Казанга диңгез кирәк!

Казанга диңгез кирәк!

«ИНТЕРТАТ»: «2030нчы елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеше стратегиясенә һәр татарстанлы – авыл кешесеме ул, шәһәр кешесеме – үзгәреш кертә ала. i.tatarstan2030.ru сайтында халыктан тәкъдимнәр, фикерләр җыябыз. Кызыклы инициативалар бик күп. Мәсәлән, татарстанлылар крематорий төзергә кирәклеген әйтте. Кеше инициативасын стратегия сайтына керткән икән, димәк, без моны карарга мәҗбүрбез. Татарстанда космодром төзергә, Баренц диңгезеннән торбаүткәргеч җибәреп, Казан астында диңгез ясарга ниятләүчеләр дә бар (Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Дәүләт мәгълүмат ресурслары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эш итү бүлегенең матбугат сәркатибе Айгөл Әмирова).

Ике телне дә белсеннәр

«Азатлык»: «Минем өчен Татарстандагы барлык балаларның (урысларның да, татарларның да) ике дәүләт теле булган урыс һәм татар телен белүе мөһим. Шулай ук миңа бу мәсьәләдә бәхәсләр, каршылыклар тууы һич кирәкми. Кызганыч, хәзер алар бар. Йолдызлы киемнән прокуратура майоры килеп, бишенче сыйныфтагы балалардан кырыс рәвештә аларга татар теле ник кирәк булуы турында сорау алуы – коточкыч («СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков).

Футболчыга диңгез тубыктан

«Эхо Москвы»: Футболчылар Александр Кокорин белән Павел Мамаев Мәскәүдә федераль чиновникны кыйнаган. Бу хәл бер кафеда булган. Футболчылар бик каты кычкырып сөйләшкән, тавышланган. Бер кешенең кисәтү ясавын ошатмыйча, футболчылар аңа урындык белән ташланган, йөзенә менеп төшкәннәр. Соңрак кыйналган кешенең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшләүче Денис Пак булуы ачыкланган. Ә аңа кадәр шушы ук футболчылар бер машина йөртүчене тукмап ташлаган булган инде.

Комментарии