АПТЕКАЛАР ДЕФИЦИТ КИЧЕРӘ

АПТЕКАЛАР ДЕФИЦИТ КИЧЕРӘ

«Известия»: Русиядә инде ике атна беренче ярдәм күрсәтү кирәк-яракларына бәя арту күзәтелә. Шушы тармакта эшләүче кешеләр сөйләвенчә, аптекалардан кырып-себереп кан туктату чаралары, йод, автомобиль аптечкалары, шулай ук хатын-кыз гигиена әйберләре алалар икән. «Кайбер җирләрдә бу әйберләргә чынлап та дефицит барлыкка килде. Аларны кирәкле күләмдә җитештерә һәм кайтара башлау өчен вакыт кирәк. Аптекалар бу хәтле ихтыяҗ булачагына әзер түгел иде. Элек алар аз күләмдә генә булган, чөнки күпләп алынмаган», – дип сөйләгән бәйсез аптекалар берлеге директоры, фармацевтик берлекләр альянсы башлыгы Виктория Преснякова. Беренче медицина ярдәме күрсәтү товарларына ихтыяҗ артуын «Чек-индекс» ресурсы мәгълүматлары да раслый. Канны туктатуда кулланыла торган коллаген губкага ихтыяҗ – 5, перевязка ясау җыелмасына – 3,5, медицина жгутларына 2,4 тапкырга арткан, дип исәпләп чыгарган белгечләр.

ТАТАРСТАНГА КАЧМАКЧЫЛАР

«Миллиард татар» телеграм-каналы: Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, интернетта «Татарстан Русиягә керәме?» дип эзләүче русиялеләр саны арткан. «Google» һәм «Яндекс» статистикалары шуны күрсәтә. «Google»да гадәттә мондый сорау 25-30 шкаласы тирәсендә тирбәлә торган булган, ә 25нче сентябрьдә 100гә җиткән. Хәзер яңадан нормага кайткан. Шунысы кызык: болай дип эзләүчеләр күбесенчә Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән икән. «Яндекс» төгәлрәк саннар бирә. Моңарчы «Татарстан – ул Русияме?» дип эзләүләр уртача 30-38 мең булса, сентябрь ахырында 50 меңгә җиткән. «Русиянең башка төбәкләрендә аңыша башлаганчы, 100 мең сумга Татарстанга билет сатуны оештырсак була» дигән җирле мәзәк юктан гына барлыкка килмәгән инде.

РИШВӘТ БӘҺАСЕ

«Коммерсантъ»: 2018нче елның 25нче мартында Кемероводагы «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә янгын чыгып, 60 кеше, шул исәптән 37 бала үлгән иде. Аларның күбесе эвакуация ишекләре бикле булган кинотеатрдан чыга алмый калган, диелде. Әле узган атнада гына Кемерово Үзәк район суды сәүдә үзәгенең элеккеге генераль директорына гаепләү карары чыгарды. Тикшерү мәгълүматы буенча, Вячеслав Вишневский 2013-2014нче елларда җирле «Госстройнадзор» башлыгына 7 млн сум күләмендә ришвәт биргән, анысы үз чиратында бинаны кулланылышка тапшырырга рөхсәт иткән, җитешсезлекләргә, әйтик, янгынны автомат рәвештә сүндерү системасы булмавына күз йомган. Фаҗигадән соң Вишневскийны халыкара эзләүгә биргәннәр иде. 2019нчы елның мартында ул Польшада тоткарланды, 2020нче елда аны Русиягә кайтардылар. Суд утырышында ул үкенүен белдергән, янгын корбаннарының якыннарыннан гафу сораган. Ул 8 елга каты режимлы колониягә хөкем ителгән, шулай ук 21 млн сум күләмендә штраф билгеләнгән. Ришвәт алып, бинаны кулланылышка тапшырырга рөхсәт биргән дүрт кеше былтыр 7 елдан алып, 18 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгән иде.

СОҢГЫ КЕШЕ ҮЛГӘН

Lenta.ru: Русиядә алеут телендә сөйләшә белгән соңгы кеше –Камчаткада яшәүче Геннадий Яковлев үлгән. Бу хакта Камчатка крае губернаторы Владимир Солодов үзенең телеграм-каналында язып чыкты. «Туганнары һәм якыннары өчен дә, илебез өчен дә зур югалту. Әлеге күңелсез хәл җирле халыкларның телләрен һәм матди булмаган байлыкларын саклауның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын ассызыклый», – дигән ул. Геннадий Яковлевка 86 яшь булган. Ул баян, балалайка, контрабаста уйнаган, 30 елдан күбрәк «Унанган» ансамблен җитәкләгән. Командор утраулары – Русиядә алеутлар тупланып яшәгән бердәнбер урын. Безнең илдә бу халык вәкилләре саны 500гә дә тулмый, һәм алар инде туган телләрен оныткан. АКШның төньягында да бераз алеутлар бар.

БӘЯНЕ АРТТЫРУ – ҖИНАЯТЬ!

«РИА Новости»: Белоруссия Президенты Александр Лукашенко үзләрендә бәя арттыруны тыйган. «6нчы октябрьдән башлап, нәрсәгә дә булса бәяне арттыру тыела. Ты-е-ла! Иртәгәдән түгел, бүгеннән үк. Тәүлек эчендә бәяләрне әйләндереп куймасыннар өчен, бүгеннән үк тыела. Бухгалтерия аша узган көн белән нәрсәнедер үзгәртеп, яңадан исәпләп куюлар булмасын!» – дип белдергән ул хөкүмәттә инфляция темасына багышланган утырышта. Әлеге карарның үтәлешен генераль прокуратура тикшерергә тиеш булачак. «Бозган очракта кичекмәстән тоткарларга һәм җинаять эше ачарга! Нәрсә эшләргә кирәген прокурор белән Дәүләт контроле комитеты хәл итәчәк», – дигән Лукашенко. Монополиягә каршы көйләү һәм сәүдә министры, шулай ук өлкә башкарма комитетлары рөхсәте белән генә искәрмәләр була ала, диелә. 2022нче елның беренче сигез ае нәтиҗәләре буенча, Белоруссиядә инфляция 13 проценттан артып киткән.

Газетаны типографиягә тапшырырга торганда гына билгеле булды: Белоруссиядә мораторий үз көченә кергәннән соң бәяне арттыруда тотылган кибет директоры урынбасары тоткарланган, аңа карата җинаять эше ачылган. Аңа ике елдан алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Бу хакта илнең генераль прокуратурасы хәбәренә сылтама ясап, «Фонтанка.ру» яза.

МЕДАЛЬ КАЙГЫСЫ...

«InKazan»: Кайбер төбәкләр, мәсәлән, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Калуга, Чувашия бер-бер артлы быел үзләрендә Яңа ел чыршысы куюдан, Яңа елга салют аттырудан, бәйрәм чаралары үткәрүдән баш тартулары турында белдерде. Янга калдырган акчаны мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итүгә, аларның гаиләләренә ташламалар булдыруга тотачаклар. Ә Казанда Яңа ел чыршысын куюга 14,8 млн сум тотарга җыеналар. Дөрес, Татарстанда да Яңа ел бәйрәменнән баш тарту, һич булмаса чыгымнарны киметү, аңа бүленгән акчаны мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен тоту тәкъдим ителде. Мәсәлән, депутатлар Эдуард Шәрәфиев (ЛДПР) һәм Фәдбир Сафин (КПРФ) шулай дип әйтеп карадылар.

Ә ул арада Дәүләт Советына кичекмәстән 500 сувенир медаль кирәк булган. Бер ягына «Татарстан» дип язылган һәм республика гербы төшерелгән, ә икенче ягында Дәүләт Советы бинасы сурәте урнашкан медальнең берсен эшләтү 1267 сумга төшәчәк, җәмгысе 633500 сум булачак.

Комментарии