ТЕРРОРИСТИК ДИП ТАБЫЛДЫ

ТЕРРОРИСТИК ДИП ТАБЫЛДЫ

«Ведомости»: Казанның 175нче гимназиясендәге атыштан һәм белем бирү йортларында булган башка һөҗүмнәрдән соң, Русия Югары суды Генпрокуратураның таләбен канәгатьләндерде һәм «Колумбайн» хәрәкәтен террористик дип таныды. Хәзер аның төрле формалары Русиядә тыелган санала. Колумбайн – АКШның Колорадо штатындагы мәктәп исеме. 1999нчы елның 20нче апрелендә өлкән класс укучылары Эрик Харрис белән Дилан Клиболд мәктәпкә корал алып килеп, 13 кешене атып үтергән, 37 кешене яралаган иде. Шуннан соң мондый һөҗүмнәрне «Колумбайн» дип атау гадәткә керде. Террористик оешманы оештырган яки аның эшчәнлегендә катнашкан өчен җинаять җаваплылыгы, хәтта гомерлеккә иректән мәхрүм итүгә кадәр каралган. Дөрес, «Колумбайн» дигән аерым берләшмә яки оешма юк. Шуңа күрә аны нинди контекстта телгә алуга карап, кисәтү дә, җинаять җаваплылыгы да янарга мөмкин.

СТУДЕНТЛАРНЫ КИМСЕТКӘН

«Mash Iptash» телеграм-каналы: Казан медицина университетында студентларны кимсеткән өчен биология фәннәре докторы, гистология кафедрасы доценты Гөлнара Шәймәрданованы эшеннән куганнар. Икенче курс студенткасы Дана Лоцких 18нче гыйнвар көнне имтихан биргәндә булган вакыйганы видеомөрәҗәгать итеп чыгарган иде. 2020нче елда кызның ияге биш урыннан сынган булган, физик кимчелеге күренеп торган. Укытучы аның зачеткадагы элекке фотосын күргәч, «иягең генә түгел, баш миең дә авышкан» дигән. Аудиториядә хиҗаплы кызга да бәйләнгән. Бер сорауга җавап бирә алмаганы өчен: «Син бөтен мөселманнарны хур итәсең. Бөтен милләтне. Хиҗабыңны сал», – дигән. Дана елый башлагач, ул аны «елама, пластика ясатырсың да бетәр» дип «юаткан». Гөлнара Шәймәрданова 30дан күбрәк хезмәт авторы, чит илләрдә хезмәтләре чыга, 2013нче елда арка миен регенерацияләвен уйлап тапкан өчен диплом да алган. Ягъни эшендә зур белгеч. Әмма, аңлашылганча, студентлар белән эшли белми. Бу вакыйгадан соң университетта тикшерү башлана, шушы һәм башка студентларны кимсетү фактлары ачыклангач, укытучыны эштән куалар.

«МАЙМЫЛНЫ ҖИҢДЕРӘ КҮРМӘГЕЗ!»

«Тайга.Инфо»: Новосибирск шәһәрен Русиянең 2022-2023нче елларда Яңа ел башкаласы итеп билгеләделәр. Шул уңайдан шәһәр зоопаркы Яңа ел талисманын сайлау буенча тавыш бирү оештырган. Биш катнашучы булган: Саян исемле ак барс, манул Айшә, орангутан Бату, амур юлбарысы Макс һәм ак аю баласы Шилка. Шәһәр халкының бу тавыш бирүгә әллә ни исе китмәгән, ул үз көенә дәвам иткән. Маймыл Бату артта барган. Моңа кайбер җирле журналистлар һәм Новосибирск шәһәр советының оппозициядәге депутатлары игътибар иткән, орангутан өчен тавыш бирегез, дип сораганнар. Һәм халык аларны тыңлаган, тавышларын маймыл өчен бирә башлаган. Ләкин бу Себер федераль округында президентның вәкаләтле вәкиле аппаратында утыручыларга ошамаган. Мэриядән «маймылны җиңдерә күрмәгез» дип сораганнар. Шуннан соң тавыш бирүдә гаҗәп рәвештә ак аю баласы алдырып киткән. Шулай итеп, Бату исемле орангутан уйнап башланган сайлауда сәяси фигурага әйләнгән дә куйган. Ул янә аюны узган, 39,39 процент тавыш җыеп, җиңү яулаган. Зоопарк тавыш бирү «сәяси фарс»ка әйләнде дип белдергән һәм туктатырга булган, нәтиҗәсен гамәлдән чыгарган. Яңа ел талисманы белән нәрсә буласыдыр, әлегә билгесез.

ЯШӘҮ МИНИМУМЫНА КАГЫЛЫРГА ЯРАМЫЙ

«Российская газета»: 1нче февральдән банклар бурычларын түләмәүчеләрнең хисабыннан акча тотып калганда, анда яшәү минимумына тигез сумманы калдырырга тиеш була. Ягъни яшәү минимумы «кагылырга ярамый торган» акча санала. Ләкин бу кагылгысызлык автоматик рәвештә билгеләнми. Банк хисабында яшәү минимумы күләмендә акчага тимәсеннәр өчен, суд приставларына гариза язарга кирәк була. Әгәр балалар булса, күбрәк сумманы да калдырырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Моны суд аша хәл итәсе. Кайбер категория кешеләргә, мәсәлән, алимент түләүчеләргә, әхлакый зыянны капларга тиеш затларга, шулай ук административ һәм суд штрафлары салынганнарга яшәү минимумын саклау турындагы яңа норма кагылмый.

САН СУГЫЛГАН ЭШЧЕЛӘР

«Коммерсантъ»: «Чаллы-МПК» оешмасында һәр хезмәткәргә билгеле бер сан биргәннәр, бу хезмәт хакын төгәлрәк санау өчен кирәк, ди. Әлеге система «Маттлер» дип атала. Компьютер хезмәткәрләрнең башлыгында язылган саннарны «укып», кемнең ничек эшләгәнен «күзәтеп» барачак, шулай итеп һәр эшчегә индивидуаль бәяләмә бирәчәк икән. Холдингның матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, нинди нәтиҗәлелектә эшләвен хезмәткәр үзе дә, җитәкчеләр дә онлайн режимда карап бара алачак. Махсус программа шуның буенча хезмәт хакын исәпләячәк.

Комментарии