ШТРАФЛАРНЫ КИРЕ ӨЛӘШӘЛӘР

ШТРАФЛАРНЫ КИРЕ ӨЛӘШӘЛӘР

«Эхо Москвы»: Испаниядә пандемия вакытында үзизоляция режимын бозган өчен түләнгән штрафларны халыкка кире кайтару турында карар кабул иткәннәр. Хөкүмәт акчаны кире кайтару белән шөгыльләнәчәк эшче төркем булдырырга кушкан. Бу карар Конституция суды әлеге штрафларны патшалыкның төп законына каршы килә дип тапканнан соң чыккан.

Темага кагылышлы тагын бер хәбәр: Казанда яшәүче 11 кеше, вакцина ясатудан баш тарткан өчен эштән читләштерелүен канунсыз дип тануларын таләп итеп, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Шикаять итүчеләр арасында төрле һөнәр ияләре – укытучылар, инженер, электрик, склад хезмәткәре бар. Алар фикеренчә, хакимиятнең вакцина ясатмаучыларны коронавирус таралу чыганагы дип санарга нигезе юк. «Эштән вакытлыча читләштерү өчен берьюлы ике шарт үтәлергә тиеш: эшченең коронавирус белән авыруы һәм аның инфекцияне таратучы чыганак булу ихтималы», – дип белдергән алар.

ИҢ ПЫЧРАК ҺАВА КАЙДА?

«Бизнес Онлайн»: Дөньяда һавасы иң нык пычранган кала Кыргызстан башкаласы Бишкәк булып чыккан – шәһәрләрне һава сыйфаты һәм атмосфераның пычрану дәрәҗәсе буенча бәяли торган IQAir проекты шундый нәтиҗә биргән. Бишкәк һавасында зарарлы вак дисперслы PM2.5 кисәкчәләре бер кубометрга 258,6 микрограмм туры килә – бу Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгән нормадан 26 тапкырга диярлек күбрәк. Шәһәр халкына урамда битлектән йөрергә, тәрәзәләрне ябык тотарга, бүлмәдә һава чистарткыч кулланырга киңәш ителгән. Исемлектә икенче урында – Һиндстан шәһәре Дәһли. Монда һава нормадан 19 тапкырга пычраграк. Өченче урында – Пакыстан шәһәре Лахор (16 тапкырга). Беренче унлыкка шулай ук Калькутта (Һиндстан), Карачи (Пакыстан), Дакка (Бангладеш), Мумбаи (Һиндстан), Улан-Батор (Монголия), Лос-Анджелес (АКШ) һәм Скопье (Төньяк Македония) кергән. Русия шәһәрләреннән Мәскәү – 53, Красноярск 59нчы урында. Аларда һава пычрану БСО нормасыннан артып китми, диелә.

АНТИТӘНЧЕКЛӘРНЕ ДӘ ТИКШЕРЕРГӘ

«Sputnik» радиосы: Табиб-иммунолог, медицина фәннәре кандидаты, ДәүДума депутаты (ЛДПР) Сергей Леонов, коронавирустан коллектив иммунитетның күләмен төгәлрәк ачыклау өчен, кешеләрне организмында антитәнчекләр булу-булмауга тикшерә башларга кирәк дигән фикердә. «Вакцина ясату турында сертификатларның бер өлеше – ялган. Ә бит алар да «прививка ясаткан» дигән статистикага эләгә. Икенче яктан, больницада ятмый, инфекциягә тест тапшырмый гына да авырып терелүчеләр бик күп. Менә шуларны да санап, чын коллектив иммунитетның нинди икәнен аңларга кирәк. Рәттән бөтен кешене тикшерергә димәгән. Төрле төбәктән төрле яшьтәге бер төркем кешене алырга да, антитәнчекләр булу-булмауга тест ясап карарга кирәк. Шуннан соң катгый чикләүләрнең файдасы булдымы икәнен дә белә алыр идек», – дип сөйләгән ул.

ТУГАЧ ТА АКЧА ТҮЛӘРГӘ КИРӘК

«Реальное время»: Социаль тикшеренүләр һәм гражданнар инициативаларын үстерү институты директоры Максим Петунин Русия Премьер-министры Михаил Мишустинга файдалы казылмалар чыгаруга җыела торган салымның бер өлешен балигъ булмаган балаларга биреп барырга тәкъдим иткән. «Ана капиталы программасы демографик вазгыятькә уңай йогынты ясый. Ләкин зуррак нәтиҗәләргә ирешү өчен, ярдәм чараларын киңәйтергә кирәк. Мәсәлән, һәр яңа туган бала исеменә банк хисабы ачып, федераль бюджеттан билгеле бер сумма күчереп барырга була. 18 яше тулгач, кеше ул акчаны тота алыр иде. Файдалы казылмалар чыгаруга салымның 10 процентын ел саен шул максатта тотсаң, һәр яңа туган баланың хисабына 100 мең сум күчерергә мөмкин», – дигән ул.

КАР АТКАН ӨЧЕН – ҖИДЕ ЕЛ

«ОВД-Инфо» («ят агент» дип танылды): Прокуратура бу елның 23нче гыйнварында Алексей Навальныйны яклап уздырылган чарада ФСБ машинасына зыян китерүдә гаепле дип табылган 17 яшьлек мәскәүле Глеб Борисовка карата чыгарылган карарны шикаять иткән. Мәхкәмә биш елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү карары чыгарган иде, прокуратура аны җиде ел колониягә алыштыруларын таләп итә. Бу хакта үсмернең әтисе белдергән. Урам чарасында катнашучылар ФСБ машинасына кар ыргыткан һәм аяклары белән типкәләгән, шулай ук өстендә сикергән, диелә. Борисов Росгвардиянең ике хезмәткәренә берешәр мәртәбә тибүен һәм ФСБ машинасына кар атуын таныды, гафу үтенде. Росгвардия хезмәткәрләре аның гафу үтенүләрен кабул итте. Тоткарланган вакытта Борисов балигъ булмаган иде. Шартлы сроктан тыш, Борисовны ФСБның хәрби бүлегенә машинаны төзекләндерү өчен ярты миллион сумга якын акча түләргә тиеш дип таптылар. Русиягә кайтканнан соң тоткарланган һәм колониягә озатылган Алексей Навальныйны яклап, 23 һәм 31нче гыйнварда, 2 һәм 14нче февральдә протест чаралары үтте. Алардан соң ил буенча 10 меңнән күбрәк кеше тоткарланды, күбесенә штрафлар салынды. Кимендә 90 җинаять эше ачылды.

Комментарии