- 06.05.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №18 (6 май)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Sports.ru»: Самараның «Крылья Советов» футбол клубы үзенең 32 яшьлек капкачысы Евгений Фроловка штраф җәзасы билгеләгән. Сәбәбе – капкачының бер интервьюда Русия җитәкчелеге һәм аерым алганда Путин турында әйткән сүзләре. «Безне өйдә утырырга мәҗбүр итәләр, шул ук вакытта дәүләт бернинди ярдәм күрсәтми. Өстәвенә, рөхсәтсез урамга чыккан өчен штрафлар сугалар. Кешеләрнең акчасы юк, ә штрафлар 5 мең сумнан башлана. Европада мондый нәрсә юк. Безнең полициянең ничек эшләгәнен күрәбез. Кулларны каералар да алып китәләр. Аңлашыла, кешеләр карантинда утыра, барыбызның да нерв кыллары сузылган, тик моны тынычрак итеп тә эшләргә була бит. Тик хакимияткә бу кирәкми. Халыкка төкереп карыйлар. Аларга коллар, эшче көч кенә кирәк. Президентның телевизордан сөйли торган сүзләре дә – буш сүзләр. Реаль эш башкарылганы юк», – дигән булган Евгений Фролов. Футбол клубы җитәкчелеге үз уенчысының бу сүзләреннән курка калган һәм штраф билгеләгән, бу хакта сайтларына һәм социаль челтәрдәге сәхифәләренә дә язып элгәннәр. Рәсми аңлатмада «җитәкчелек белән килештермичә интервью биргән өчен» диелгән. Соңрак белдерү үзгәртелгән: «штраф» сүзе алып ташланган, аның урынына «дисциплинар түләттерү» дип язылган.
КРЕДИТ КИЧЕРЕЛМИ, КИЧЕКТЕРЕЛӘ ГЕНӘ
«Вечерние ведомости»: Русия Хөкүмәте төбәкләргә федераль казнадан алынган кредитларын кичектереп түләргә рөхсәт бирә торган карарга кул куйган. Элегрәк төзелгән түләү графигына үзгәрешләр кертелә: 2020нче елда төбәкләр федераль кредитны бөтенләй түләми, 2021-2024нче елларда ел саен бурычның 5 процентын, ә 2025-2029нчы елларда калган өлешен тигез кисәкләргә бүлеп түләргә тиеш була. 2020нче елда янга калган акчаны төбәкләр пандемия китергән зарарны юкка чыгаруга тота алалар, диелә. Элегрәк Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин, республиканың федераль казнадан алынган 84,3 млрд сум кредит бурычы бар, дип белдергән иде. Бу кредит 2013нче елда Универсиада үткәрү өчен алынган.
ТӘРҖЕМӘ ДӘ КИРӘК
«Бизнес Онлайн»: «Безнең әдәбият белән барысы да тәртиптә, дип уйлыйм. Ә менә татар әдәбиятының башка телләргә, аеруча урыс теленә тәрҗемәсе белән эшләр харап. Мин 16 ел – 1970-1980нче елларда – Татарстан Язучылар берлеге аппаратында эшләдем. Ел саен Мәскәү нәшриятларына кимендә 5-6 китап тәкъдим итә идек, һәм алар барысы да тәрҗемә итеп басыла, бөтен Советлар союзына тарала иде. Ә хәзер Мәскәүнең татар язучыларын урысча чыгармавына 20 еллап бардыр инде. Элек бу эшләр Язучылар берлеге аша башкарыла иде бит, ә хәзер гомумсоюз дәрәҗәсендәге Язучылар берлеге юк. Шуңа күрә безнең әсәрләр Татарстаннан читтә урысча нәшер ителми. Моның да тел һәм әдәбиятның таралуына тәэсире бар» (язучы, Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенең 2020нче елгы лауреаты Лирон Хәмидуллин).
ИЛ БАШЛЫГЫ ӨСТӘЛЕНДӘ «ТЫЕЛГАН» РИЗЫКЛАР…
«Кызыл таң»: Дәүләт башлыклары өстәлендә тыелган ризыкларның бердәм исемлеге юк, барысы да җитәкчеләрнең шәхси зәвыгына һәм өстенлекләренә бәйле. Бу хакта «РИА Новости»га биргән интервьюсында Кремль шеф-пешекчесе Анатолий Галкин сөйләгән.
Әйтик, Леонид Брежнев киекләрне, аерым алганда, үрдәк итен бик яраткан. Төшке аш алдыннан аны, иттә пуля калган булуы ихтимал, дип кисәтә торган булганнар. Ә менә СССРның беренче һәм соңгы Президенты Михаил Горбачевның махсус үстерелгән үрдәк, яки күркә итен яратуы билгеле.
Анатолий Галкин сөйләвенчә, Русиянең беренче Президенты Борис Ельцин ашауда талымсыз булган. Әмма диңгез деликатесларын бик яратмаган. «Креветкалар, диңгез керпеләре, еланнар, бакалар ишеләрне яратмады, шуңа күрә өстәлдә андый нәрсәләр булмады», – ди шеф-пешекче.
Анатолий Галкин сүзләренчә, хәзерге Президент Владимир Путин артык берни дә таләп итми, ризыкның гади һәм сыйфатлы булуын өстен күрә. «Ул яхшы кәтлитләр, сарык, бозау ите ярата, балыкны да бер кисәк ашарга мөмкин. Һәрхәлдә, алар – безнең кебек үк кешеләр», – дигән шеф-пешекче.

Комментарии