Уйлый белә торган 100 мең татар бар

Уйлый белә торган 100 мең татар бар

«ИНТЕРТАТ»: «Соңгы җанисәп буенча, 5200000 тирәсе кеше татар дип язылган. Әгәр дә ул үзен татар дип язмаган икән, минемчә, аның белән эшләү дә, аңа өметләнү дә файдасыз. «Без 30 миллион, ә безне 5 миллион дип язалар», – дип әйтүчеләр бар, әмма мин ышанып бетмим. Ике процент булса, димәк, 100 мең уйлана торган татар бар. Бәлки, 10-15 мең актив татар бардыр… хәтта күбрәктер дә әле – минемчә, 20-30 мең бардыр». (Галим, драматург Илшат СӘЕТОВ).

Безнең әти-әни бәхетле булган

«ШӘҺРИ КАЗАН»: «Безнең әти-әниләрдән дә бәхетлерәк кеше булмаган икән. Бәхетнең иң зурысы – бала бит инде. Алар шул балаларының иң тәмле чакларын күреп калды. Башларыннан сөеп-иркәләп, егерме тиенлек прәннек ашатып үстерделәр дә, үсеп буй җиткәч, без чыгып качтык. Файдасы тия башлагач, кеше туган йортында торырга тиеш түгел, йә үзенә, йә җиде ятларга файда китерергә тиеш. Әти-әнигә дә файдабыз тиде… Безнең балалар алай түгел. Боларны да башларыннан сөеп-иркәләп, 250 сумлык прәннек ашатып үстердек бит инде югыйсә. Үсеп буй да җиткерделәр. Тик чыгып кача белмиләр. Чыгып качсалар, хет печән өстендә, бәрәңге-чөгендер кәтмәнләгән чакларда кайтып ярдәм итәрләр иде. Чыгып китмәгәч, кайтып та кермиләр. Ярдәмнәре дә юк». (Язучы Марат КӘБИРОВ).

Миңа юләр дип караучылар бар

«АЗАТЛЫК»: «Мин озак еллар дәвамында хөкемдар булып эшләдем. «Отставка»га чыккач, милли хәрәкәттә активлыгым артты. Миннән шикләнәләр иде, «син КГБга хезмәт итәсең» дип әйтүләр күп булды. КГБ, ФСБ белән бер тәлинкәдән ашаган булсам, югарыга куярлар иде, мине пенсиясез калдырмаслар иде. Нәкъ алар тәкъдиме белән минем пенсияне тартып алдылар. Коллегия карары чыкканнан соң, хөкемдарларга тиешле «пожизненное содержание»ны туктаттылар. 50 мең сумга якын пенсия ала идем, хәзер ай саен 9 мең 965 сум китереп бирәләр. Мине сындырырга теләделәр, ә минем өчен ул фаҗига булмады. Миңа президентка кер, Фәрит Мөхәммәтшинны яхшы беләсең, аңа эндәш, дип киңәш иттеләр. Ә нигә мескенләнеп соранып йөрергә? Башка кеше өчен булса, уйламыйча торып йөгерер идем, ләкин бу бит кеше сәламәтлеге дә, гомере өзелүенә бәйле түгел. Бармадым, сорамадым, ачка үлмибез, әллә нинди авыр хәлдәге кешеләр бар дидем. Шуңа күрә миңа һаман да юләр дип караучылар бар». (Милли хәрәкәт активисты, җәмәгать эшлеклесе Галишан НУРИӘХМӘТ).

Гаяз Исхакый чикләнә

«Азатлык» радиосы: «90нчы елларга әйләнеп кайтсак, Гаяз Исхакыйга игътибар зур иде. Берничә диссертация якланды, китаплар чыкты. Ләкин соңгы вакытта игътибар кимеде. Исхакый – сатлыкҗан дигән сүзләр ишетелә башлады. Аның хезмәтләрен өйрәнергә теләүчеләр күп дип әйтмәс идем». (КФУ доценты, тарихчы Азат АХУНОВ)

Казанда татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуны тыйнак кына билгеләп үттеләр. Татарстан фәннәр академиясендә әдип һәм сәясәтчегә багышлап конференция оештырылды. Бу җыенны да республика зур авырлык белән үткәргән. «Конференцияне оештыруга махсус хезмәтләр каршы чыкты», дигән «Азатлык»ка исемен күрсәтмәүне сораган тел белгече.

Комментарии