ВАЛЮТАНЫ ЧИКЛИЛӘР

ВАЛЮТАНЫ ЧИКЛИЛӘР

Үзәк Банк сайты: Русия Үзәк Банкы 9нчы марттан 9нчы сентябрьгә кадәр счетлардан һәм кертемнәрдән акча алуга чикләүләр кертте. Валютада 10 мең долларга кадәр алырга ярый, артыграк сумманы шул көнге курс буенча рубльләрдә алып булачак. Валютада яңа счетлар һәм кертемнәр ачуга чикләүләр юк. Вакытлыча тәртип кертелгән бу чорда банклар гражданнарга валюта сатуны туктатып тора. Ә валютаны рубльгә алыштыру теләсә кайсы вакытта һәм теләгән кадәр күләмдә мөмкин, диелә Үзәк Банк чыгарган белдерүдә.

КАМАЗ НИЧЕК ЭШЛӘЯЧӘК?

«Известия»: Март ахырына кадәр КАМАЗ тулысынча Русиядә җитештерелә торган чималга күчеп бетәчәк. Евросоюз керткән санкцияләр аркасында, компаниядә чит илдән кертелә торган запчастьларга дефицит туган инде. Шул сәбәпле ул хәзер Cummins двигателе (АКШ), ZF тизлек күчерү тартмасы (Германия), Bosch ягулык аппаратурасы (Германия) булган автомобильләр һәм шассилар чыгара алмаячак. Әгәр теге яки бу техниканы җыю өчен Русиядә эшләнгән аналоглар табылмаса, андый модельләр җитештерүдән төшеп калачак, диелә.

ЯҢА ЗАКОН

«Бизнес Онлайн»: Владимир Путин санкция шартларында гражданнарны һәм бизнесны социаль-икътисади яктан яклау чаралары турында закон имзалады. Документ кече һәм урта бизнесны планлы тикшерүгә 2022нче ел азагына кадәр мораторий кертергә, ягъни аларны тикшерүләр белән борчымый торырга рөхсәт бирә. Ә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә аккредитацияләнгән оешмаларны 2024нче ел азагына кадәр тынычлыкта калдырырга мөмкиннәр. Моннан тыш, документ буенча, даруларны һәм медицина эшләнмәләрен сатып алу процедурасы җиңелләштерелә, шулай ук илдә даруларны теркәүнең аерым кагыйдәләре кертелә. Хөкүмәт фармацевтика эшчәнлегенә лицензия таләпләренә тиз арада төзәтүләр кертү хокукына ия була. Русиядән кайбер төр даруларны читкә чыгаруга чикләүләр куела. Чит дәүләтләрнең гамәлләре аркасында чит илдә югары белем алуын туктатырга мәҗбүр булган русиялеләрне үзебезнең ил вузларына кабул итү кагыйдәләре шулай ук үзгәрергә мөмкин.

ҖӘЗАНЫ ЙОМШАРТЫРГА

«РИА Новости»: ЛДПР депутатлары юл-транспорт казасы урыныннан китеп барган машина йөртүчеләргә җәзаны йомшартырга тәкъдим иткән. «Качып китү» һәм «каза урынын калдырып китү» төшенчәләрен аерырга кирәк, дигән алар. Шул хактагы закон проектын ДәүДумага керткәннәр. Бу турыда проект авторларының берсе – Ярослав Ниловның телеграм-каналында хәбәр чыкты. Гамәлдә булган закон буенча, хәзерге вакытта каза урынын ташлап киткән өчен 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 1,5 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү яный. Әгәр каза зур зыян китермәгән һәм йөртүче урыннан махсус рәвештә качып китмәгән икән, 5 мең сумга кадәр штраф билгеләргә яки 3 айга кадәр машина йөртү таныклыгын алырга кирәк, дип тәкъдим иткән закон проекты авторлары. Мәсәлән, ишегалдыннан чыкканда ялгышлык белән күрше машинаның бамперына бәрелгән, үзе моны күрмәгән һәм туктап тормыйча үтеп киткән йөртүчегә йомшак җәза бирергә була, дип мисал да китергәннәр.

ПСИХИК КӨЙСЕЗЛЕК КИЧЕРҮЧЕЛӘР АРТА

«Известия»: Илдә психиканың көйсезлеген дәвалау өчен кулланыла торган препаратларга сорау арта. Соңгы айда русиялеләр депрессиядән дәвалаучы даруларны 43 процентка, ә психоздан дәвалый торганнарын – 35 процентка күбрәк сатып алганнар. Нигездә пациентлар йокысызлыктан, тынычсызланудан һәм күңел төшенкелегеннән зарлана.

Психика көйсезлеген дәвалаучы даруларга сорау артуны табиблар коронавирус пандемиясе тәэсире дип саный. Әлеге чир белән авырып терелгәннән соң, русиялеләр психиатрларга, неврологларга һәм психологларга ешрак мөрәҗәгать итә башлаганнар икән. Аннан тыш, экспертлар фикеренчә, күпләр читтән торып эшләү тәртибенә күчүгә бәйле рәвештә невроз һәм депрессия кичерә. Ковид йоктыру куркынычы да нервларны шактый какшата.

ФЕРМЕР ҖИРЕНДӘ ЙОРТ

«Бизнес Онлайн»: Март башыннан Русиядә берничә төрле яңа закон гамәлгә керә. Аларның берсе аграр тармакта эшләүче кече бизнес вәкилләре тарафыннан аеруча көтеп алынганы, дияргә мөмкин. Ул закон фермерга эшчәнлеген алып бара торган авыл хуҗалыгы җирендә торак йорт төзү мөмкинлеге бирә. Бер кишәрлек җирдә өч каттан артык булмаган һәм 500 квадрат метр мәйдандагы зурлыкка чаклы бер йорт төзергә рөхсәт ителә. Шуның өстенә, яңа төзелгән йорт мәйданы җир кишәрлегенең чирегеннән дә артык урынны биләргә тиеш түгел.

Шулай ук, Русиядә авыл хуҗалыгы җирләренең бердәм реестры барлыкка киләчәк. Аның ярдәмендә җир кишәрлекләрендәге үзгәрешләрне, авыл хуҗалыгы җирләре турындагы законнарның үтәлешен оператив күзәтчелек итү мөмкинлеге туа.

Комментарии