УРЫС ТЕЛЕ ГЕНӘ УНИКАЛЬ ТЕЛМЕ?

УРЫС ТЕЛЕ ГЕНӘ УНИКАЛЬ ТЕЛМЕ?

«Азатлык»: 6нчы июнь – Урыс теле көнендә Русия Президенты Владимир Путин мәдәният эшлеклеләре белән очрашты. Анда ул: «Безнең ил өчен урыс теле аралашу теле генә түгел. Ул Русия халыкларын берләштерә, безнең милли үзбилгеләнүнең нигезен тәшкил итә, ул – безнең бөек мирас», – диде.

«Путин моңа кадәр, Русия – ул гади ил түгел, ә аерым бер цивилизация, дип әйткән иде. Бу – шул фикернең дәвамы, Русия – аерым, кабатланмас цивилизация икән, урыс теле дә шундый ук уникаль. Һәр тел – ул халыкның фикер йөртүенең уникаль системасы. Ул – дөньяга караш. Әмма бу статуска башка телләр дә ия. Татар, якут , башкорт, чуаш та – Русиядә тулы канлы телләр, тик аларга караш икенче сортлы телләргә кебек. Беркем дә урыс теленең милләтара аралашу теле булуын шик астына куймый. Татарлар да, башка милләтләр дә урыс телен яхшы белә, куллана. Аны белмәгән буын да калмады бит, чөнки урыс теле безнең яшәешне тоталь рәвештә яулап алды. Урыс теле Лев Толстой, Федор Достоевскийның теле, бу телдә зур мирас саклана. Әмма башка милләтләрдә дә нәкъ шулай. Һәр милләт өчен үз туган теле – галәм. Русия күпмилләтле дәүләт буларак, башка милләтләргә дә, аларның телләренә дә игътибар итәргә тиеш» (сәясәт белгече Руслан Айсин).

БӘЛА-АРТИСТ

«РИА Новости»: Танылган кино актеры Михаил Ефремов 8нче июнь төнендә Мәскәү үзәгендә юл-транспорт казасына сәбәпче булган. Үзенең джибында аеручы полосаны кисеп чыгып, каршыга килүче «Лада» җиңел йөк машинасына бәрелгән. Ефремов исерек булган, бу интернетка эләккән видеоларда да ачык күренә. «Теге кешегә зыян килгәнмени? Ярар, терелтермен мин аны, минем акчам күп», – дип сөйләнә ул видеода. Вакыйга урынында булган берәү: «Алып киткәндә, Ефремов машинага үзе утыра да алмады, өстерәп алып менеп утырттылар. Аягында көчкә басып тора иде», – дип сөйләгән. Актер бәрдергән йөртүче башта авыр хәлдә больницага озатылган диелгән иде, 9нчы июнь көнне үлгәне билгеле булды. Ефремовка карата җинаять эше ачылган, шәһәрдән чыкмау шарты белән, өенә җибәрелгән.

ПАРАДНЫ УЗДЫРМЫЙ КАЛЫРГА ЯРАМЫЙ

«Вечерняя Казань»: КИТТУ-КАИ студентлары, коронавирус эпидемиясе вакытында Җиңү Парадында катнашырга мәҗбүр итәләр, дигән белдерү белән чыкты. Мәскәүдәге кебек үк, Казанда да Парад 24нче июньдә узарга тиеш. «Хәрби әзерлек узучы өченче курс студентларын өч сәгатьлек репетицияләрдә катнашырга мәҗбүр итәләр. Катнашудан баш тартсаң, уку йортыннан куу белән куркыталар», – дип зарлана студентлар. Битлек һәм перчаткалар белән дә тәэмин итмәгәннәр. Уку йортының белем бирү һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Алексей Лопатин газета хәбәрчесенә: «Берәүне дә куарга җыенмыйбыз, бу уйдырма! Тик парадта катнашу – изге эш. Хәрби дисциплина дигән нәрсә дә бар бит. Ул студентлар – булачак офицерлар!» – дип җавап биргән.

Мортаза Рәхимовта – коронавирус

Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов коронавирус эләктергән һәм хәзер стационарда дәвалана. Бу хакта UFA1.RU хәбәр итте. «Мортаза Гобәйдулла улы дәваханәдә табибларның күзәтүе астында. Аның хәле авыр түгел», – дип билгеләп үтелә. Сәясәтче республика белән 1993-2010 елларда җитәкчелек итте. Агымдагы елның февралендә аңа 86 яшь тулды. Күптән түгел «Бердәм Русия» партиясеннән депутат Рөстәм Әхмәдинуров шушы чир белән авырды. Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, күп кенә волонтерлар да бу чирне эләктергән.

Хәния Фәрхи кызының төшенә «кайткан»

«Әнине төштә күрдем. 30нчы май икән, әнинең туган көне. Бу көнне ике концерт булырга тиеш икән, имеш. Берсе урамда сабантуй кебек. Әни әйтә:

– Бу концертта бик күңелле булырга тиеш, барысы да минем җырларны җырлап, күңел ачсын!

– Әни, халык сине көтә бит! Үзең дә килеп җырла инде бер-ике җыр булса да!

– Юк, кызым, килмим, минем икенче җирдә концертым була!..»

Сөекле җырчыбызның өлкән кызы Алия социаль челтәрдәге сәхифәсендә шулай язган.

Алия «Шәһри Казан» хәбәрчесенә кыска гына комментарий биргән: «Аллага шөкер, балалар белән мәш килеп яшибез. 30нчы майда – әнинең туган көне. 31нче майда улым Рамазанның туган көне, өч яшь тула. 1нче июньдә – әтинең туган көне. Рамазан менә шулай әти белән әнинең туган көне арасында туды. Барысы да – Аллага шөкер».

Хәния апа үзе бу хакта кайчандыр болай сөйләгән: «Әле дә оныгым туганга ышанып бетә алмыйм. Бәхетнең бәхете бит бу! Уйлап кына карагыз әле, өч оныгым бар! Башта минем туган көндә, 30нчы майда туар дигән идек, ашыкмады… Аннары, 1нче июнь – Габделхәйнең туган көне, ул көнне туар, дип көттек. Ул 31е туды һәм хәзер бездә 3 көн рәттән бәйрәм!»

«Кызыл таң»

Комментарии