Фәкыйрьлекне – автомат рәвештә

Фәкыйрьлекне – автомат рәвештә

«Татар-информ»: Русия Пенсия фонды илнең сигез төбәгендә, шул исәптән Татарстан Республикасында, фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләрне автоматик рәвештә ачыклау технологиясен сынап караячак. Пенсия фонды рәисе Антон Дроздов шулай дип белдерде. Технологиянең ничек эшләячәге әлегә аңлатылмый. Уңышлы дип табылган очракта, технологияне барлык субъектларга да таратачаклар.

Ябып куймасалар ярый…

«Шалтай-Бабай» телеграмм каналы: «Русия тимер юллары» Архангельск өлкәсендәге Шиес станциясенә билетлар сатуны туктаткан. Анда хәзер җирле халык чүп полигоны төзүгә каршы митинглар уздыра. Хәзер бу станциядә тукталыш ясау «техник характерда гына» булачак, дип раслаган компаниянең матбугат үзәге «Дождь» телеканалына. Система XIX гасырда кулланылган чараларны казып чыгара башлаган. Киләсе адым – каршылык чаралары бара торган торак пунктларны «сызып ташлау» булыр инде. Дәрвишләр бистәсендәге станцияне дә ябып куймасалар ярый, анда да каршылык чаралары бара бит…

Хәмер сатмаганнар

«Ватаным Татарстан»: «Уразада безнең районда җиде авыл җирлегендә хәмер сатылмады. Берничә ел дәвамында авыл җирлекләре башлыклары, халык белән сөйләшеп, Рамазан аенда шундый мөрәҗәгать белән чыга, һәм кибет хуҗалары хәмер сатмый. Бу матур традицияне Иске Айман җирлегенең элеккеге башлыгы Мулланур Кашапов башлап җибәргән иде. Алар халык белән сөйләшеп, үзләрен «хәмерсез авыл» дип игълан итте. Баштарак берничә генә авыл шулай эшләсә, тора-бара аларның саны артты. Быел Иске Айман, Әтәс, Түке, Кәзкәй, Усы, Аккүз, Теләкәй җирлекләрендә хәмер сатмадылар» (Актаныш районы матбугат хезмәте җитәкчесе Ләйсән Тимерова).

Бәя арта

«Шәһри Казан» Татарстанда 1нче июльдән газ бәясе артачак. Федераль антимонополия хезмәте карары нигезендә, бәя сәнәгать предприятиеләре һәм җирле халык өчен дә бер төрле – 1,4 процентка күтәрелә. Гыйнвардан бер куб газ өчен 5,6 сум түли идек.

Кыйммәтле фатир

«Эхо Москвы» Казанда Русиянең иң кыйммәтле фатирларының берсен тапканнар. Ул 360 квадрат метр мәйдан били һәм 139 миллион сум тора. Фатир Касаткин урамындагы «Ренессанс» торак комплексында урнашкан.

Хокук яклаучы азат

«Азатлык радиосы» Чечняның Аргун колониясендә мәхкәмә хокук яклаучы Оюб Титиевның вакытыннан алда азат итү турындагы мөрәҗәгатен канәгатьләндерде. «Мемориал» хокук яклау үзәгенең Грозныйдагы бүлек башлыгы Оюб Титиев наркотик саклауда гаепләнеп 18нче мартта дүрт елга колония-утырмага хөкем ителгән иде. Ул колониядә хөкем карары билгеләгән вакытның өчтән бер өлешен утырды.

«Мин мөмкин кадәр тиз арада хокук яклау эшенә кайтырга җыенам. Бу минем тормышымның мәгънәсе», диде Титиев чыккач.

«Мемориал» Титиевны, сәяси тоткын дип, Amnesty International – вөҗдан тоткыны, дип атады.

Комментарии