Татарстан «алдынгы»!

Татарстан «алдынгы»!

«Бизнес Онлайн»: Хезмәт хакларының тигезсезлеге буенча Идел буе федераль округындагы төбәкләр рейтингында Татарстан икенче урынны яулаган. Безнең республикада иң зур күләмдәге хезмәт хакы аз күләмдәгедән 9,09 тапкырга күбрәк икән. FinExpertiza аудиторлык компаниясе үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсе шундый булган.

– Соңгы еллар дәвамында хезмәт хаклары буенча тигезсезлек бераз кими барган иде. Ләкин пандемия әлеге хәлнең үзгәрүенә китерде, – дип фикерлиләр экспертлар. Аларның исәпләүләренчә, пандемиягә чаклы илдә күбрәк һәм азрак түләнә торган хезмәт хаклары арасында аерма 13 тапкыр булган. Ә 2021нче елның язында әлеге күрсәткеч 13,5 тапкырга җиткән.

Идел буе төбәге рейтингының иң югары баскычында Түбән Новгород өлкәсе тора. Анда максималь хезмәт хакы 113 437 сум булса, аз күләмлесе – 11 494 сум гына. Аерма 9,87 тапкыр. Ә өченче урында – хезмәт хаклары аермасы 8,83 тапкыр күрсәткече белән, Самара өлкәсе.

Ил күләмендә хезмәт хаклары тигезсезлеге иң югары булган төбәкләр исә – Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, шулай ук, Мәскәү асты һәм Төмән өлкәләре.

Аналитиклар уртача хезмәт хакы күләмен дә исәпләгәннәр. Ул Русия күләмендә 48 963,9 сум, Идел буе федераль округында – 35 925,4 сум тәшкил иткән.

 

Дәүләт программалары нәтиҗәсез

«Ведомости»: Хәзергәчә гамәлдә булган 45 төрле дәүләт программаларының 13е генә югары нәтиҗәлелек күрсәтә, дип хәбәр ителә икътисад министрлыгы докладында.

Әлеге ведомство министрлар кабинетына 2021нче елның беренче яртыеллыгында дәүләт программалары нәтиҗәлелеге турында доклад юллаган. Ул документта күрсәтелгәнчә, 13 дәүләт программасының нәтиҗәлелеге 92 процент тәшкил иткән. Тагын 13енеке – 82-92 процент булган. 9 программа нәтиҗәлелеге ягыннан уртачадан түбән (61-82%) дип бәяләнгән. Ә 6 программа иң начар нәтиҗәлелек күрсәтүчеләр дип табылган. Алар: «Фармацевтика һәм медицина сәнәгатен үстерү» (37,9%), «Илнең химик һәм биологик куркынычсызлыгын тәэмин итү» (40%), «Транспорт системасын үстерү» (42,3%), «Энергетиканы үстерү» (44,3%), «Оборона-сәнәгать комплексын үстерү» (48,7%), «Мәгълүмати җәмгыять» (60,7%) программалары.

Икътисад министрлыгы вәкиле хәбәр итүенчә, әлеге программаларга каралган финанс чыгымнары оптимальләштереләчәк.

 

Татарстанда үлүчеләр арта

«Татар-информ»: 2021нче елның беренче алты аенда Татарстанда 25 меңнән артык кеше вафат булган. Бу – узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 9,2 процентка күбрәк. 2019нчы ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 18,3 процентка арткан, дип хәбәр итә Росстат.

Ведомство мәгълүматлары буенча, июнь аенда коронавирус инфекциясеннән 419 кеше якты дөнья белән хушлашкан, шуларның 388е өчен вирус үлемгә китергән төп сәбәп булган.

Шул ук вакытта, республикада туучылар саны 2,9 процентка кимегән.

Үлүчеләрнең саны арту тулаем алганда Русия буенча да күзәтелә. 2020нче ел белән чагыштырганда ул – 16,2, ә 2019нчы елның беренче яртыеллыгына караганда 19,7 процентка арткан.

 

Прививкасызлар онлайн-укуга!

«Интертат»: РФ Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортларына коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатмаган студентларны дистанцион уку форматына күчерергә тәкъдим итте.

Документтан күренгәнчә, вакцинация узган яки соңгы алты ай эчендә коронавирус инфекциясен кичергән студентларга югары уку йортларында көндез белем алу мөмкинлеге чикләнмәячәк.

Теге яки бу белем бирү оешмасын онлайн-укуга күчерү турындагы карар Русиянең һәр төбәгендәге эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып индивидуаль тәртиптә кабул ителергә тиеш.

27 июльдә М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий, вузда яңа уку елы катнаш форматта башланачак, дип белдергән иде. Студентларның бер өлеше онлайн-уку форматына күчереләчәк.

Русия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова балигъ булган барлык студентларга яңа уку елы башланганчы прививка ясатырга киңәш итте.

 

Ясалма интеллект иминлек урнаштыра

«Бизнес Онлайн»: Кытайдагы Чжэцзян университеты галимнәре мәгълүматларны тирән анализлап, булачак террорлык актлары турында алдан белә ала торган ясалма интеллект эшләгәннәр. Ул турыда тикшеренү нәтиҗәләре американың фәнне үстерүгә булышу ассоциациясе журналында басылып чыккан.

Террорлык актларын алдан белү буенча моңарчы кулланылган методикалар кайда, кайчан һәм нәрсә булуына гына нигезләнгән. Ә кытайлылар уйлап тапкан яңалык инде булган хәлләрне анализлап кына калмый, башка бик күп төрле күрсәткечләрдән чыгып нәтиҗә ясый. Мисал өчен, җан башына эчке тулаем продукт күләме, урамнарның төнлә яктыртылу дәрәҗәсе, дәүләт институтлары үсеше – барлыгы 34 төрле яссылыктан чыгып анализ ясала. Әлеге мәгълүматлар барысы да ачык чыганаклардан җыела.

Компьютер ясаган күрәзәчелек нәтиҗәсен шактый төгәл дип бәяләгәннәр. Ләкин аны әле гамәлдә кулланырга ашыкмыйлар. Модельне тагын да камилләштерәсе бар икән.

Комментарии