ПРОБЛЕМА ТАГЫН ДА МАСШТАБЛЫРАК

ПРОБЛЕМА ТАГЫН ДА МАСШТАБЛЫРАК

«Бизнес Онлайн»: Газетабызның узган санында Казанның Вишневка һәм Привольный бистәләре халкының мәктәпле булу өчен көрәшүе турында язган идек («Казан бистәләре мәктәпле булыр өчен карга ятып көрәшергә мәҗбүр», №12, 31 март, 2021). Чынлыкта, проблема тагын да масштаблырак. Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов белдергәнчә, шәһәрнең 30 микрорайонында мәктәпкә кытлык. Гомумән алганда, башкалада 31 100 балага урын җитми. 125 белем бирү йортында проектта билгеләнгәннән бермә-бер күбрәк бала укый. Югыйсә, мәктәпләр дә төзелми тормый инде. Төзелеш тизлеге халык саны арту темпларын куып җитә алмый. Шулай ук Казанда мәктәп автобуслары да җитми, тагын 8 мәктәп маршруты ачарга кирәк. Узган атнада Татарстанда өр-яңа тирәлек үсеше институты төзелү турында хәбәр ителгән иде. Балалар бакчасы һәм мәктәп кайда кирәгрәк – яңа оешма шуны хәл итәчәк.

БЕЗНЕҢ КӨННЕҢ КАҺАРМАННАРЫ

«Комсомольская правда. Амур»: Амур өлкәсе, Благовещенск шәһәрендә табиблар янгын чыккан больницада операция ясаган. Кардиохирургия үзәгенең түбәсе януы турында шәфкать туташы килеп әйткән. «Бу вакытта инде операцияне башлаган, авыруның күкрәк читлеген ачкан идек. Ачык йөрәккә операция ясаганда, кан оешмасын өчен препарат кадарга һәм 15-20 минут саен анализ алып торырга кирәк. Шәфкать туташы шуны алырга киткән иде, «Янабыз!» – дип килеп әйтте. Тәрәзәгә карагач, кап-кара төтен күрдем», – дип сөйләгән ясалма кан әйләнешен тәэмин итүче табиб-перфузиолог Георгий Кондратов. Ләкин операцияне туктатырга инде соң булган, шуңа күрә табиблар эшләрен дәвам иткән. Янгын сүндерүчеләр чыгарга, ашыгырга кушсалар да, табиблар, үз тормышларын куркыныч астына куеп, микроскоплар астында операцияне җиренә җиткереп башкарган. Янгын сүндерүчеләр бу вакытта, операция бүлмәсенә якынлашмасын дип, утка су сиптереп торган. Бәхеткә, барысы да уңышлы үткән, зыян күрүче булмаган. Операция тәмамлангач, бинада калган 8 табибны эвакуацияләгәннәр, авыруны башка больницага күчергәннәр.

ЯКТЫРТЫРГА ДА ЯРАМЫЙ

TUT.BY: Белоруссиядә массакүләм мәгълүмат чаралары турында законга төзәтмәләр әзерлиләр. Санкцияләнмәгән акцияләрне яктыртучы журналистларны да анда катнашучыга тиңләргә җыеналар. «Законсыз чарага килгән журналист – журналист түгел, ә гади гражданин, һәм ул килештерелмәгән чарада катнаша. Менә шундый үзгәреш кертергә җыеналар. Һәм мин моны дөрес дип саныйм», – дигән «Белая Русь» иҗтимагый берләшмәсе рәисе Геннадий Давыдько.

Комментарии