- 07.09.2021
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2021, №35 (8 сентябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Ватаным Татарстан»: Русия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус һәм башка куркыныч инфекцияләр таралуга каршы көрәшкә 2 миллиард сум бүлү турында боерык имзалады. Акча хөкүмәтнең резерв фондыннан алыначак. Аның бер өлешенә (223 млн сум) зур шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда ПЦР-үзәкләр булдырылачак. Мондый үзәкләр шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Түбән Новгород, Чиләбе, Омск һәм Самарада ачылачак. Хөкүмәт акчасы шулай ук биохимия, йогышлы авыруларны ачыклау, мониторинглау һәм чир китереп чыгаручы вирусларны билгеләү тармагында эшләр алып бару өчен 4 лабораторияле корпус булдыруга тотылачак.
КӨНЧЫГЫШТА ТӨЗЕЛӘ БЕР ШӘҺӘР – СПУТНИК ДИЛӘР...
«РИА Новости»: Русиядә яңа шәһәр төзеләчәк һәм безнең көннәрнең иң популяр сүзе белән – Спутник дип аталачак. Шул хактагы килешүне Көнчыгыш икътисад форумында имзаладылар. Яңа шәһәр Владивостоктан
ТУГЫЗ ЕЛ УКУ ДА ҖИТӘ
URA.RU: Русиянең атказанган укытучысы, тарихчы Александр Снегуров мәктәптә укуны 11 елдан 9 елга калдырырга тәкъдим итә. «Озак уку үсмерләрнең җелеген суыра. 11нче класска җиткәннәргә карыйсың: хәлдән тайганнар, ачулылар. Гомумән, мәктәптә соңгы ике ел белем алу түгел инде ул, йә «көтү залы»нда утыру, йә репетитордан репетиторга йөгереп йөрү», – ди ул. Шулай ук укыту программасын да яңадан карап чыгарга кирәк, ди. «Укуны 9 класска калдыргач, программаның калган өлешен алып атабыз түгел. Нәрсәнедер берләштерергә, нәрсәнедер кыскартырга, шул рәвешле нәтиҗәлерәк итәргә була», – ди Снегуров.
Комментарии