ҖӘЙГЕ ОЛИМПИАДА – КАЗАНДА?

«Неудаща» телеграм-каналы: Спорт арбитраж суды (CAS) Русиягә салган санкцияләрнең 2022нче елда вакыты чыга. Чикләүләрнең бер өлеше Русиянең үзендә Дөнья чемпионатларын һәм Олимпия уеннарын уздыруга дәгъва кыла алмавы турында иде. Димәк, санкцияләр эшләүдән туктагач, дөнья күләмендә берәр спорт чарасы үткәреп, безнең илдә дә гадел спорт булуын күрсәтергә форсат туа дигән сүз. Футбол буенча Дөнья чемпионатын һәм Кышкы Олимпия уеннарын чагыштырмача күптән түгел генә оештырдык. Ә менә Җәйге Олимпиаданың Русиядә күптән булганы юк. Аны уздыру өчен бөтен шартлар булган ике шәһәр бар бездә. Беренчесе – Мәскәү. Икенчесе – Казан. Татарстан башкаласында 2013нче елгы Универсиадага төзелгән корылмалар да искерергә өлгермәде әле. Су спорты төрләре буенча, Футбол буенча Дөнья чемпионатлары үткәрү өчен төзелгәннәре дә тора. Шушы көннәрдә республика Хөкүмәтендә Казанда Олимпия уеннарын оештыру идеясе яңгырады да инде. Русия Спорт министрлыгы, әгәр чынлап та шундый нияте булса, Татарстанга терәк булачагын белдерде. Ният булса да, 2036нчы елгы Олимпиадага гына дәгъва кылырга мөмкин инде.

АКЧА ӨЛӘШӘЛӘР

«BAZA»: Германиядә 122 кешегә 105әр мең сум акча өләшкәннәр. Бу бернинди дә социаль ярдәм программасы түгел. Җирле коммерцияле булмаган бер оешма шартларсыз керем буенча эксперимент уздырып карарга уйлаган. Июнь аеннан башлап, киләсе өч ел дәвамында һәр кешегә ай саен 1200 евро түләп барачаклар. Бу акчадан салым алынмый, аны кире кайтарып бирәсе дә булмый. Экспериментта катнашырга ике миллион кеше теләк белдергән булган, шулар арасыннан 122 бәхетлене сайлап алганнар. Алар фәкыйрьләр генә түгел, төрле социаль катлам вәкилләре. Гаризаны һәр балигъ булган Германия гражданины бирә алган. Сынау нәтиҗәсе буларак, оештыручылар өстәмә 1200 евроның кешегә ничек йогынты ясавын ачыкларга тели: күңел ачуга тотарлармы, әллә хәйриягәме, мәсәлән. Экспериментта катнашучыларның чәч үрнәкләрен алып, акча булганда стресс гормоны дәрәҗәсе ничек үзгәрә икәнен дә тикшерәчәкләр.

ӨЙДӘН ТОРЫП КАТНАШЫП БУЛАЧАК

«Кызыл таң»: Дәүләт Думасы суд утырышларын дистанцион уздыру турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Шулай итеп, судта электрон документлар куллану тәртибе камилләштерелә һәм утырышларда читтән торып катнашу мөмкинлеге бирелә. Дәгъвачылар, җавап тотучылар һәм шаһитләр веб-конференция процессларында телефон, планшет яки компьютер ярдәмендә катнаша алачак. «Гражданлык, административ яки җинаять эшләре белән очрашкан кешеләр белә: алар озак карала, еш кына берәр катнашучы килмәве аркасында утырыш кичектерелә. Ә бит кешеләр, эшләрен ташлап, чыгымланып, ерактан ук килә. Монда судьяларны гаепләргә ярамый, алар процессның барлык катнашучыларын тыңларга тиеш. Закон кабул ителгәч, судларга даими бару белән бәйле проблемалар да бетәчәк, эшләрне оператив рәвештә карап булачак. Кеше өйдән чыкмыйча гына, судка гариза бирә, видеоэлемтә буенча утырышта катнаша, эш материалларын өйрәнә һәм суд карарларын ала алачак», – ди Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров.

Комментарии