Сеңлесен 5 мең сумга сатмакчы булган

«Московский комсомолец»: Чиләбедә сату-алу игъланнары сайтына Маша исемле кызны сатуга куйганнар. Белдерү «Посуда» бүлегенә куелган, аңлатмасында «Маша» дип кенә язылган, бәясе – 5 мең сум. Кызның фотосы да бар. Белдерү сәгать ярым эленеп торганнан соң, аңа блок куелган. Полиция әлеге белдерүне кызның абыйсы куйганын ачыклаган. Малай моны шаяру дип аңлаткан. Шаяру булса да, тикшерү дәвам итә. Балаларның әнисе белән әңгәмә уздырганнар, тикшерү нәтиҗәсе буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Үзгәрешләр – тормыш таләбе

«Бизнес Онлайн»: Череповец университетында очрашу барышында, сәләтле балаларны үстерү проекты җитәкчесе Алена Смыслова Владимир Путинга: «Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүне хәзерге президентның вәкаләтен тагын 6 елга озайту өчен тавыш бирүгә тиңлик. Тагын президент сайлавы уздырып торуның мәгънәсе бармы?» – дип мөрәҗәгать иткән. «Мин тәкъдим иткән үзгәрешләрне тормыш үзе таләп итә. Алар президентның вәкаләтен озайту өчен тәкъдим ителмәде», – дигән Путин.

Экс-губернатор уенчык тегә

«РИА Новости»: Киров өлкәсенең элеккеге губернаторы Никита Белыхны, ришвәт алуда гаепләп, 2018нче елда 8 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр иде. Төрмәдә ул китапханәдә эшләгән. Хәзер аны бу эштән куганнар – җитәкчелек экс-губернаторның эшен ошатмаган. Белыхны уенчык тегү эшенә куйганнар.

90нчы еллар кайтавазы

«Бизнес Онлайн»: Соңгы вакытта Татарстанда «закондагы караклар», оешкан җинаятьчел төркемнәр активлаша башлаган. «90нчы елларны искә төшерегез: криминаль хәбәрләр сугыш кыры вакыйгаларын хәтерләтә иде бит. Бертуктаусыз сугышлар, атышлар, аларда бандитларның гына түгел, бер гаепсез гражданнарның да үлүе… Бу 90нчы елларның кабатлануына юл куймаячакбыз. Башын күтәрергә маташкан группировкалар булса, аларның «башын чабып атачакбыз», – диде Татарстанның Эчке эшләр министры Артем Хохорин үзләренең йомгаклау коллегиясендә.

Комментарии