РУСИЯНЕ ЧЫГАРУНЫ СОРЫЙЛАР

РУСИЯНЕ ЧЫГАРУНЫ СОРЫЙЛАР

Reuters: АКШ Русияне БМОдагы кеше хокуклары буенча Советтан чыгаруларын сорарга ниятли. «Русиянең кеше хокуклары Советында катнашуы ул – фарс. Бу дөрес түгел, шуңа күрә БМО Генераль Ассамблеясенә Русияне Советтан чыгару өчен тавыш бирергә вакыт җитте дип уйлыйбыз», – дигән АКШның БМОдагы даими вәкиле Линда Томас-Гринфилд. Кеше хокуклары буенча Совет составында 47 дәүләт бар, алар өч ел саен сайланып тора. Русиянең бу срокта тагын бер елы калып бара. 2011нче елның мартында Генераль Ассамблея бертавыштан Ливияне Советтан чыгару турында карар кабул иткән иде.

КӘГАЗЬ КЫТЛЫГЫ СИЗЕЛӘ

Mkset.ru: Офис кәгазенә бәя күтәрелгәч, Уфаның кайбер мәктәпләрендә ата-аналардан кәгазь алып килүләрен сорый башлаганнар. Берәүләр БДИның сынау вариантын чыгарту өчен, икенчеләр Бөтенрусия тикшерү эшләрен (ВПР) бастыру өчен сорый икән. Бер мәктәп ата-аналардан кәгазьне җирле мәгариф идарәсе сорарга кушты, дигән. Әти-әниләр: «Нишләп без «ат бәясе»нә күтәрелгән, кибеттә дә табып булмый торган кәгазь алып килергә тиеш әле?» – дип зарланыша башлаган. Журналистлар Уфа мэриясенә мөрәҗәгать иткән, анда ата-аналардан кәгазь сорау булырга тиеш түгел, дип җавап биргәннәр.

ЗАМАНЫНА КҮРӘ БИЗНЕСЫ

ЯрNews: А4 кәгазе шул кадәр кыйммәтле товарга әйләнде, аны полиция хезмәткәрләре дә урлый башлаган. Ярославль өлкәсе тәртип сакчылары җирле эшмәкәр ханымнан кәгазь сатып алган, әмма әлеге кәгазьләрнең чынлыкта Эчке эшләр министрлыгы балансында булырга тиешлеге ачыкланган. Эшмәкәр ханым товарны тыл бүлегендә эшләүче берәү китереп бирде дигән. Соңрак ул кеше – лейтенант гаебен танып, үзе полициягә килгән, шикле схеманы аңлаткан. Бактың исә, тыл җитәкчесе кушуы буенча, ул Эчке эшләр министрлыгы складыннан 74 кап кәгазь алган. Аның 20 кабы «юкка чыккан». Ягъни лейтенант аларны эшмәкәр ханымга саткан. Табышны җитәкчесе белән бүлешергә уйлаганнар, тик бизнес планнары барып чыкмаган. Әлеге факт буенча хезмәт тикшерүе бара, дип белдергәннәр өлкәнең Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә.

УКУЧЫЛАР ӘЛӘКЛӘГӘН

«Baza» телеграм-каналы: Пенза өлкәсендә мәктәптә укучылар укытучыга бер сорау биргән, һәм хәзер ул 10 елга төрмәгә утырырга мөмкин. 55 яшьлек инглиз теле укытучысы Ирина Ген дәресендә сигезенче класста укучы ике кыз ни өчен Европага ярышларга бара алмауларын сораган. Аларның берсе каратэ, икенчесе йөзү белән шөгыльләнә икән, Европага чемпионатка барырга җыенганнар, ләкин билгеле сәбәпләр аркасында бу мөмкинлектән колак какканнар. Укытучының җавабы эмоцияләргә бай килеп чыккан, терминнарда буталып, хәзерге вакытта Русиядә тыелган берничә сүзне дә әйтеп ташлаган. Украинадагы «махсус операция»гә карашын да белдергән, ул дәүләтнекеннән аерыла торган булган. Бер укучы моны диктофонга яздырып барган, соңыннан тәртип саклау органнарына җибәргән. Ирина Генга карата «фейк»лар турындагы законның яңа маддәсе – Русия кораллы көчләре турында ялган тарату буенча «эш» ачканнар, хәзер аңарга зур күләмдә штраф яисә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

«ХАКИМИЯТ ТЫЙНАК БУЛЫРГА ТИЕШ...»

Lenta.ru: 25 ел элек, 1997нче елның 1нче апрелендә президент Борис Ельцинның хөкүмәт чиновникларына чит ил машинасы алуны тыя торган карары үз көченә керә. Ул вакыттагы вице-премьер Борис Немцовның идеясе була бу: бюрократия әгъзаларын Русиядә җитештерелгән автомобильләргә күчереп утырту, шул рәвешле бюджет чыгымнарын киметү. Билгеле, әлеге карарны алкышлап каршы алмыйлар. «Волга»ның яңа модельләре юк. Барысы да – иске. Кыш көне «Волга»да өшисең, җәен пешеп үләсең», – дип зарлана президент эшләре белән идарә итүче Павел Бородин. Владимир Жириновский да «Волга»ны сүгә: «Совет заманында ничек начар булса, хәзер дә шулай. Бу машина хәрәкәт итә алмый. Ул салкын, көчсез», – дип сөйли. Горький автозаводына немецларны ярдәмгә чакырырга кирәк, Mercedes филиалына әйләндерсеннәр, дигән тәкъдим әйтеп карый. Ельцинның туган ягы – Свердлау өлкәсе губернаторы Эдуард Россель исә Русиядә җитештерелгән машинага күчеп утырудан кискен рәвештә баш тарта. «Атка күчеп утырырга кушуга тиң бит бу. Ә бүген солы кыйммәт», – ди. Хәер, Ельцин үзе дә карарына буйсынырга ашыкмый, Mercedes машинасында йөрүен дәвам итә. Идеянең авторы Борис Немцов «Волга»да йөри. «Яблоко» партиясе лидеры Григорий Явлинский да: «Хакимият тыйнак булырга тиеш, бигрәк тә халык ярлы булганда», – дип, «Волга»га күчеп утыра, ләкин аның бик еш ватылып калуыннан зарлана. Берничә тапкыр юлда калып, эшкә «попутка»да килергә мәҗбүр була, машинасы ватылу сәбәпле, утырышларга соңга да калгалый. Иң хәйләкәре Куркынычсызлык советы секретаре урынбасары Борис Березовский булып чыга: ул «Волга»ны АКШтан заказ белән эшләтеп кайтарта, аның исеме генә Русиянеке була. Ватылып калудан туйган Явлинский 1998нче елның азагында BMW, ә Немцов бераздан Audi машинасына күчеп утыралар. 1999нчы елның апрелендә Ельцин әлеге карарын гамәлдән чыгара.]

Комментарии