ОМИКРОН ВИРУСМЫ, КЛИНИКАМЫ?

ОМИКРОН ВИРУСМЫ, КЛИНИКАМЫ?

НГС: Русиядәге «Омикрон» исемле клиникалар челтәре башлыгы Александр Падар Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасын судка биргән. Ул коронавирусның яңа штаммын «Омикрон» дип атауга каршы. Эшмәкәр фикеренчә, яңа штаммның атамасы офтальмология клиникалар челтәре исеме белән тәңгәл килүе компаниянең эшлеклелек абруена кырын суга. Шунлыктан Падар короновирусны һәм башка инфекцияләрне «Омикрон» дип атауны тыюны таләп итеп, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Русиядәге вәкиллеге өстеннән судка шикаять тапшыра.

Шикаятьнең эчтәлегендә күрсәтелгәнчә, Александр Падар клиникаларын рекламалау өчен бик зур суммада акчалар сарыф иткән. Элек интернет челтәрендәге эзләгечләргә «омикрон» дип язгач, медецина учреждениесенә сылтамалар чыккан булса, хәзер коронавирус турында белешмәләр тула икән. Шуның аркасында компания зур акчалар югалтырга мөмкин, дип саный Падар.

Эшмәкәр яңа штамм атамасын тыю белән генә чикләнмичә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан короновирус белән бәйле булган барлык документлардагы «омикрон» сүзен бетерүне дә таләп итә. Судка биргән өчен түләнә торган 6 мең сум күләмендәге дәүләт пошлинасы чыгымнарын да каплауны сорый.

ПРИВИВКАЛАРНЫ БУТАГАННАР

«Бизнес Онлайн»: Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә ике сабыйга ялгыш коронавирустан прививка ясаганнар. Дифтерия, столбняк, коклюш һәм В гепатитына каршы комбинацияле прививка ясыйсы урынга, Pfizer препараты кадаганнар. Вакцина ясаганнан соң ике айлык кыз һәм дүрт айлык ир баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар. Чөнки нарасыйларның хәлләре авырая: тән температурасы күтәрелә, кыз бала укшый башлый.

Хастаханәдә һәр ике тәүлек саен сабыйларның кан анализын алып, электро-кардиограммалар ясап тикшереп торалар.

Прививкаларны бутаган шәфкать туташы вакытлыча эштән читләштерелә, аңа карата нинди чара күреләсе тикшерү нәтиҗәләреннән соң билгеләнәчәк.

Алдан Вьетнамда, шулай ук ялгышлык белән, 18 нарасыйга коронавирустан вакцина ясаганнар иде. Ул очракта да сабыйларның күбесенең температуралары күтәрелде, укол кадаган урын кызарып, бераз шешенүе күзәтелде.

КОВИДТАН САКЛАУЧЫ САГЫЗ

РБК: АКШның Пенсильван университеты галимнәре короновирусның таралуын чикләргә сәләтле сагыз уйлап тапканнар. Аның нигезен ACE2 аксымы тәшкил итә икән. Яңалык авторларының берсе, галим Генри Дэниелл фикеренчә, вирус селәгәйдә тиз үрчи, ә мондый сагыз ул процессны чикләргә ярдәм итәр иде.

– Вирус белән зарарланган кеше төчкергәндә, йөткергәндә яки сөйләшкәндә вирус кисәкчәләре тышка чыга һәм башка кешеләргә йогарга мөмкин. Ә сагыз авыз куышлыгындагы вирусларны үтерә. Бу коронавирус чире таралуына каршы бик гади һәм нәтиҗәле көрәш ысулы, – дип ассызыклый галим.

Коронавируслы пациентларның селәгәйләрендә сынау күрсәткәнчә, сагызга куша торган препарат вирусны таба алмаслык дәрәҗәдә юкка чыгара. Хәзер тикшерүчеләр яңа сагыз белән клиник сынаулар үткәрү өчен рөхсәт алырга җыеналар.

БУРЫЧЫҢ БУЛСА, ИШЕГАЛДЫ ЧИСТАРТ

«360tv.ru»: Русия ДәүДумасының төзелеш һәм торак-коммуналь хезмәтләр Комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотнева бурычлыларга «дворник» булып эшләргә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, шул рәвешле ишегалдындагы кардан арыну мөмкин булыр иде.

– Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар арасында төрле кеше бар. Кемдер бары тик вакытында түләргә оныта, ә кемнеңдер акчасы юк. Соңгылар өчен бурыч хисабына «дворник» булып эшләп алу – проблеманы уңай хәл итүнең бер юлы булыр иде, – ди депутат. Аның үрнәк мисалы Мәскәү шәһәре тарихында булган инде.

ТАТАРСТАН 15нче УРЫНДА

«Известия»: Гражданлык җәмгыяте үсеше фонды тикшеренүләре буенча, Мәскәү иң югары социаль-икътисади үсешкә ирешкән төбәк булып чыккан. Аннан кала исемлекне Ямал-Ненец автономияле округы һәм Төмән өлкәсе дәвам итә. Ханты-Мансийск автономияле округы, Санкт-Петербург, Ленинград һәм Чиләбе өлкәләре, Якутия һәм Курск, Приморск төбәкләре дә беренче унлыкка керә. Ә Татарстан 15нче урынны биләгән.

Икенче төр күрсәткеч – банк кредитлары буенча иң зур бурычлыларга килгәндә, исемлек башында Калмыкия, Тува һәм Курган өлкәләре тора. Татарстан исә, бу исемлектә дә 15нче урында. Ниндидер тотрыклылык сизелә дияр идең. Әмма республикада яшәүченең уртача бурычы быел 69 мең сумга арткан һәм хәзер һәр татарстанлының банклар алдында әҗәте 326шар мең сум белән исәпләнә.

 

Росстат статистикасы  хакимият тараткан мәгълүматтан аерылып тора

«Азатлык» (Русиядә «ЯТ АГЕНТ» дип танылды). Татарстанда октябрьдә таҗлывирустан үлүчеләрнең саны ике тапкырга артып, 2,7 мең кешегә җиткән, дип яза «Коммерсантъ» Росстатка сылтама белән. Шул ук вакытта, рәсми рәвештә вирус нибары 120 кешедә генә табылган булган. Басма Татарстанның гомуми үлем-китем арту ягыннан лидерлар рәтендә булуын да искәрткән – республикада бер ел эчендә үлүчеләр саны 1,5 тапкырга арткан.

Росстатның сентябрь ае өчен статистикасында, вирус 1,5 мең кешенең үлемендә төп сәбәп булып торган, диелә. Шул ук вакытта рәсми рәвештә COVID-19ны 78 үлүчедә генә тапканнар. Сентябрь нәтиҗәләренә караганда республикада үлем-китем узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 43 процентка, ике ел элеккеге белән чагыштырганда 65 процентка үскән.

Белгечләр Русия хакимиятенең рәсми статистикасы күп сораулар тудыруын белдерә һәм аны шик астына куя.

Комментарии