Лужков вафат

Лужков вафат

«Эхо Москвы»: Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков вафат. Аңа 83 яшь иде. Лужков 18 ел – 1992дән 2010нчы елга кадәр Мәскәү мэры булып торды. Ул вакыттагы Президент Дмитрий Медведевның карары белән, «ышанычны югалту» сәбәпле, вакытыннан алда вазифасыннан алынды. Ә 2016нчы елда Президент Владимир Путин Лужковны «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде.

Ата-аналардан 50 млн сум җыелган

«Ватаным Татарстан»: «Кайбер мәктәп җитәкчеләре, түләүле хезмәтләр тәкъдим итеп, белем бирү учреждениеләрен бизнес-үзәккә әйләндерде. Мәсәлән, Казанның Идел буе районындагы 19нчы гимназиядә бу уку елында ата-аналардан 50 млн сум акча җыелган. Алар директор һәм аның урынбасарлары кесәсенә киткән. Хезмәт хакына өстәмә буларак» (Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков коррупциягә каршы Комиссия утырышында).

Тере килеш «күмгәннәр»

«Вечерняя Казань»: Казанның Идел буе районы социаль яклау бүлеге 97 яшьлек фронтовикны тере килеш «күмеп» куйган. «Сугыш инвалиды буларак, әтинең пенсиясенә акча өстәлә. Аны кварталга бер тапкыр саклау кенәгәсенә күчерәләр. Банкка бу баруымда, акча күчмәде, диделәр. Социаль яклау бүлегенә киттем. Анда: «Әтиегез Михаил Павлов 2нче октябрьдә үлгән, шуңа күрә өстәмә акча күчмәгән», – диделәр. Шаккаттым! Әле 15 минут элек кенә әтине күрдем, исән иде бит!» – дип сөйләгән фронтовикның улы Евгений Павлов. Бактың исә, йорт белән идарә итүче «Монолит» компаниясе вәкиле, бабайны күрмичә, «үлде» дип язып куйган икән. Социаль яклау бүлегенә дә шул ялгыш мәгълүмат киткән. Хатаны төзәтүне сорагач, социаль яклау бүлегендә «Безнең ул бабайны тере килеш күргән юк бит» дип җаваплаганнар. «1нче төркем инвалид әтине, исән икәнен исбатлау өчен, носилкага салып, алып килеп күрсәтиммени?» – дип гаҗәпләнә фронтовикның улы. Социаль яклау бүлегендә бабайдан гафу үтенүне кирәк дип тапмаганнар, ә тиешле өстәмә акчаны күчерергә вәгъдә биргәннәр.

«Адәм белән Һава» ябыла

«Инстаграм»: Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында күп еллар дәвамында чыгып килгән «Адәм белән Һава» тапшыруының ябылуы турында үзенең инстаграм сәхифәсендә язган: «Бу хәбәрне беренче тапкыр ишеткәч, үзем дә шаккаттым, кайгырдым, күп йокысыз төннәр үткәрдем, дуслар. Ләкин миннән берни дә тормый. «ТНВ»ның беренче көннәреннән бирле мин бу тапшыруны эшләдем. Үзем уйлап чыгарган проект. 20 ел буена иң кечкенә гонорар белән иң рейтинглы тапшыру ясадым. Әле бу тапшыруларны тагын 20 ел кабатларга була! Танылган шәхесләрнең юбилее булганда да, ниндидер истәлекле даталарда да! Хәтта зур шәхесләр якты дөньядан киткәндә дә. Хәтерегездә булса, Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи, Шәфәгать Салихов, Исламия Мәхмүтова мәңгелеккә күчкән көнне дә нәкъ шушы тапшырулар кабатланды. Ябылу буенча миннән берни дә тормый. Ничек әйтәләр – мин шулай эшлим. Сәбәпләрен белмим, шуңа күрә барлык сорауларыгызны Илшат Әминовның үзенә юллый аласыз! Нәкъ мәзәктәге сыман, өстәгеләргә виднее!» дип язган Ләйлә.

Мәетне арбага салып йөрткәннәр

«Кызыл таң»: Башкортстанда полиция хезмәткәрләре үлгән кешене машина арбасына салып йөрткән. Белорет шәһәренең интернет паблигындагы бу фотода ирнең өстенә бернәрсә дә капланмаганы ачык күренә. «Кешегә шундый мөнәсәбәт буламыни? Өстенә дә капламаганнар» дип язганнар фото астында. Арбаның номерлары юклыгы да игътибардан читтә калмаган, шулай ук үлгән кешеләрне полиция хезмәткәрләре йөртергә тиеш түгеллеге дә әйтелгән. «Башинформ» агентлыгы, әлеге хәлне ачыклау максатыннан, республиканың Эчке эшләр органына мөрәҗәгать иткән. Тиздән хәлгә ачыклык кертелер, дип ышана алар.

Инсафланабыз…

«Азатлык» (Ят агент): Халыкның яман гадәтләргә бирешмәве ягыннан Татарстан Русия төбәкләре рейтингында беренче унлыкка кергән. Башкортстан исемлектә 42нче урында, 2017нче елда 39нчы урында булган.

Илдәге тәмәке, хәмер куллану, хәмер эчеп агуланып үлүләр, наркотик куллану белән бәйле һәм исерек килеш кылынган җинаятьләр санын исәпләп чыгарып, Русия төбәкләренең рейтингы төзелгән. РИА новости булдырган бу исемлектән күренгәнчә, 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан яман гадәтләр бик таралмаган төбәкләр рәтенә кергән, ул тугызынчы урында. 2017нче елда ул 16нчы урында булган.

Исемлектә беренче урыннарны Төньяк Кавказ республикалары алып тора. Беренче унлыкка шулай ук Волгоград өлкәсе (алтынчы урын), Тамбов өлкәсе, Ставрополь крае һәм Сарытау өлкәсе дә кергән (10нчы урын).

2016 елда Татарстан «Айнык Русия» рейтингында Урта Идел төбәкләре арасында иң айныгы дип билгеләнгән иде. Ул 113 балл җыеп, Русиядә 16нчы урында булды.

Халкының яман гадәтләре ягыннан иң авыр хәлдәге төбәкләр – Ямал-Ненец автоном бүлгесе, Камчатка крае, Магадан өлкәсе, Бурят республикасы, Яһүд автоном бүлгесе, Сахалин өлкәсе.

Мәскәү рейтингта 53нче урында, Петербур 70нче урынны били.

Комментарии