Хуш, Голландия!

Хуш, Голландия!

«Лента.ру»: 1нче гыйнвардан Голландия дигән ил рәсми рәвештә «юкка чыкты». Хәзер ул Нидерландлар дип кенә аталачак. Моңарчы ике атама да кулланыла иде. «Голландия» дигәч, туристлар күзе алдына наркотиклар һәм секс-индустрия чәчәк аткан ил килә, шуңа күрә бу атамадан тулысынча баш тартабыз, дип аңлаткан моны дәүләт хакимияте. Нидерланд сыры, нидерланд футболы, оча торган нидерландец дип сөйләшәсе була торгандыр инде хәзер.

20 мең сумлык тәмәке

«Baza»: Италиядән Мәскәүгә кунакка килгән турист 20 мең сумлык тәмәке тарткан. Бер сигарет турында сүз бара! Бактың исә, бу турист, тротуарда туктап, тәмәке тартып алырга булган. Бессмертный фамилияле полиция хезмәткәре, җәмәгать урынында тартып торучыны күреп, тизрәк аның янына ашыккан. Һәм: «20 мең сум штраф түләсәң, беркетмә төзеп тормыйм», – дигән. Куркып калган турист штрафын түләгән дә тизрәк китү ягын караган. Эшне аның русияле дуслары «бозган»: дөрес эшләмәгәнсең, дип, туристны полициягә гариза язарга алып киткәннәр. Бессмертныйга карата җинаять эше ачылган.

Авылны сатуга куйган

«РИА Новости»: Красноярск краеның Идрин районындагы Васильевка авылын кешеләре-ние белән сатуга куйганнар. НТВ мәгълүматлары буенча, 1980нче елларда әлеге авылны торгызу өчен бер эшмәкәргә биргән булганнар, соңрак ул бу җирләрне чикләнмәгән вакыт файдалана ала торган итеп рәсмиләштергән. Ә хәзер 45 хуҗалык һәм терлекчелек комплексы булган шушы авыл җирен сатуга куйган. 20 млн сум акча сорый, ди. Ә кешеләрен кая куясы, дип сорагач, бизнесменның вәкиле: «Авыл җирен сатып алган кеше үзе хәл итәчәк, кешеләрне өйләреннән куып та чыгара алачак», – дип җавап биргән. Район хакимияте халыкны: «Җир кодексына үзгәрешләр керде. Хәзер юллар да, урманнар да, торак пункт та эшмәкәрнеке була алмый. Димәк, ул авылны сата алмый», – дип тынычландырган.

«Язасын язып бетердек»

«Интертат»: «Ирләр инде язасын язып бетерде дип саныйм мин. Безнең иң укыла торган әсәрләребез революция, сугыш, аннан колхозлашу чоры турында, кулаклар, сөргенгә сөрү, 1937нче елгы репрессия, Ватан сугышы, Чечня, Әфган сугышлары турында — ирләр язып бетерде инде бу әйберләрне. Хәзер нәзәкатьле, ягымлы хатын-кыз әдәбиятына калабыз әкрен генә. Бәлки, ул яхшыгадыр, чөнки җәмгыятьтәге агрессияне хатын-кыз гына сүндерә ала» (язучы-сатирик Камил Кәримов).

Комментарии