Кыйммәтле Сабан туе

Кыйммәтле Сабан туе

«Вечерняя Казань»: Татарстанның Мәдәният министрлыгы республика артистларының чит илләрдә узачак Сабан туйларында чыгыш ясавы өчен 8,9 млн сум тотарга әзер – шул хактагы тендер дәүләт сатып алулары сайтына куелган. Бу сумма узган елгыдан ике тапкырга күбрәк. Республика бюджетыннан тагын 9,1 млн сумны Русия төбәкләрендәге Сабан туйларында чыгыш ясаучы артистларга тотарга ниятлиләр. Кем әйтмешли, кемдер Парижда җырлый, кемдер Ухтада бии. Новосибирскида узачак федераль Сабан туена Татарстан бюджетыннан тагын 5,2 млн сум бүленгән.

Хәзер законлы рәвештә ярый

«Бизнес Онлайн»: Русиядә яңгыр һәм кар яуганда, суыклар булганда асфальт җәюне рәсми рәвештә рөхсәт итәчәкләр. Моны яңа ГОСТка кертергә җыеналар. Бик көчле яңгыр белән көчле җил бергә булганда гына асфальт салырга ярамаячак.

Президентның хатыны баерак

«Азатлык» радиосы. Татарстан Президенты хатыны Гөлсинә Миңнеханова 2018нче елда иреннән 18 тапкыр күбрәк акча эшләгән. Бу республика президенты сайтында чыккан декларациядән күренә. Аның былтыр еллык кереме 155 млн сум тәшкил иткән. Рөстәм Миңнехановныкы — 8,5 млн сум тирәсе.

Хиҗаб канунсыз

«Азатлык» радиосы. Пензаның 20 мәктәбе прокуратура таләбе белән мәктәп формасы турында кагыйдәләргә хиҗап киюне тыючы бүлек керткән. Шулай ук мәктәпләрдә эшләүче 12 зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

2016нчы ел ахырында Мордовиянең Азюрка авылы мәктәбендә яулык тыю белән бәйле бөтен Русиягә шау-шу купкан иде. Мәктәп мөдире укытучыларга яулыктан йөрүне тыйды.

Мөслимәләргә басым булганда Татарстан башта дәшми торды, читтән күзәтте. Аннары инде Дөнья татар конгрессы татар укытучыларының яулык бәйләү хокукын яклап чыкты. Русия мөфтиләр шурасы, Татарстан Диния нәзарәте дә мөслимәләрне яклап белдерүләр ясады. Шул ук вакытта Русия диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин яулык мәсьәләсен артык куертмаска да чакырды. Русия мәгариф министры Ольга Васильева Мордовиянең Азюрка авылында мөслимәләргә яулык бәйләүне тыюны хуплавын белдергән иде. Министр сүзләренчә, тирәнтен ышанган кешеләр дини атрибутиканы беренче урынга куярга тиеш түгел, бигрәк тә мәктәптә. Моның белән Чечня башлыгы Рамзан Кадыров килешмәде һәм ул ачыктан-ачык Васильева белән бәхәскә керде һәм мөслимә яулыксыз, хиҗапсыз йөри алмый, дип кырт кисте.

Мөслимәләр мәхкәмәдә җиңеп чыкты, әмма адвокатлар бу вакытлыча җиңү, басым киләчәктә дә булырга мөмкин дигән иде.

Комментарии