БЕР МИЛЛИ УНИВЕРСИТЕТ БЕЛӘН ГЕНӘ БУЛМЫЙ

БЕР МИЛЛИ УНИВЕРСИТЕТ БЕЛӘН ГЕНӘ БУЛМЫЙ

«Яңа Гасыр» телеканалы, «Ком сәгате» тапшыруы: «Милли университет кирәк, әлбәттә. Әмма бер милли университет кына безнең татар милләтен коткарып кала алмас. Мисал өчен, мин мәгариф министры булган чорда ел саен 30 мең бала татар мәктәбен тәмамлый иде. Без аларның күпмесен ала алабыз? Бер меңе – монда, ике меңе – тегендә. Шул 5-6 меңнән дә артык ала алмыйбыз. Димәк, безнең югары уку йортлары да татарча төркемнәрне хәзерләвен дәвам итәргә тиеш. Шулар булганда, татар мәктәпләрен тәмамлаучылар югары белемнәрен үз телендә алачак. Һәм милләтебезнең белемле квалификацияле кадрлары артачак. Менә шулай итеп, без милләтне, халкыбызның киләчәген саклый алырбыз» (Татарстанның элекке мәгариф министры, профессор Васил Гайфуллин).

«БӘГЫРЬЛӘРНЕ ӨЗЕП КАЛДЫРДЫ…»

Роберт Миңнуллинның кызы Таңсылу инстаграмда әтисе турында язды: «Хәлең ничек, Әти?!» – дисәң, гел: «Ярый гына әле болай» йә «ничауа» дия иде. Гомергә зарланмады. Хәтта авыртып торса да, әни белән янында дару-фәлән дип йөгергәли башласак: «Ярар, гел чир сөйләмәгез әле!» – дия торган иде. Үзе генә дә түгел, янында чир йә зар сөйләгәнне яратмый иде. Тормышның бары матур якларын күрә белеп, безгә дә шулай яшәргә үрнәк күрсәтеп яшәде! Тик соңгы араларда берсендә: «Хәлең ничек, Әти?!» – дигәч, күземә мөлдерәп карап: «Әллә ни түгел бит әле хәлләр, кызым», – дигәне бәгырьләрне өзеп калдырды…» (күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллин 27нче мартта вафат булды).

ВЕТЕРАННАРСЫЗ БӘЙРӘМ

«Эхо Москвы»: Русия Президенты киңәшчесе, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын оештыру һәм билгеләп үтү чараларының оештыру комитеты җаваплы сәркатибе Антон Кобяков Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренкога рәсми хат юллаган. Анда «коронавирус куркынычы янау сәбәпле, 65 яшьтән өлкәнрәкләрне, шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннарын да 9нчы май чараларына барудан тыеп торуыгызны, башкарма хакимиятнең федераль органнарына да шундый күрсәтмә бирүегезне сорыйм» дип язылган. Ветераннарсыз гынамы, әллә бөтенләй кешесез генәме – ничек кенә булса да, Җиңү парадын үткәрергә әзерлек бара, димәк.

Комментарии