«КҮЧМӘ» МӘЧЕТ

«КҮЧМӘ» МӘЧЕТ


«Казанферст»: Казандагы Җәмигъ мәчетенең кайда төзеләчәге мәгълүм булды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, мәчет Бишбалта бистәсендә төзеләчәк. «Җәмигъ мәчетен төзү өчен зур территория кирәк. Бишбалтада объектны кору өчен 16 гектар мәйдан бар. Алга таба, яр буен ныгытып, мәйданын тагын да зурайту – 20 гектарга җиткерү күздә тотыла. Җәмигъ мәчете елга аша шәһәргә килүче кунакларны каршылап, Казанның Русиядә ислам үзәге булып торуын гәүдәләндерәчәк», – ди ул. Искәртик, мәчетне элекке «Кырлай» паркы территориясендә төзү уеннан кире кайтканнар. Белгечләр әйтүенчә, биредә төзелеш алып бару кыен булачак. Бу урында Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу хөрмәтенә парк булдырылырга мөмкин.

ҖЫРЧЫЛАР УЙНАРГА ТИЕШ ТҮГЕЛ

«Интертат»: Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин бүгенге көн татар эстрадасының акчага корылуына риза түгел.

– Безнең кебек пенсия яшендәге җырчылар өчен теләктәшлек белдерү кирәк. Иганәчеләр яшьләргә булышырга тырыша. Әгәр дә ул талантлы, халыкчан, матур җырлаучы булса, хуп. Әгәр аның таланты юк икән, бер җырны бер атна буе яздырып, тавышын компьютердан «дөресләп», шул килеш, авызын ачып чыгып җырласа, бу – бер дә батмый инде, – дигән ул.

Мирсәет Сөнгатуллин фикеренчә, чын җырчы сәхнәгә чыгып җырларга тиеш, биергә дә, сөйләргә дә, уйнарга да тиеш түгел. «Элек концертны алып баручылар җырчыны, җырның исемен, авторларын игълан итә, ә җырчы бер сүз сөйләмичә чыгып җырлый иде. Анда инде җырчыга сүз калмый, ул чыга да җырлый. Җырчының бөтен уе җыр турында булырга тиеш. Монда ничек сикерим икән, дип, җырчы уйланырга тиеш түгел. Безнең чорда андый нәрсәләр юк иде. Мәскәү, Санкт-Петербургта спорт сарайларында зур концертларда Илһам абый, Әлфия апалар белән җырлаган булды, сәхнәгә чыккан бер җырчы да: «Шул җырны җырлыйм әле, авторлары – шул, шул», – дип әйтми иде. Бу эшне алып баручылар башкара иде», – дип искә алды ул.

ХИКМӘТЛЕ КАБЕРЛЕК

«Ватаным Татарстан»: Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылыннан биш чакрым ераклыкта, Татарстан белән Чувашстан чигендә үзенчәлекле каберлек бар. Монда Мөхәммәт, Зиннәт һәм Гыйният исемле өч кеше җирләнгән. Әлеге каберлек бик хикмәтле икән. Аның тарихын Гомәр Хәялиев сөйләгән:

– Әлеге егетләр күрше-тирә авылдан булганнар. Безнең авылга килеп, хуҗалык көтүе көткәннәр. Көннәрдән бер көнне көтүдән бер-бер артлы атлар югала башлаган. Әлбәттә инде, авыл халкы шунда ук көтүчеләрдән шикләнә. Алары исә үз гаепләрен кире кага. Тик безнең авыл халкы элек-электән үк бик усал, зәһәрлеге белән дан тоткан була. Һәм монда бер генә җинаять тә җәзасыз калмаган. Ул вакытта да егетләрнең ай-ваена карамыйча, бар халык – бала-чагасы, карт-коры каршында көтүчеләрне таяклар белән кыйнап, җәзалап үтерәләр. Тик, кызганыч, бу зур гаделсезлек була, чөнки бер-ике көннән соң югалган атлар табыла. Аларны күрше авыл зираты коймасына бәйләп куйган булалар. Бу эшне кем кылгандыр, ул чагында да, аннан соң да ачыклый алмыйлар. Тик өч егетнең гомере менә шулай бер гөнаһсызга кырыла.

Гомәр бәян иткән бу вакыйга 1919нчы елда була. Атлар табылгач, халык бик үкенә. Егетләрне бар шартын туры китереп җирлиләр. Һәм бүгенгә чаклы каберлекне кадерләп карап, тәрбияләп торалар. Биредә хәтта махсус элмә такталары да куелган. Анда егетләрнең исемнәре һәм кайсы авылдан булулар язылган. «Законсызлык корбаннары. Авыр туфракларыгыз җиңел булсын!» – дип язылган. Озак вакыт яңгыр яумаса, яки авылга берәр бәла-каза килсә, яки нинди дә булса зур вакыйга көтелсә, өлкән яшьтәге апа-абыйлар шунда барып, дога кылалар, мохтаҗларга сәдака бирәләр икән. Һәм, ни хикмәт, авыл халкы әйтүенчә, шунда барып кылган теләкләрнең күпчелеге чынга аша, ди. Яңгыр сорасалар – яңгыр ява, тынычлык сорасалар, тынычлык иңә, ди.

ХӘВЕФЛӘР САНЫ АРТАЧАК

«Матбугат.ру»: Татарстанда давыллар һәм өермәле җилләр тагын да күбрәк булачак. Климат үзгәрү белән Татарстанда куркыныч табигать күренешләре саны артачак. Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев шулай дип белдерде. Ул аңлатканча, республикада климат үзгәрә. Шул рәвешле, давыл, боз һәм өермә кебек катаклизмнар ешрак кабатланачак. Татарстанда булган ахыргы давыл да бик җылы һәм дымлы һава массасының республикага килүе белән аңлатыла.

– 2018нче елда да шундый ук хәл булган иде. Ул вакытта көчле җил каен урманын ботарлап атты. Мондый күренешләр локаль рәвештә ел саен диярлек барлыкка килә. Кызганыч, климат үзгәрү белән аларның саны артачак», – дип билгеләп үтте эксперт.

ЯЛГЫЗ АТАЛАРГА – АКЧА

«Вечерняя Казань»: Русия Президенты Владимир Путин аталарның алимент таләп итү хокукы турындагы законны имзалады. Хәзер туганнан алып өч ел дәвамында ялгызы гына бала караучы ата кеше хатыныннан алимент таләп итә ала.

Яңа закон Русия Гаилә кодексына үзгәрешләр керткән. Элек мондый хокук хатын-кызларда гына иде. Дәүләт Думасында хатын-кызларга гына алимент алу хокукы бирелүне намуссыз гамәл, дип саныйлар, чөнки «аналарның күбесе фәкать түләүләр алу өчен генә балаларны «тәрбиялим» дип кылана».

БӘЙРӘМ ИТҮ – ЯЛ ИТҮ ТҮГЕЛ

«Өмет»: 8нче август көнне Башкортстанда Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко катнашлыгында брифинг үтте. Анда Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин һәм Русиянең берничә төбәгеннән Сәламәтлек саклау министрлары катнашты. Айрат Рәхмәтуллин Башкортстанда эчкечелеккә каршы көрәш турында сөйләде: «Бездә «Аек авыл» проекты да эшли: ул ярыш рухында дәвам итә. Җиңүчеләргә акчалата бүләк бирелә. Авыллар аны нәрсәгә тотарга кирәклеген үзләре хәл итә – трактор сатып ала алалар, яшәгән урыннарын бизи алалар».

Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко илебезнең төрле төбәгендә хәмергә карата төрле караш яши, дип белдерде. Яшел еланга каршы көрәштә Башкортстан белән Якутиянең уңай мисалын китерде.

«Бәйрәм, ял, аракы сүзләрен синоним ясарга кирәкми. Алар нык аерылып тора», – дип йомгаклап куйды сүзен министр.

МӘКТӘПЛӘРДӘ УРЫН ЮК

«Бизнес Онлайн»: Казан шәһәре янындагы Көек авылында яшәүче ата-аналар Владимир Путинга ике мөрәҗәгать яздырган. Алар президенттан мәктәп сорый. Авылда «Алгоритм» дигән бер лицей бар инде. Тик урын җитмәү сәбәпле, анда 323 баланы укырга кабул итүдән баш тартканнар (шуларның 176сы – беренче класска баручылар). Ата-аналар әйтүенчә, балалар бакчасына чиратта 1700 сабый тора. Беренче мөрәҗәгать чыкканнан соң, хакимият 323 балага «Алгоритм» лицеенда урын тапкан (белем бирү йортында җәмгысы 700 укучы укыячак). Ләкин ата-аналарны бу гына тынычландырмаган. Киләсе елда мәктәпкә баручылар кабат урын җитмәү проблемасы белән очрашачак, дип борчыла алар.

ПЛАСТИК ОПЕРАЦИЯ НАЧАР ТӘМАМЛАНГАН

«Baza» телеграм-каналы: 36 яшьлек Елена исемле хатын Пятигорскида пластик операция ясатырга дип хирург өстәленә яткан һәм хәзер беренче дәрәҗә комада. Аның баш мие бөтенләй диярлек активлыгын югалткан, сулавы да, туклануы да – көпшә аша. Елена дәвалаучы табибы киңәше белән, күз кабакларына операция ясатырга булган. Пятигорск шәһәрендә клиникада барлык кирәкле анализларны тапшырган. Табиблар операция ике сәгатьтән дә озак бармас дип ышандырган. Ләкин операция башланып ярты сәгать үтүгә, Еленаның хәле кисәк начарайган, канында кислород кимегән, анафилактик шок башланган һәм йөрәге туктаган. Табиблар реанимация үткәреп, пластик операцияне дәвам иткән. Еленаның туганнарына бернинди куркыныч хәл дә булмады, дарулар ярдәмендә комага кертеп тордык, тиздән аңына килер, дигәннәр. Тик хатын аңына килмәгән. Туганнары, Еленаның шундый хәлдә калуына табиблар хатасы сәбәп булган, ди. Алар Росздравнадзор, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Тикшерү бара.

«Казанферст»: Казандагы Җәмигъ мәчетенең кайда төзеләчәге мәгълүм булды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, мәчет Бишбалта бистәсендә төзеләчәк. «Җәмигъ мәчетен төзү өчен зур территория кирәк. Бишбалтада объектны кору өчен 16 гектар мәйдан бар. Алга таба, яр буен ныгытып, мәйданын тагын да зурайту – 20 гектарга җиткерү күздә тотыла. Җәмигъ мәчете елга аша шәһәргә килүче кунакларны каршылап, Казанның Русиядә ислам үзәге булып торуын гәүдәләндерәчәк», – ди ул. Искәртик, мәчетне элекке «Кырлай» паркы территориясендә төзү уеннан кире кайтканнар. Белгечләр әйтүенчә, биредә төзелеш алып бару кыен булачак. Бу урында Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу хөрмәтенә парк булдырылырга мөмкин.

Комментарии