ЧЕЧНЯ ДА КЫЗЫККАН

ЧЕЧНЯ ДА КЫЗЫККАН

«Грозный-информ»: Үз җитәкчесенә ике исем биргән Татарстанга карап кызыктылармы икән: Чечняда республика башлыгын «Мехкан Да» дип атарга теләк белдергәннәр. Чечен теленнән бу сүз «үз халкы өчен җаваплы җитәкче, халыклар атасы» дип тәрҗемә ителә. «Башлык» атамасы янына тагын берне өстәү өчен республика Конституциясен үзгәртергә туры киләчәк. Анысы гына проблема түгел, парламент рәисе Магомед Даудов белдергәнчә, тиешле закон проекты әзерләп кертелгән инде.

«УТЫРЫП ЧЫГУ ФАЙДАЛЫ»

«РБК Спорт»: Хәзерге вакытта Кипрның «Арис» клубы өчен уйнаучы Русия футболчысы Александр Кокорин сүзләренчә, «һәр нормаль ир-ат утырып чыгарга тиеш». «Төрмә – бик зур тәҗрибә, яхшы мәктәп ул. Минем әйткәнем дә бар инде: һәр нормаль егет һәм ир-ат бу мәктәпне алу, тою өчен утырып чыгарга тиеш. «Очып киткән» егетләрне кире үз хәлләренә кайтару өчен, бер-ике ай СИЗОда тоту кирәк», – дип белдергән ул «Суперлига» YouTube-каналына интервьюда. 2018нче елда Александр Кокорин, аның туганы Кирилл, тагын бер футболчы – хәзерге вакытта «Ростов» өчен уйнаучы Павел Мамаев, балалар тренеры Александр Протасовицкий Мәскәү уртасындагы кафеда ике тапкыр сугышып, кеше кыйнап, кулга алынганнар иде. 2019нчы елда суд бертуган Кокориннарны – ел ярымга, Мамаев белән Протасовицкийны 1 ел 5 айга төрмәгә утыртты. 11 ай утыргач, шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителделәр һәм хәзер туп кына тибеп калмыйлар, менә шундый «алтын киңәшләр» дә өләшеп йөриләр.

БАНКТАН ЧЫГУГА АЛДАГАННАР

«Baza» телеграм-каналы: Чаллыда яшәүче Ольга исемле хатын «Сбербанк» картасын яңадан чыгартып алган һәм ун минут эчендә мошенниклар аның исеменә 600 мең сум кредит рәсмиләштергән. Ольганың проблемалары «Blablacar» системасында машина табып, юлга чыгарга уйлагач башланган. Аны алып барырга ризалашкан йөртүче акчаның бер өлешен алдан күчерергә сораган. Хатын шулай эшләгән дә. Ә бераздан кемдер аның картасыннан 9 мең сум урламакчы булган. Ольга бу картасын яптырып, «Сбербанк»та яңа карта чыгартуга заказ биргән. Яңа карта әзер булгач, банктан барып алган. Чыгып берничә минут үтүгә, хатынга «ватсап»тан «Сбербанк» кешесе булып берәү шалтыраткан. «Карта алдыгызмы? Хәзер аны эшләтеп җибәрергә кирәк», – дип, сайт адресын җибәргән. Тик бу «Сбербанк»ның рәсми сайты түгел, ә ялган сайт булган, хатын, әлбәттә, аңа игътибар итеп тормаган, сылтама буенча күчкән. Ә ун минуттан аның исеменә һәрберсе 600әр мең сумлык ике кредит алынганы мәгълүм булган. Берсен мошенниклар үз карталарына күчереп өлгергән, икенчесен өлгермәгәннәр, Ольга «Сбербанк»ка кереп, операцияне туктатып кала алган. Беренче кредит барыбер дә хатын өстендә кала. Үзе сылтаманы ачып кергәч, ягъни акчаны үз куллары белән мошенникларга биргәч, банкта берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, дигәннәр. Хатынның яңа гына карта алыштыруын мошенниклар каян белгәндер – билгесез. Полициядә аңлатуларынча, мәгълүматны «Сбербанк» хезмәткәрләре үзләре үк биргән булырга мөмкин.

КОРТ АШАУГА НИЧЕК КАРЫЙСЫЗ?

«РИА Новости»: Катарның Сәламәтлек саклау министрлыгы, хәләл ризык әзерләү буенча техник таләпләргә туры килми дип, бөҗәкләр кушылган туклану продуктларын сатуны тыйган. Министрлык бу карарны Евросоюз ашарга яраклы кортлар исемлеген киңәйткәч кабул итәргә булган. Әлеге исемлек буенча, хәзер йорт чикерткәсен һәм буффало дип аталган суалчанны да ашарга ярый. Мөселман дәүләте Катар тыя, ә безнекеләр, киресенчә, бөҗәк ашый башлауны кертергә җыена. Элегрәк вице-премьер, Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров хайван ите урынына корт «ите» ашый башлауга карашны яхшыртырга кирәк, дип белдергән иде инде. Шушы көннәрдә Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин да ашарга яраклы бөҗәкләр үрчетү турында сүз кузгатты. «Спортчылар өчен бөҗәкләрдән ясалган он кушып әзерләнгән «батончиклар» бар инде. Аларны киңрәк массаларга чыгара башлауга ничек карыйсыз? «Бөҗәк ите» зарарсыз, анда аксым, витаминнар, клетчатка һәм минераллар күп», – дип язды ул үзенең телеграм-каналында.

Комментарии