ЧӘЧЕННӘН ӨСТЕРӘП ЙӨРТКӘН

«Кызыл таң»: Новосибирск өлкәсендә туберкулёз диспансерында шәфкать туташы 3 яшьлек баланы чәченнән өстерәп йөрткән. Интернетка чыккан видеода күренгәнчә, шәфкать туташы баланы чәченнән генә тоткан килеш палатага алып керә дә караватына сала. Әлеге видео буенча җинаять эше кузгатылган. «Шәфкать туташы эштән азат ителгән, аны эштән куу турында боерык әзерләнә», – диелә Новосибирск өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында. Сорау алган вакытта бу шәфкать туташыннан балаларга карата ни өчен шундый мөнәсәбәт күрсәтүен сораганнар. «Бала таеп китте, егылмасын дип, мин аны тотып калдым», – дип акланган хатын. Хезмәттәшләре аны бары тик яхшы яктан гына телгә алганнар. 10 ел эшләве дәверендә мондый хәлнең булганы юк иде, дигәннәр.

ПЕНСИЯ ФОНДЫНА БАРАСЫ ТҮГЕЛ

«Бизнес Онлайн»: 2021нче елның 1нче гыйнварыннан Русия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәләре кешеләрне кабул итүне туктата. Мөрәҗәгать итүчеләрне күпфункцияле үзәкләргә җибәрә торган булачаклар. Хәзерге вакытта килешүләр төзү, хезмәткәрләрне укыту бара. Бүгенгә Татарстанда 59 күпфункцияле «Мои документы» үзәге эшли.

АЮ КАБЕРДӘН МӘЕТЛӘРНЕ ТАРТЫП ЧЫГАРГАН

«Интертат»: Түбән Тагил шәһәре зиратына ач аю һөҗүм итә башлаган. Ул төнлә килеп каберләрне актарып ташлый, мәетләрне тартып чыгара икән. Аюлар азык эзләп зиратка килгән очраклар Амур өлкәсендә дә булган. Свердловск өлкәсендә аю кабер янында калдырылган конфетларны ашарга килгән. Ә Түбән Тагилда исә аю мәрхүмнең мәетенә кадәр төшеп җиткән. Бу кешене күптән түгел генә җирләгәннәр, мәет метр ярым тирәнлектә булган. Хәзер биредә яшәүчеләргә зиратка йөрми торырга киңәш итәләр. Ач аю көндез килергә мөмкин дип куркалар. Белгечләр фикеренчә, аю бик карт яки авыру булырга мөмкин. Шуңа күрә ул үзенә азыкны башкача таба алмый. Хәзер зират хезмәткәрләре җимерелгән каберләрне тәртипкә китергән, ярдәм сорап хакимияткә мөрәҗәгать иткән.

КОРОНАВИРУСТАН ҮЛМИЛӘР

«Өмет»: Уфаның Зубово авылындагы ковид-госпитальдә эшләүче табиб-инфекционист Глеб Глебов коронавируска кагылышлы сорауларга үзенчәлекле җаваплар бирүе белән билгеле. «Коронавирустан түгел, ә аның нәтиҗәләреннән, аның аркасында организмда барлыкка килгән тайпылышлардан үләләр, – дип исәпли инфекционист. – Ковидтан күпмедер кеше үлгән дигән статистика күргәндә, мин коронавирустан ничек үләргә мөмкин булуын аңламыйм. Әйе, аның нәтиҗәләреннән күп үләләр, ә ковидтан үлгән бер кешене дә күрмәдем. Кемдер обструктив бронхит, кемдер шикәр диабеты белән чирләгән, кемдәдер тромблар барлыкка килү югары булган. Әмма вирусны сулаган һәм аннан үлгәннәрне күрмәдем».

Комментарии