- 06.09.2023
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2023, №35 (6 сентябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Лента.ру»: Мәскәүдә яшәүче укытучы Андрей Задураев 17 көн эчендә җәяүләп Мәскәүдән Санкт-Петербургка кадәр барып җитеп, дөнья рекорды куйган. Бу хакта педагог үзенең «ВКонтакте» битендә уртаклашкан.
«Осторожно, Москва!» басмасы белән әңгәмәдә Задураев бу уен Санкт-Петербургның 320 еллык юбилее уңаеннан тормышка ашырырга теләве хакында сөйләгән.
«Бу сәяхәт шәхси казаныш буларак кына планлаштырылган иде, әмма танышлар киңәше буенча рекорд өчен документлар тапшырып карарга булдым», – дип аңлаткан ул.
Нәтиҗәдә, Андрей Задураевның казанышы Русия рекордлары реестрына гына кереп калмыйча, дөнья рекорды булып теркәлгән.
КОСМИК МӘКТӘП
«Коммерсантъ»: 1нче сентябрь көнне Воронежда илнең иң зур мәктәбе беренче укучылар өчен ишекләрен ачты. Биредә профильле класслар булачак, ә баланы укыту программасы һәркемнең үзенчәлекләренә игътибар итеп төзеләчәк. Бер сменада 110 класста уку процессы барачак. Мәйданы 60 мең квадрат метр булган бина өч меңгә якын балага исәпләнгән. Уникаль объект төзелеше беларус партнерлары белән бергә өч ел дәвам иткән. Әлеге уку йорты бер-берсенә тоташкан җиде корпустан тора. Башлангыч мәктәп 1040 баланы кабул итә ала. Аның үзенең аерым ашханәсе һәм спорт блогы бар. Балалар адашмасын өчен навигация системасы булдырылган, график иллюстрацияләр урнаштырылган. Мәктәпнең авторлары аны космик тематикада эшләгән. Проект 2021нче елда дәүләт экспертизасы үткән.
ИСЕРЕК КИЛЕШ ЯРАМЫЙ
«РИА Новости»: Эш бирүче эш урынына исерек килеш килгән хезмәткәрне медицина тикшерүе үткәрмичә дә, эштән азат итә ала. Моны Русия Югары судының гражданнар эше буенча суд коллегиясе раслаган. Югары суд Петербургның «Кызыл Октябрь» заводында эшләүче слесарь эшен тикшергән. Аңа эш урынында исерек булу турында акт төзелгән булган. Ир үзе аңлатып язарлык хәлдә булмаган, «гафу итегез, хата ясадым» дигән аңлатма язып кына чикләнгән.
Эш бирүче аңардан медицина тикшерүе үтүне таләп иткән. Әмма слесарь бу процедураны 1600 сум түләп үтүдән баш тарткан. Нәтиҗәдә, ир эштән куылган һәм ул судка мөрәҗәгать иткән.
Ир судны аның исерек булуын дәлилләүче фактлар юк иде, дип ышандырган, ә гафу үтенгән сүзләрне басым астында яздырдылар, дигән. Элеккеге хезмәткәр аны эшкә алуларын, шулай ук әхлакый зыян түләттерүне таләп иткән. Судларның беренче өч инстанциясе ир ягында булса да, Югары суд предприятие яклы булган.
Югары инстанция исереклекне медицина тикшерүе ярдәмендә генә түгел, башка дәлилләр белән дә ачыклап була, дип билгеләгән. Нәтиҗәдә, суд слесарьне эш урынына кайтару карарын гамәлдән чыгарган һәм эшне кабаттан тикшерүгә җибәргән. Судта искәртүләренчә, эш урынында гына түгел, ә эш бирүче оешма территориясендә дә исерек килеш күренергә ярамый.
БОДАЙ УҢЫШЫ НАЧАР?
«Известия»: Җәй аенда югары һава температурасы саклану аркасында Европа илләрендә һәм Канадада бодай уңышының сыйфаты начарайган. Италиядә корылык аркасында фермерлар Төркиядә үстерелгән уңышка өметләнә.
Помидор үстерүче Испания һәм Һиндстан да корылык аркасында запасларның кимүен һәм продукциягә бәяләрнең кискен артуы турында белдерә. Томатка бәяләрнең артуы турында Канада фермерлары да сөйли.
Тикшеренү компанияләре мәгълүматлары буенча, соңгы вакытта АКШта макаронның ваклап сату бәясе – 8, Европада 12 процентка үскән. Халыкара ашлык советы фаразларына колак салсак, 2023-2024нче елларда бодайның каты сортларының уңыш күләме тарихи минимумга җитәчәк. Бу хәл берничә ел эчендә глобаль запасларның кимүенә китерергә мөмкин икән. «Бөтен дөньяның нормаль ихтыяҗын тәэмин итү өчен каты сортлар җитмәячәк», – дип фаразлый аналитиклар.
НОСКИ КИЕП ЙОКЛА!
«Реальное время»: Йокы буенча белгеч Мар де Карло исәпләвенчә, йокларга ятар алдыннан аякка киелгән носкилар тиз йоклап китәргә булыша. Белгеч фикеренчә, бу аяк тукымаларына кан килүе белән аңлатыла. «Тиредәге температура үзгәреше йоклап китүгә тәэсир ясый. Йокларга ятар алдыннан киелгән носки аякларга кан агып килүен стимуллаштыра, тәннең гомуми температурасын түбәнәйтергә булыша һәм баш миенә йокы турында сигнал җибәрә», – дип аңлата белгеч.
ТАРИХИ ЙОМЫРКА
«Кызыл таң»: Кытайда моннан ике мең ел элек базга салып калдырылган тавык йомыркасы табылган. Аны халыкка күрсәтү өчен күргәзмәгә куйганнар. Бу табылдык хәзерге йомыркага караганда кечкенәрәк һәм бик җиңел, ди. Чөнки аның эчендәге сыеклык күптән инде кибеп беткән.
Шаккатмалы бу табылдыкны Борынгы тарих һәм тарихи һәйкәлләр музеена урнаштыргач, музейга килүчеләрнең игътибарын күбрәк әнә шул йомырка үзенә тарткан икән. Бер кеше, музейның «Тәкъдимнәр китабы»на болай дип язып калдырган: «Борынгы кытайлыларның да, бүгенге кебек үк йомырка ашап яшәүләрен белгәч, шаккаттым».
КЕЧКЕНӘ ВУНДЕРКИНД
«Казанферст»: Казан IT-лицееның 9нчы класс укучысы Глеб Смородинов Роспатент җитәкчесе Юрий Зубов белән очрашуда үзенең инновацион эшләнмәсен тәкъдим иткән. Яшүсмер балаларда кылый күзлелекне дәвалау өчен җайланма уйлап тапкан һәм аны җитештерүгә кертергә ниятли.
Әлеге идея Глебка тиктомалдан килмәгән: аның кечкенә сеңлесе дә бу авырудан интегә. Хәзер медицинада кылыйлыкны дәвалау өчен Поспелов ысулы кулланыла. Балалар бер сәгать дәвамында күзләрен махсус яктылык чыганагына юнәлтергә тиеш, ә ата-аналарга яктылыкны кул белән алыштырып торырга туры килә. Глеб исә процессны автоматлаштырган. Аның нигезендә пациент әлеге процедураны чит кеше ярдәменнән башка да башкара ала.
ПЕНСИОНЕРЛАРГА – СӘЯХӘТ
«Өмет»: Башкортстанның Дәүләкән районы пенсионерлары «Сәүдәгәрләргә кунакка» китәчәк. Дәүләкән районы хакимияте 15нче сентябрьдә «Башкортстанда озын гомерлелек» һәм «Демография» милли проектлары кысаларында Дәүләкән районының өлкән кешеләрен бушлай Бөре шәһәре буенча кызыклы сәяхәткә җибәрә.
Тур программасында Бөре тарихи музеена, мәчет, чиркәүләргә экскурсия, шәһәр буенча сәяхәт планлаштырылган. Экскурсантлар «Сатучы Чирков кибетендә» булачаклар, анда табигый таштан бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс караячаклар. Менә шундый бик мавыктыргыч сәяхәт көтә аларны.
ТАШКАБАК ЗАКОНЫ
«Интертат»: Ташкабак сезоны башлану белән, аларны урнаштыру турындагы төрле мәзәк хәлләр, мемнар да калкып чыга. Соңгы вакытта, ташкабакны башкаларга бирүгә кагылышлы закон проекты кабул ителде, дигән хәбәрләр ишетелә башлады. Имеш, бу тема Федерация Советында күтәрелгән. Әлбәттә, бу – ялган.
Имеш, бу турыда Русия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко әйткән. Ә мәзәктәге хәбәрнең цитатасы түбәндәгечә:
«Бу – катгый мәсьәлә. Ел саен гражданнар дуслары яки танышлары аша ташкабактан котылырга тырыша. Утырткан вакытта, сез нәрсә уйлыйсыз соң? Ниндидер закон булырга тиеш, кемгә һәм күпме ташкабак бирергә яраганны билгеләргә кирәк. Мәсәлән, туганнарга – ике зурны, ә танышлар һәм хезмәттәшләргә – бер уртачаны. Сиңа 5не тоттырып җибәрергә телиләр икән – судка бар, закон синең якта. Әле шулай да була: ташкабакны ишек төбендә калдырып китәләр. Бу хәлләргә нокта куярга кирәк».
Калдырып китәләр, дигәннән, күптән түгел Новосибирскида шундый хәл булган. Бер хатын төнлә 2 машинаның капотына ташкабак куеп калдырган. Бер машинаның сигнализациясе дә эшли башлаган. Хуҗасы йөгереп чыккач, капотта ташкабак ятуын күргән.
«Бервакытта да, беркемнән дә ташкабак яки алма сорамагыз. Үзләре тәкъдим итәр һәм бирер», – дигән язу белән мемнар да йөри социаль челтәрләрдә.
Комментарии