- 10.09.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №36 (9 сентябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Ватаным Татарстан»: Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин шәһәр һәм район башлыкларына мөрәҗәгать белән чыкты. Хатта мондый юллар бар:
«Гамәлдәге законнар туган телне өйрәнүне тыймый, Фәннәр академиясе, институтлар эшли, милли җанлы яшьләребез бихисап, милли матбугатыбыз, электрон массакүләм мәгълүмат чаралары, мессенджерларда үз телебездә аралашу мөмкинлеге бар! Тукаебыз әйтмешли, бар да бар, тик… теләк юк! Сүз халык теләге турында түгел, урыннардагы хакимият җитәкчеләре хакында. Бүген депутатларга татар авылындагы татар мәктәбендә сыйныф журналларын мәҗбүри урысча тутыртудан зарланып, татар гимназиясе янәшәсенә чиркәү салуга хәйран калып яисә авылының үткәнен тасвирлаган китабын пенсия акчасына нәшер итәргә мәҗбүр булудан аптырап язылган хатлар килә икән, бу бары тик урындагы җитәкче намусында! Салган юллар мәңгелек түгел, ихтыяҗ булмаса, корылган биналар да туза, үзегезгә исән чакта ук һәйкәл куярлык изге гамәл – милләтеңне кайгырту һәм халыкны шуңа өндәү! Мөмкинлек юк дияргә ашыкмагыз. Мөмкинлекләр барлык өлкәләрдә дә бар, өстенлекләрне дөрес куя белергә генә кирәк!
Хөкүмәттә, министрлыкларда эшләүче җитәкчеләргә дә әйтер сүзем бар. Сез бу өлкәдә иң беренче чиратта үрнәк күрсәтергә, башкаларга өлге булырга тиеш! Үзегез җыелышларны 99 процент урысча алып барганда, җирле хакимиятләрдән телне үстерү юнәлешендә эш таләп итү – мөмкин булмаган эш! Татар милләтеннән булган җитәкчеләр чыгышының кимендә яртысын үз телендә сөйләргә тиеш.
Министр әфәнделәргә һәм ханымнарга да аерым сүзем бар. Телгә караш кабул итү бүлмәләреннән башлана. Татарча эндәшкәнгә телефон аша урысча җавап биреп утыручы секретарьлар сезне дә, ике дәүләт теле булган республиканы да бизәми.
Мәрхүм Туфан аганың гыйбарә булып кереп калырлык сүзләре истә калган: «Телне саклау җәмгыятьнең әйдәп баручы кешеләреннән тора. Безнең моңа иң комачаулый торган кешеләр – чиновниклар. Чөнки чиновниклар белән каракларның милләте булмый». Чарасызлыктан, көрәшеп тә, сезнең йөрәккә барып җитә алмаудан әйтелгән сүзләр бу! Бу хакта уйланырга вакыт!»
ЕФРЕМОВКА 8 ЕЛ ТӨРМӘ ҖӘЗАСЫ
«Бизнес Онлайн»: 8нче сентябрьдә, Мәскәү үзәгендә авария китереп чыгарганнан соң нәкъ өч ай үткәч, актер Михаил Ефремовка хөкем карары чыгарылды. Суд аны РФ Җинаять Кодексының 264нче маддәсе, 4нче бүлегенең «а» пункты буенча («Исерек хәлдә юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә кеше үлеменә китерү») гаепле дип тапты һәм 8 ел гомуми режимлы колония җәзасы билгеләде. Гаепләүче як актерга 11 ел бирүне сораган иде. Төрмә җәзасыннан тыш, Михаил Ефремов авариядә һәлак булган Сергей Захаровның олы улына 800 мең сум компенсация түләргә тиеш була, шулай ук 3 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Ефремов хөкем залында ук сак астына алынды. Суд бинасы янына аны яклаучылар җыелган иде. Алар гаепләүче якның адвокатын «Позор! Позор! Позор!» дип озатып калды. Ә актерның дуслары, аерым алганда коллегасы Иван Охлобыстин элегрәк, Ефремовны ярлыкауны сорап, Президент Путинга ук мөрәҗәгать иткән иде.
«ӘРӘМТАМАКЛАР» ДИП АТАГАН
«Кызыл таң»: Чувашия Республикасы прокуратурасы Чабаксар мәктәпләренең берсендә эшләүче педагогның үз укучыларын мәсхәрәләве турындагы мәгълүматларны тикшерүне оештырган. Бу хакта Русия Генпрокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Җирле мәгълүмат чаралары язуынча, 4нче сентябрьдә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы 5нче сыйныф укучыларын идәндәге чүп-чар һәм ризык калдыклары өчен тиргәгән. Кызып киткән хатын балаларны «җилкә кимерүчеләр», «әрәмтамаклар» һәм «дуңгызлар» дип атаган. Балалар педагогның сүзләрен диктофонга яздырып утырган. Хезмәт тикшерүе нәтиҗәләре буенча, педагогка шелтә белдерелгән, шуннан соң укытучы үз теләге белән мәктәптән эштән киткән.
Комментарии