ОЧРАКЛЫЛЫК НАЧАР ТӘМАМЛАНГАН

ОЧРАКЛЫЛЫК НАЧАР ТӘМАМЛАНГАН

«Вечерняя Казань»: Казан дәүләт медицина университетының икенче курсында укучы Үзбәкстан гражданины Андрей Лагунинны, 23нче гыйнварда протест чарасында катнашкан өчен, Русиядән җибәрү карары чыгарылган. Элегрәк шушы ук сәбәп белән мәхкәмә аны 10 мең сумга штрафка тарткан булган инде. 19 яшьлек егет үзе бернинди урам чарасында да катнашмадым, ул урамга очраклы гына килеп эләктем, дип белдерә. «Каһвә эчеп утыра идем. Старосталар төркеменә «зачеткаларыгызны килеп алыгыз» дигән хәбәр җибәрделәр. Мин ерак түгел генә булгач, барып алыйм, дидем. Митинг буласын искә төшереп, Бауман урамын урап узарга уйладым, Кремль урамына мендем. Ләкин митингка чыгучылар да Кремль урамына чыккан икән. Минем алдан бер төркем полиция бара иде. Берсе минем арттан килгәнне күреп алды да, иптәшләренә әйтте, тотып, автозакка яптылар. Карышмадым, тагын да мөшкелрәк хәлгә төшәргә теләмәдем», – дип аңлата Андрей. Лагунин мөрәҗәгать иткән юрист Виктор Шабанов студентны илдән «уйлап табылган сәбәпләр буенча» җибәрәләр дип саный.

ТӨШЕРЕП КАЛДЫРЫРГА ЯРАМЫЙ

«РИА Новости»: Хәзер 16 яшьтән кечерәк балаларны билетлары булмаса да җәмәгать транспортыннан төшереп калдырырга ярамый. 7нче март көнне шундый канун гамәлгә керде. Кондукторларның «проездной»ны өендә оныткан, ә билет алырга акчасы булмаган үсмерләрне төнлә дә, бик салкын көннәрдә дә транспорттан төшереп калдыру очраклары арткач, шундый законга ихтыяҗ туган иде.

МАНЬЯК КҮПМЕ ГОНОРАР АЛА?

«Московский комсомолец»: Балигъ булмаган ике кызны урлап, берничә ел подвалда көчләп тотканы өчен (кызларның берсе ике тапкыр бала тапкан, көчләүче аларны торак йорт подъездларында калдырып киткән) 17 елга хөкем ителгән 70 яшьлек Виктор Мохов шушы көннәрдә иреккә чыкты. «Скопин маньягы» (туган ягы Рязань өлкәсе, Скопин шәһәре атамасы буенча бирелгән тәхәллүс), кесә тулы акча белән чыктым, дип мактанган булган. Башта 3 млн сум турында сүз чыккан иде әле. Аның хәтле үк булмаса да, алдамаган икән: төрмәдән чыгуга, бер федераль канал аны ток-шоуда катнашырга чакырган, 1,5 млн сум гонорар түләгәннәр. Бер Рязань матбагасы интервью өчен 350 мең сум биргән. Бу хәбәр интернетта таралгач, федераль телеканаллар бер-бер артлы: «Мохов катнашында бернинди тапшыру да әзерләнми», – дип аклана башлады. Гади укытучы яки табибларны мондый тапшыруларга чакырмыйлар, чөнки аларның хезмәте ток-шоу ясаучыларга кызык түгел. Бу сумманы җыю өчен аларга 10 ел эшләргә кирәк.

ДЕПУТАТНЫҢ ЧЫГЫМЫ КҮП

«Ura.ru»: «Бердәм Русия» әгъзасы Виталий Милонов ДәүДума депутатларының хезмәт хакын гадел дип әйткән. Хәзер алар аена 400-450 мең сум ала. Милонов сүзләренчә, парламентарийларның чыгымнары бик күп: ил буенча йөрисе, ярдәмчеләренә түлисе, сайлау кампанияләренә акча түгәсе бар. Депутатның хезмәт хакы эре компаниядә урта звено менеджерыныкы кебек, дигән ул. Депутатларның нинди фәкыйрь булуы турында пластинканы шулай вакыт-вакыт кабызып алалар. Хәтта хезмәт хакына гына яшиләр дип уйласаң да, депутатка бирелә торган өстенлекләрне исәпләмәсәң дә, алар ала торган акча илдәге уртача хезмәт хакыннан – 10, Казандагыдан – 11, Мәскәүдәгедән 5 тапкырга күбрәк.

Комментарии