Хрущевкада яшәүче – хайван?

Хрущевкада яшәүче – хайван?

«Утро.ру»: Роскосмоста норматив-хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе булып эшләүче Станислав Жарков тузган торакта яшәүчеләрне яңа йортларга күчерү программасы турында «Фейсбук»та болай дип язган: «Начар программа түгел, әлбәттә, тик кызганыч, хрущевкалардан күченеп килгән халык бу яңа йортларны берничә елда кәкәй итеп тутырачак». Кешеләргә, билгеле, бу сүзләр ошамаган, тискәре комментарийлар калдыра башлаганнар. Аларга Жарков: «Нәрсә, яна башладымы? Син үзең мал-туар базасы булган хрущевкадагы кайсы категориягә керәсең соң: эчәсеңме, энә кадыйсыңмы, подъездны чүплисеңме, төнлә акырышасыңмы, әллә барысы да берьюлымы?» – дигән җавап калдырган.

Безгә бердәм булырга кирәк

«Азатлык»: «Телебезне пропагандалау булмаса, ул 5 елдан гына түгел, тизрәк тә бетәргә мөмкин. Мин Кавказ, Чечня якларында булып кайттым. Андагы яшьләр үзләренең милли җырын куеп, рәхәтләнеп бииләр, җырлыйлар. Берсе дә исерек тә түгел, наркотик кулланудан да түгел бу. Бары тик үзләренең мәдәниятен саклап калганнар. Безнең халык та шуңа омтылырга, шундый булырга тиеш. Бердәм булып, бер-беребез өчен җан атып яшәргә, бер халык булырга тиешбез» (җырчы Ришат Төхвәтуллин).

Комментарии