1нче ГЫЙНВАРДАН НӘРСӘ ҮЗГӘРДЕ?

1нче ГЫЙНВАРДАН НӘРСӘ ҮЗГӘРДЕ?

«Интертат»: 2022нче елның 1нче гыйнварыннан Русиядә нинди үзгәрешләр булды, нинди законнар үз көченә керде – шуларның иң әһәмиятле дигәннәрен барладык.

– Эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумы 1091 сумга артты, хәзер ул 13793 сум тәшкил итә.

– Минималь хезмәт хакы күләме 12790 сумнан 13890 сумга кадәр күтәрелде.

– Эшсезлек буенча иң зур пособие 662 сумга артып, 12792 сумга җитте.

– Тәмәке продукциясенең минималь бәясе 4 сумга артып, иң арзанлысының бер кабы 112 сумга җитте.

– Инвалидлык турында документны электрон вариантта гына бирә башлыйлар.

– Барлык «больничный» кәгазьләре эшкә яраксызлык буенча электрон документлар рәвешендә генә бирелә.

– Банкларга кредит килешүе турында документларда заем алучының өстәмә хезмәтләр күрсәтүгә ризалыгы турында «галочкалар»ны алдан кую тыела. Моны өстәмә хезмәтләрне көчләп тагуга каршы көрәш өчен кирәк дип тапканнар. Элек банклар мондый «галочкалар»ны, типография ысулы белән, алдан үзләре куеп чыгалар иде.

– Русиялеләр банк вкладлары буенча керемнәрдән (процентлардан) беренче тапкыр салым түли башлый (1 млн сумнан арткан очракта гына).

– Пенсиягә чыгарга әз генә вакыты калып, билгеле сәбәпләр аркасында эшен югалткан кешеләр лаеклы ялга ике ел алданрак чыга алачак.

– Транспорт йөртү таныклыгы алганда яки аны яңартканда кайбер йөртүчеләр психиатр-нарколог карары буенча кан һәм бәвел анализлары тапшырырга тиеш була.

– Росгвардия һәм Федераль сак хезмәтенең дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алулары ябык режимда гына узачак.

– Зоопарк, цирк, океанариумнарның эшчәнлеге лицензияләнергә тиеш. Юридик зат булсынмы, шәхси эшмәкәрме – хайваннар белән эшләүче оешмаларга «Хайваннарга җаваплы караш турында» Федераль закон таләпләренә туры килгән шартлар тудырырга кирәк була.

ПУТИН ТОТКАН ПЕСИ САТЫЛА

«РЕН ТВ»: Тула өлкәсенең Богородицк шәһәрендә яшәүче берәү песиен сатуга куйган. Аның сүзләренчә, хайванны Русия Президенты Владимир Путин үзе (!) кулларында тотып торган. «Тульская правда» белешмәсе буенча, декабрьдә игъланнар сайтына куелган песинең башлангыч бәясе 6,5 миллион сум булган, бер ай эчендә өч миллионга арткан һәм хәзер 9,5 миллион сум тора. Хуҗасы песине япон мотоциклына, Mercedes-Benz E200 машинасына яки йортка алмаштырырга да риза, ди. Телеграм-каналлар белешмәсе буенча, кыйммәтле хайванны Бөекбритания кешесе алырга тели икән. Әмма песинең Владимир Путин кулында булганын раслый торган бер генә дәлил дә юк, диелә хәбәрдә.

ИСТӘ КАЛЫРЛЫК САЛЮТ

ТАСС: Русиядә «Яңа ел каникулыннан ничек исән калырга инде?» дип шаяртырга яраталар. Хәер, бу сүзләрдә хаклык та бар. Бездә бит аның Яңа ел бәйрәме дә үлем алып килергә мөмкин. Рязань өлкәсендә, Яңа елны каршылап 10 минут узгач, 37 яшьлек полиция подполковнигы фейерверк аттырганда һәлак булган. Ир-ат фейерверкны Федоровское авылындагы шәхси йорт ишегалдында үзе урнаштырган. Тик очып киткәндә салют өскә түгел, ә туп-туры ир кешенең башына таба юнәлгән, вакытыннан алда шартлаган. Ирнең теш казнасына һәм чигәсенә тигән, нәтиҗәдә, аның башы өзелгән, алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган. Ул Мәскәүнең Көнчыгыш административ округы буенча Эчке эшләр идарәсенең Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге хезмәткәре булган, полициядә 2003нче елдан бирле эшләгән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Пиротехник эшләнмәләрне тиешсез җирдә яки дөрес түгел итеп шартлату аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләр турында каникул дәвамында ишетелеп торды. Әйтик, 31нче декабрь кичке уннар тирәсендә Чаллының Туфан урамындагы йортларның берсендә янгын чыгу турында хәбәр килә. Урынга килеп җиткәч, коткаручылар бишенче каттагы балконда көчле петарда шартлавын ачыклый, дип яза «Интертат». Шартлаудан соң тәрәзә пыялалары һәм балкон ишеге ватыла. Фатир хуҗасы социаль челтәрләрдә язганча, петарда балконга урамнан кергән. Фатирда креслоларга ут капкан, линолеум эрегән. Беренчел версия буенча, янгын пиротехниканы дөрес кулланмау аркасында килеп чыккан, төгәл сәбәпләрен ачыклау бара. 

Гомумән алганда, Татарстанда пиротехник эшләнмәләрне тиешсез җирдә шартлаткан өчен 123 административ беркетмә төзелгән. 96сы буенча гомуми суммасы 192 мең сум булган штрафлар билгеләнгән.

ТАМЫЗАЛАР ДА, СИПТЕРӘЛӘР ДӘ

«Бизнес Онлайн»: Русиядә теләк белдергән кешеләрдә коронавирустан борынга тамыза торган вакциналарны сынап карау, моның өчен төркемнәр туплау башланган. Бу хакта «Соловьев Live» YouTube-каналы эфирында Гамалея исемендәге үзәк җитәкчесе урынбасары Денис Логунов белдергән. Русия Президенты Владимир Путин 24нче ноябрьдә үк, «Спутник Лайт» белән кабат вакцинация узганның икенче көнендә, әлеге вакцинаны борынга тамыздым, дип белдергән иде. Шуннан соң Гамалея исемендәге үзәк борынга сиптерә торган вакцинага клиник тикшеренү уздыра башлавын әйтте. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков коронавирустан борынга тамыза торган вакцина республикага киләсе ике ай эчендә килеп җитәргә тиеш дигән иде.

Комментарии