Татар теле кыйммәте

Татар теле кыйммәте

«Реальное время»: Казанда яшәүче Равил исемле кеше бушлай игъланнар сайтында татарча белә торган попугайлар сатуы турында игълан калдырган. Попугайның берсе – мишәрчә, икенчесе Казан диалектында сөйләшә икән. «Татар мәдәниятен хөрмәт итә, чәй, чәк-чәк һәм өчпочмак исен ярата торган» ике попугаен ир кеше 100 мең сумга сата. Кошларның яшел каурыйлысы – Татарстан гимнының беренче куплетын, ә зәңгәр каурыйлысы гимнның кушымтасын белә, дип язган сатучы.

Фонограмма өчен – штраф

«Интертат»: «Концертта фонограммага җырлау – мөмкин булмаган әйбер. Кеше акчасын түләп билет ала. Ул бит кассета тыңларга килми. Кассетаны машинада да, өйдә дә тыңлап була. Бу очракта комиссия кирәк, минемчә. Фонограмма яңгырый икән, зур штраф салырга һәм киләсе концертларда чыгыш ясау мөмкинлеге бирмәскә кирәк. Бу бик тә гадел булыр иде» (баянчы Айдар ВӘЛИЕВ).Татар теле кыйммәте, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии