотосын керткән. «Бердәм Русия» генсоветы сәркатибе, Федерация Советының беренче вице-спикеры Андрей Турчак бу депутатны партия билетыннан мәхрүм итәчәкләрен белдерде. «Бәйрәм көннәрендә «Бердәм Русия» депутатлар корпусы вәкилләренең, үзләрен адекват тотмыйча, шау-шу тудырган очраклары булды. Тормышта шөгыльләр төрле була ала: йөгерү, чуму, тау чаңгыларында шуу... Тик һәрнәрсәнең үз вакыты», – дип язды Турчак телеграм-каналында. Депутат Долженко да җавапсыз калмады. «Мин партиясез депутат, партбилетым юк. Чит илгә дә рәсми отпуск алып, балага табиблар киңәше буенча диңгез һавасы сулату өчен бардым», – диде. Ә Мексикада ял иткән Максим Васильев: «Махсус рәвештә эшләпә, чуар күлмәк сатып алып, испанча берничә сүз ятлап, дусларымны котлап яздырылган видео гына иде ул», – дип акланды. 

ДУС БУЛМАСАҢ, БАЛА БИРМИЛӘР 

«Известия»: Русиядә дус булмаган илләрнең гражданнарына ятим балаларны уллыкка (кызлыкка) яки опекунлыкка алуны тыярга тәкъдим итәләр. «Дима Яковлев законы» дип аталган мондый чара бар иде инде. Ул 2012нче елда кабул ителде һәм әлегәчә фәкать АКШ гражданнарына карата гына кулланылды. Русиягә дус булмаган илләр исемлегендә 49 дәүләт: Австралия, Албания, Андорра, Багам утраулары, Бөекбритания, Европа берлеге әгъзалары булган дәүләтләр, Исландия, Канада, Лихтенштейн, Микронезия, Монако, Яңа Зеландия, Норвегия, Корея Республикасы, Сан-Марино, Төньяк Македония, Сингапур, АКШ, Тайван, Украина, Черногория, Швейцария, Япония. 2021нче ел башына чит ил гражданнары Русиядән тәрбиягә алган 17 498 ятим бала исәпләнгән. Бу күрсәткеч елдан-ел кими. 2012нче елда «Дима Яковлев законы» кертелүнең йогынтысы да зур булды. 2010нчы елда чит ил гражданнары Русиядән 3355 ятим баланы тәрбиягә алган булса, 2017дә бу сан – 380, 2020дә – 38, 2021дә – 69. 

ПАТРИОТЛАР ӘЗЕРЛИЛӘР 

«Бизнес Онлайн»: 16нчы гыйнвардан Чечняда балаларга хәрби-спорт тәрбиясе бирү һәм яшьләрдән патриотлар әзерләү буенча инструкторлар Русия спецназ университетында махсус өйрәнүләр уза башлый. Чечня әзерләгән инструкторлар Казанда да укытачак. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министры киңәшчесе Даниил Мартынов хәбәр итте. 2023нче елда 30 мең инструктор әзерләргә, 20 мең баланы укытырга ниятлиләр, диелә. «РБК» үз чыганагына сылтама белән язуынча, бу эшкә федераль һәм төбәк бюджетларыннан 400 миллион сум бүлеп бирү каралган. 

БОЗДА «ДӨРЕС ИТЕП» ЕГЫЛЫГЫЗ 

«Интертат»: Травматолог Илдар Ваһапов, бозда таеп имгәнмәс өчен, «дөрес итеп» егылырга өйрәткән: «Кышын иң күбе кул яки тубыкны сындыралар. Егылганда кулны ничек аска куеп калдырганны сизмибез дә. Имгәнүләрне булдырмас, бозлавыкта кулны сындырмас өчен, дөрес итеп егыла белергә кирәк. Дөрес, кирәк икәнен яхшы аңласак та, практикада аны үтәве бик авыр. Шулай да кагыйдәләрне истә калдырырга тырышыгыз. Егылмас өчен ашыкмыйча гына атларга, кулларны кесәдән чыгарып йөрергә, тезләрне бөгәргә, аякны шудырып, зур булмаган адымнар ясарга кирәк. Әгәр инде таеп егыласыгызны тойсагыз, кул белән болгап җибәреп, балансны сакларга тырышырга. 
Егылган мизгелдә мөмкин кадәр мускулларны эшләтергә: 
– «бөгәрләнергә»; 
– башны җилкәгә таба җыерырга; 
– терсәкне гәүдәгә кысарга; 
– арканы турайтырга; 
– аякны бөкләргә; 
– җиргә ян белән утырырга тырышырга кирәк». 
 

Комментарии