ФИЛЬМНАР КЕМГӘ ЯРАМАГАН?

ФИЛЬМНАР КЕМГӘ ЯРАМАГАН?

«Накануне.RU»: Телевизор караучылар игътибар иткәндер: быел Җиңү бәйрәме көнендә федераль каналлар совет чоры фильмнарын бик күрсәтмәде. Күпләр яттан белгән «Судьба человека», «Белорусский вокзал», «Офицеры», «В бой идут одни «старики», «Они сражались за Родину» кебек фильмнар эфирдан төшеп калган иде. Телеканаллар көн дәвамында концерт һәм заманча кино-сериаллар («Диверсант. Идеальный штурм», «Последний день войны», «В августе 44-го», «Девятаев», «Т-34») гына әйләндереп утырды. Беренче канал төнге сәгать 2 тулганда гына бер совет фильмы – «На войне как на войне» күрсәтте. Дөрес, 8 һәм 10нчы май көннәрендә программада «Горячий снег» һәм «Летят журавли» кебек совет фильмнары күренде, әмма алар барысы да йә әче таңда, йә кара төндә эфирга куелган иде. 9нчы май көнне совет фильмнарының күрсәтелмәве тамашачыларның игътибарыннан читтә калмаган. Бу Украинада барган «махсус операция» белән бәйле булырга мөмкин, дип фаразлаганнар интернет-форумнарда утыручылар. Мәсәлән, юмор белән үрелеп бара, халыклар дуслыгы темасын ача торган «В бой идут одни «старики» фильмында сюжет Днепрны азат итү бәрелеше тирәсендә корылган, төп герой капитан Титаренко – украин. Җитмәсә, режиссеры һәм төп рольне уйнаучы Леонид Быков Донецк өлкәсе авылында туган. Ә «Белорусский вокзал» фильмында сүз сугыштан соңгы еллар турында бара. Анда бер генә бәрелеш кадры да юк, кешеләрнең авыр сугыш чоры белән бәйле хатирәләре һәм тынычлык күренешләре генә. Хәзер мондый кәеф актуаль түгел, шуңа эфирга куймаганнардыр, дип фаразлаган кайбер тамашачылар.

ЯНГЫННАР КОТЫРА

«Известия»: Себердә урман янгыннары котыра. Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы мәгълүматына караганда, 2022нче ел башыннан урман янгыннары 3,8 млн гектар җирне ялмап алган инде. Бу – узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 400 мең гектарга күбрәк. Новосибирскида вазгыять катлаулы, Омск өлкәсендә һәм Красноярск краенда гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде, берничә торак пунктта өйләр янып бетте, кешеләр эвакуацияләнде. 7нче майга Красноярскида янгында 5 кешенең үлүе, кимендә 17 кешенең төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алуы теркәлгән иде. Омск өлкәсендә дә үлүчеләр бар. Иркутск өлкәсендә урман янгыны мәйданы бер тәүлек эчендә 1,5 тапкырга арткан – 1,5 мең гектарга җиткән, дип хәбәр ителде 10нчы май көнне иртән. Янгыннарның төп сәбәпчесе – кеше факторы, диелә.

СӘҮДӘ ҮЗӘГЕНӘ ЙӨРҮЧЕЛӘР КИМЕГӘН

ТАСС: Чит ил брендлары киткәннән соң, Русиядә сәүдә үзәкләренә йөрүчеләр 15 процентка кимегән. Бу хакта Русия сәүдә үзәкләре советы башлыгы Денис Москаленко белдергән. Аның әйтүенчә, март башында һәм уртасында, чит ил брендлары безнең илдә эшчәнлекләрен туктатып торулары турында игълан иткәч, сәүдә үзәкләренә йөрүчеләр кисәк арткан, ябыласы кибетләргә чиратлар сузылган, алар ябылу белән, кеше дә кимегән. Эшчәнлекләрен туктатып торган кибетләр аренда түләүләрен дәвам итә, килешүне дә өзмәгәннәр. «Ләкин кайберләре өзәргә җыена дигән мәгълүмат бар», – дигән Москаленко.

КИТҮЧЕЛӘРНЕ ТЕЛГӘ АЛМАСКА

«РИА Новости»: Федерация Советында Украинада «махсус операция» башлангач Русиядән китеп барган артистларның исемен матбугатта телгә алуны тыю кирәклеге турында уйлана башлаганнар. Кырым сенаторы Сергей Цеков шундый тәкъдим белән чыккан. «Алар – Русиягә каршы кешеләр, шуңа күрә исемнәре мәңгегә онытылырга тиеш. Артистларны ничек кенә телгә алсаң да, некрологтан тыш, барысы да – аларга реклама. Шулай булгач, нәрсәгә аларга реклама ясап торырга? Закон кертелсә, бер елдан соң ул артистларны искә алучы да булмаячак», – дигән ул. Закон проекты эшләнсә, әлеге тыюны бозган өчен нинди җәза каралуы да күрсәтелергә тиеш, дигән. Рөхсәт ителгән вакытта язып калыйк: телеалып баручы Иван Ургант, журналист Ксения Собчак, артистлар Ольга Бузова, Леонид Ярмольник һәм башкаларның Русиядән китүе билгеле, ләкин алар барысы да, бөтенләйгә китмәдек, дип белдерде. Ә менә актриса Чулпан Хамматова якын арада Русиягә кайтырга җыенмавын әйтте.

ЯҢА САНКЦИЯЛӘР

«Российская газета»: АКШның Ак йорты Русиягә карата яңа санкцияләр кертте. Алар «Сбербанк»ның 8 топ-менеджерына, «Газпромбанк» җитәкчелегенең 27 вәкиленә, Мәскәү индустриаль банкына һәм аның 10 структур оешмасына, Беренче канал, «Россия 1» һәм «НТВ» телеканалларына кагыла. Америка компанияләренә әлеге телеканалларга җайланмалар сату, аларда реклама урнаштыру тыела. Шулай ук санкцияләр пакетына Русия һәм Белоруссиянең 2600 рәсми вәкиленә, хәрби чиновникларына виза бирүдә чикләүләр, Русиягә атом-төш материаллары сатуны тыю кертелгән.

РУСИЯНЕ «ТЕРРОРЧЫ ДӘҮЛӘТ» ДИП АТАГАННАР

«Коммерсантъ»: 10нчы май көнне Литва парламенты Русияне, Украинада «махсус операция» алып баруы сәбәпле, «террорчы дәүләт» дип таныган, шул хакта резолюция кабул иткән, дип хәбәр итә «Delfi» матбугасы. Парламентарийлар халыкара берләшмәләрне, Русиянең Украинага карата гамәлләрен тикшерү һәм бәяләү өчен, махсус җинаять трибуналы булдырырга чакырган. Дәүләт җитәкчеләренең һәм башка вазифаи затларның кагылгысызлыгын гамәлдән чыгарырга кирәк, диелгән резолюциядә. Русия Федерация Советының халыкара эшләр буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Джабаров «Говорит Москва» эфирында Литва парламенты карарын «шизофрения» дип атаган.

Комментарии