ТИКШЕРҮЧЕ СЕЙФЫН «ЧИСТАРТКАННАР»

ТИКШЕРҮЧЕ СЕЙФЫН «ЧИСТАРТКАННАР»

«Бизнес Онлайн»: Татарстан тикшерү комитетының 4нче бүлекчәсендәге бүлмәдән билгесез кешеләр 15 млн сум урлаган, дип язды сишәмбе көнне республика мәгълүмат чаралары. 4нче бүлекчә аеруча мөһим эшләрне тикшерү һәм икътисади җинаятьләрне ачу белән шөгыльләнә. Версияләр буенча, әлеге акча бер танылган бизнесменнан алынган, быел җәй тикшерүчеләр аның өендә һәм эш бүлмәсендә тентү ясаган булган. Акчадан тыш караклар мөһим кәгазьләр салынган папканы да алып чыгып киткән. Нинди кәгазьләр турында сүз баруы әйтелми. Ләкин папканың тиздән Мәскәүгә, Тикшерү комитетының үзәк аппаратына тапшырылырга тиешле җинаять эше булуы мәгълүм. Басманың үз чыганаклары, әлеге эш шулай ук танылган бизнесмен белән бәйле, дип хәбәр иткән. Урлашырга кергәннәр берничә кеше, барысы да битлектән булганнар. Акчалар һәм кәгазьләр ялда булган тикшерүченең сейфыннан югалган, диелә. Ни өчендер ул төндә эчтә дә, тышкы якта да каравыл булмаган.

БЕРЕНЧЕСЕ ГЕНӘ ИСӘПКӘ АЛЫНА

Татарстанстат: Татар милләтенең субэтносларын җанисәп вакытында ничек санаячаклары әлегә хәл ителмәгән. Бу хакта 5нче октябрьдә Татарстанстат оешмасы җитәкчесе Наталья Гатауллина Татарстан хөкүмәтендә узган матбугат очрашуында белдерде. «Милләтләрне санау мәсьәләсен Росстат фәнни җәмәгатьчелек, этнографлар белән берлектә хәл итә. Гомум нәтиҗәләр ясалганда барлык җаваплар да исәпкә алыначак. Милләтләрне кертү системасы нәтиҗәләр ясалганда билгеләнәчәк. Әлегә бу мәсьәләне өйрәнү бара», – диде ул. Шул ук вакытта җанисәптә кеше беренче итеп күрсәткән милләт һәм туган тел генә исәпкә алыначагын раслады. Узган атнада Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов, җанисәптә «туган тел» графасында ике тел күрсәтелсә, беренче торганын гына исәпкә алачаклар, дип белдергән иде инде.

ЯШЬЛӘР ПРЕЗИДЕНТ ЯКЛЫ

«Азатлык» (ят агент): Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстанда президент атамасын саклап калырга өндәде. Яшьләр республика җитәкчесен «башлык» дип атау белән катгый ризалашмый һәм төбәкләргә үз җитәкчеләрен үзләренә атау мөмкинлеген бирергә таләп итә. Русия Думасы һәм Татарстан Дәүләт Шурасына язылган бу ачык хатта Татарстан президентының 7 миллионлы татар халкының, милләтнең рухи яңарышы һәм берләшүе символы булуы да телгә алына. Бу символны юкка чыгаруны яшьләр форумы милли хокукларга басым буларак бәяли. Төрле төбәкләрдән вәкил булган Федераль җыен әгъзалары үзләре яшәгән илне аңламый дигән хис кала, диелә мөрәҗәгатьтә.

ОЧКЫЧТА БАЛАНЫ КОТКАРГАН

«Башкортстан» телеканалы: Уфа табибы самолетта үлә башлаган баланы коткарып калган. 2нче октябрьдә Анталия-Мәскәү самолетында очкан чакта 1,8 яшьлек Алинә исемле кызның өянәге тота. Самолет күтәрелеп ике сәгать чамасы вакыт узгач, бала аңын югалта, теле артка китә, сулыш алуы һәм йөрәк тибеше туктала, баланы көзән җыера башлый, ул зәңгәрләнеп чыга. Пассажирлар арасында табибә, Уфаның икенче стоматология поликлиникасы филиалы җитәкчесе Гүзәлия Вәлиева да була. Ул баланың йөрәгенә массаж, авыздан-авызга сулыш алдыру ясау нәтиҗәсендә, кыз аңына килә. Ләкин бу озакка бармый. Бераздан баланың кабат өянәге кузгала, симптомнары да кабатлана. Гүзәлия Вәлиева реанимация чараларын кабатлый. Кыз бала аңына килә. Очкыч Ростов аэропортына төшеп утыра, биредә баланы реанимобиль көтеп тора. Аны Ростов шәһәр больницаларының берсенә илтәләр.

КУЛЛАРЫНДА ЯҢА БИЕКЛЕК ЯУЛАДЫ

Инстаграм: Башкорстанда яшәүче блогер, паралимпияче Рөстәм Нәбиев (ул 2015нче елда Омскида казарма ишелгәндә исән калган солдатларның берсе) чираттагы биеклеген яулады. Бу юлы Рөстәм Непалдагы 8163 метр биеклектәге Манаслу тавына күтәрелде. Моңа кадәр ул Европаның иң югары ноктасы – Эльбрусны яулаган иде инде. Рөстәмнең ике аяксыз килеш, кулларында тауга менүен бөтен дөнья күзәтте. Ниһаять, татар егете Рөстәм үз теләгенә иреште – Манаслу тавының иң биек ноктасында төшкән фото-видеоларын инстаграм сәхифәсенә урнаштырды. «Миңа бик аз кеше ышанды, әмма мин булдырдым. 2021нче елның 2нче октябрендә сәгать унда Манаслу тавының түбәсендә тора идем. Мин, кулларында «сигез меңлек»не яулаган кеше буларак, альпинизм тарихында яңа бит ачтым», – дип язды ул. Әлеге уңышын Рөстәм 28 ел элек вафат булган әнисенә багышлаган.

ТАВЫШЛАНЫП ЙӨРМӘСКӘ

«Коммерсантъ»: Мәскәү юлларында яңа төр камераларны сынап карау башланды. Алар төнлә тынычлык бозучы транспорт чараларын аулаячак. Моның өчен камералар микрофон белән җиһазландырылган, шулай ук фото һәм видеога да төшереп барачак. Кагыйдә бозучыга машина яки мотоциклның узган юл траекториясе фотосы, видеоролик җибәреләчәк, штраф карарында шулай ук тавыш дәрәҗәсе турында мәгълүмат та булачак.

2010 ЕЛ ДӘРӘҖӘСЕНДӘ ЯШИБЕЗ

Lenta.ru: Русиялеләрнең байлык дәрәҗәсе 2020нче елда да 2010-2011нче еллардагы кебек үк калган. Бу хакта федераль бюджет үтәлеше турындагы хисапта Хисап палатасы хәбәр иткән. 2014-2016нчы еллардагы кризистан соң «динамика зәгыйфь» булу сәбәпле, русиялеләрнең керемнәре кризиска кадәр булган күрсәткечләргә кайта алмаган, ә пандемияле 2020нче ел вазгыятьне катлауландырган гына. 2020нче елда фәкыйрьлек дәрәҗәсе 0,2 процент пунктына кимеп, 12,1 процентка җиткән. Шулай да бу «халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту белән түгел, ә масштаблы социаль түләүләр белән бәйле» дип искәрткән Хисап палатасы.

Комментарии