ЕФРЕМОВ ГАЕБЕН ТАНЫМЫЙ

ЕФРЕМОВ ГАЕБЕН ТАНЫМЫЙ

«Газета.ру»: Танылган актер Михаил Ефремовның 8нче июнь кичендә Мәскәү уртасында юл һәлакәте ясавы турында язган идек. Лаякыл исерек Ефремов юлны аеручы полосаны кисеп чыгып, каршыга килүче машинага бәрелә, аның йөртүчесе һәлак була. Ефремов гаебен танымады, шулай да: «Авариядә минем машинам катнашкан, шуңа күрә мин зыян күргән якка компенсация түләргә әзер», – диде. Юл казасына эләккән машина Ефремовныкы булгач, бөтен видеоларда да исерек артист үзе күренгәч, рульдә кем булган соң? «Автомобиль белән марсианнар яисә явыз көчләр идарә итте микәнни?» – дип шәрехләмә биргән иде бу уңайдан зыян күргән якның адвокаты Александр Добровинский. Ефремовның адвокаты Эльман Пашаев исә: «Адвокатның эше – дәлилләр җыю. Мин шуның белән шөгыльләндем дә, актерның гаепле булмавын раслый торган җитәрлек дәлил тупладым. Юл һәлакәте вакытында Ефремов бернәрсә дә хәтерләмәгән. Беләсез бит инде, ул лаякыл исерек булган», – дип белдергән. Юл казасын тикшерү эше 6нчы июльдә төгәлләнгән иде, тикшерүче соравы буенча, материаллар белән танышу билгесез вакытка кичектерелгән. Актерга 5 елдан алып, 12 елга кадәр колония җәзасы яный.

«НУЛЬЛӘШҮ» ДӘВАМ ИТӘ

«Baza»: «Нульләшү» дип көлгән идек, көлке куа килә, ди. Июнь азагында Мордовиянең Рузаев хәрби комиссариатына армиягә җибәреләсе егетләр кабул ителгән. Аларны гаскәрләргә бүлгәннәр, тик алып китүче булмаган. Нәтиҗәдә, хәрби комиссариатта җыелган армиягә китәсе егетләрнең саны 44кә җиткән, сыймый башлагач, аларны Саранскидагы ДОСААФ бүлегенә күчергәннәр. Ә анда чир таралган. 5нче июльдә берничә егетне, коронавирус түгелме икән, дип шикләнеп, больницага алып киткәннәр, калганнарны карантинга япканнар. Хикмәт шунда: язгы чакырылыш 15нче июльдә тәмамлана, әгәр бу егетләр шуңарчы хезмәт итә башламаса, аларның сроклары «нульләшәчәк», ягъни әлегәчә хәрби комиссариатта ятулары исәпкә алынмаячак – көзге чакырылышка калачаклар.

Комментарии